Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төги авылыннан Аркадьевлар гаиләсе фестивальдә катнашып, уңыш яуладылар

«Эхо веков в истории семьи» — «Тарихта без эзлебез» фестивале 2019 елдан башлап, гаиләләрнең буыннардан-буыннарга күчеп килгән традицияләрен саклау һәм үстерү, үз ырулары тарихы аша Татарстан тарихы белән дә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

Зәйдә, фестивальнең 11 ноябрьдә уздырылган район этабында ун гаилә катнашты. Алар арасында Төги авылында яшәүче карендәшләребез — Валентина һәм Павел Аркадьевларның тату зур гаиләсе дә бар иде. 

Аркадьевларга фестивальгә әзерләнүдә Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова һәм лаекы ялдагы укытучы Татьяна Архипова булышты. 

XVIII гасырда нигез салынган һәм башта тирә-як халкы, үзара, «төге өй» дип йөрткән авыл алга таба Төги дип атала башлый. Аркадьевлар ыруы тарихы да шул чорлардан ук килә. Шуңа да «Эхо веков в истории семьи» —«Тарихта без эзлебез» фестивалендә икенче урынны алган Аркадьевлар үз чыгышларында тарихилыкка зур игътибар бирделәр. Бу Аркадьевлар фестивальгә әзерләгән күргәзмәдә дә чагылыш тапты: бистәрләрдәге чигеш-бизәкләр, чигүле мендәр тышлары, Аркадьевларның күп тармаклы «Ыру агачы»…

«Эхо веков в истории семьи» — «Тарихта без эзлебез»дә Аркадьевлар гаиләсеннән барлыгы унөч кеше катнашты. Гаилә башлыгы, гомере буе шофёр булып эшләгән Павел Иванович хәзер лаеклы ялда. Валентина Васильевна бүгенге көндә Төгидән унҗиде чакрым ераклыктагы Яңа Тәтемәлгә (Алексеевка) йөреп, ФАП мөдире булып эшли. Ул — медицина тармагында 46 еллык стаж ия белгеч. Балалары гына түгел, оныгы Александра да аның юлыннан киткәннәр. Аркадьевларның кызлары Анастасия һәм уллары Владимир — Зәйдә, ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшлиләр. Ә оныклары Александра —Ульяновск шәһәрендәге медицина университеты студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев