Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташлыяр авылында керәшеннең үткәнен белеп, йолаларын үтәп яшәүчеләр җитәрлек

Егоровлар йортына кергәч, керәшен киемле ике хатынны күреп, хәтта, исәнләшергә дә онытылды бугай. Алар килендәшләр Мария һәм Фирая булып чыктылар

Егоровлар йортына кергәч, керәшен киемле ике хатынны күреп, хәтта, исәнләшергә дә онытылды бугай. Алар килендәшләр Мария һәм Фирая булып чыктылар. Өсләрендә – элекке керәшен түтиләре кигән күлмәкләр. Бирегә Саба ягыннан килен булып килгән Фираяның күлмәге Марҗыйның җырак әбисе Наталҗадан ук калган икән. Онык тиешле Мария Пантелеевнаның җитмешне узып киткәнен дә әйтсәк, күлмәккә чама белән ничә еллар буладыр – исәпләп карый аласыз. Марҗый үзе нәнәе Анный күлмәген кигән иде. Марҗый да төп Ташлыяр кешесе түгел, Җөри кызы. Тамаксаларын сәхнә өчен махсус ясалгандыр, дип уйлаган идем, шулай булып чыкты.

“Бездә дә эре-эре көмеш тәңкәләр тезелгән олы җака бар иде. Акча кирәк булгач, әти белән нәнәй чегәннәргә сатып җибәрделәр. Хәзер яка кирәк түгел дип, бар да сатты. Әле дә жәллим”, – дип сөйләде Марҗый тәңкә урынына калайны түгәрәкләп кисеп ясаган тамаксаны сыйпап. Ә боларын ансамбльгә йөри башлагач ясап кидек. 1989-1990 елларда үзебезнең Ташлыярдагы “Туганайлар” ансамбле белән Казандагы зур концертта катнаштык. Гармунчыбыз – агроном Александр Архипов. Колхоз үзәге Шәдчедә йорт биргәч, шунда күченделәр. Хәзер дә чакырганда клубка барып, чыгыш ясыйбыз, – дип сөйләде Мария Егорова.  Килендәшем Фирая, күршем Клавдия Николаева, Тамара Платонова белән бергәләп. Алар да нәнәйләреннән калган күлмәкләрне кияләр”.

Керәшеннең үз бәйрәмнәрен, йолаларын үтәп яши бу килендәшләр. Покрау җиткәч, казлы кеше каз, үрдәк, бәрән суя. Дөньядан киткәннәрне искә алу өчен зиратка үлеләр өстенә баралар. Нәнәйләре шикелле, Качмануга камырдан сыер теле, чыпчык сурәтләре ясап пешермәсәләр дә, табынга пич ризыгы куймый калмыйлар. Олы көнгә дә шул ук пиругын салалар, күкәй буйыйлар. Шәһәрдән кайткан, күрше Шәдчедән килгән бала-чага йорт саен кереп йөри. Барысы да “Христос воскрес” дип кычкыралар. “Башка диндәге кешеләрнең балалары булса да, Ходай бер бит, барысына да өлеш чыгарабыз”, – ди Марҗый.

Марҗый үзе килен булып төшкән 1968 елдан дуңгыз караган, ферма мөдире дә, Шәдче дәваханәсендә хуҗалык эше белгече булып та эшләгән. Гомуми эш стажы 41 елга тулган. Ире Иван Арсентьевич колхозда механизатор булган. Егоровларның тырыш хезмәтләрен хөкүмәт тиешенчә бәяләгән – Мактау грамоталарыннан, башка бүләкләрдән тыш, Мариянең фотосы районның Мактау тактасыннан төшмәгән, ә Иванның исеме республи- каның Мактау китабына кертелгән. Олыгаелды инде дип тормыйлар, алар хәзер дә кәҗә, тавык, дуңгызлар асрыйлар. Кызлары Анфиса үз гаиләсе белән Дүсмәттә яши, ә уллары – Геннадий (кызганыч, ул ике ел элек дөньядан киткән) һәм Олег гомер итү өчен Түбән Каманы сайлаганнар. Тимер юл станциясендә эшләүче Олегның хатыны Светлана – шушы авыл кызының кызы, ул Иванның туганнан туганы Семен яклап чыбык очы тиешле дә. Олегның кызы Альбина – аптекада, улы Артем НКНХда эшли.

Фирая белән Семен Никифоровларның да балалары Артур, Лариса һәм Алена Түбән Камага китеп төпләнгәннәр. Гомере буе колхозда механизатор булган Семен соңгы вакытта Шәдчедәге картлар йортында сак хезмәтендә эшли. Заманында, яшь белгеч буларак Мамадыш районы санэпидстанциясенә эшкә килгән Фирая озак еллар Шәдче участок дәваханәсендә шәфкать туташы булган, 2004 елдан үз белгечлеге буенча картлар йортында эшләгән. “Пенсиягә киткәнче, соңгы дүрт елда шунда официант булдым. Махсус картлар йорты иде. Гарипләре дә, бик нык авыру булганнары да бар. Үз гаиләңдәге шикелле барысы да якын була инде. Алар бит күзгә генә карап торалар”, – дип сөйләде эштән тук тавына бер еллап кына булган Фирая.

Никифоровлар өч баш сыер, ике тана, тавык-чеби асрыйлар. Печәнне мотоблок белән үзләре чабалар. Фуражны сатып алалар. “Быел фуражның килосын 18 сумнан алдык, элек 8-9 сум була иде, – дип сөйләп торды Фирая. – Сөтнең литрын узган ел 14-15 сумнан саттык. Хәзер 28 сумга җитте. Эшләсәң, авыл җирендә яшәргә була”.

Ташлыярда Никифоровлар кебек мал-туар асраучылар дистәдән артмый. Мамадыш райпосыннан атнаның сишәмбе һәм җомгасында авылга автолавка килә. Ипине көн аралаш Ушмадагы пекарнядан китереп торалар. “Ушмада фермер Мотыйгуллинның терлек фермасы бар. Авылдан ике-өч кеше вахта белән йөреп, шунда эшли. Сыерлар карыйлар. Эшкә яраклы кешенең берсе дә авылда тик ятмый. Авылда яшәүчеләр генә азаеп бара, буш өйләр күп”, – ди борчылып Мария Егорова.

Марҗый түтинең борчылуы аңлашыла. Яшәү өчен яшьләр акчалы эше һәм бар уңайлыклары булган шәһәрне сайлый шул. Егерме ел элек кенә Ташлыярда 181 кеше яшәгән, авылда башлангыч мәктәп тә булган. Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков әйтүенчә, хәзерге вакытта Ташлыярда 99 кеше бар. Андагы 75 йортның 33е буш тора. Авыл җиренә кайтып төпләнергә теләүче һәркемне биредә кочак җәеп каршыларга әзерләр. Бу һич тә арттыру түгел, чөнки Ташлыяр керәшеннәре, үз ата-бабайларына хас булганча, киң күңелле, кунакчыл һәм ярдәмчел. Халкы булганда гына авыллар киләчәктә дә яшәячәк. Әгәр шушы тизлектә дәвам итсә, тагын бер егерме-илле елдан, гомумән, авылларсыз калмабызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев