Туганайлар

Тарихны өйрәнү максатыннан...

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә, керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләрнең I форумы узды

“Бүген – тарихи көн. Без, беренче тапкыр, керәшен авылларының тарихын өйрәнүчеләр, нәсел җепләрен барлаучылар һәм музей эше белән шөгыльләнүчеләрне бергә җыйдык, – диде форумны ачканда ясаган чыгышында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

Форумның пленар утырышында Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов; шул ук институтның керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе Радик Исхаков; әлеге институтның өлкән фәнни хезмәткәре, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк методисты, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева; татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев; сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров; Казан духовный семинариясенең беренче проректоры һәм дин белгече, Казан керәшен приходы настоятеле Алексей Колчерин чыгыш ясады.

Аерым алганда, академик Радик Салихов соңгы елларда Татарстанда һәм Россиядә төбәкне, үз халкының тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте киң җәелгәнен телгә алды. Тарихи документларга игътибар итү мөһимлеген әйтеп, авыллар тарихын өйрәнү мәсьәләсендә керәшеннәрнең төбәкне өйрәнүчеләрен үз институтлары белән хезмәттәшлеккә чакырды.

“Без дә керәшен тематикасыннан читтә түгел” дип әйтүче профессор, заманында Мирсәет бабасы Югары Багражда укытучы булган Искәндәр Гыйлаҗев үз институтларының Татарстан авыллары энциклопедиясенең беренче томын әзерләп чыгаруын, аңа керәшен авыллары да кергәнлеген җиткерде.

Интернеттан “Zoom” платформасы аша форум эшенә онлайн кушылган тарих фәннәре докторы Радик Исхаков исә “авыл яшәгәндә, халык та яшәячәк” дип ассызыклап, һәр авыл тарихының уникаль әһәмияткә ия булуын сөйләде. Мамадыш районындагы Җөри авылын мисал итеп алып, авыл исемнәренең килеп чыгышына кагылышлы мифлар белән дә таныштырды.

Чиркәү тарихы докторы Алексей Колчерин агартучы Николай Ильминскийның архивын өйрәнүе турында сөйләде. Ильминский күп вакытын керәшен авылларында уздырган, иске керәшеннәрнең телләрен, гадәтләрен өйрәнгән. Ильминскийның  бер өлеше керәшеннәрнең үз туган телләрендә язылган 3,5 мең хатын үз эченә алган архивын электрон вариантка күчерү нияте бар протоиерей Колчеринның. “Үзеннән соң бик күп укучыларын калдырган Николай Ильминский керәшен нәргә үз туган телләрен сакларга васыять иткән”, – дип чыгышын тәмамлады ул.

Фольклор белгече Геннадий Макаров керәшеннәрнең мирасын бербөтен буларак өйрәнүнең зур проблема икәненә басым ясады. “Ревизская сказка”ларны өйрәнүдән тыш, кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәне белән кызыксынырга кирәк. “Керәшеннәр курайда уйнаганмы соң”, дип сорау бирәләр. Чынлыкта, ничек кенә уйнаганнар әле! Бигрәк тә, көньяк-көнчыгыш районнардагы керәшеннәр. Курай ясау өчен, кайбер картлар кышкылыкка кура җыеп, аны мунча түбәсендә саклаганнар”, – дип сөйләде Геннадий Михайлович. Гөслә, кубыз, думбра да керәшеннәрнең үз уен кораллары булган. Керәшеннәрнең җыру, фонетика үзенчәлекләре дә аз өйрәнелгән. Көмештән бизәнү әйбере ясаулары да игътибардан читтә калып килә. Аларны өйрәнү керәшен мәдәниятен саклау өчен мөһим.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы музееның фәнни хезмәткәре Олег Волков үз музейларындагы экспонатларга тукталып:“...гомуми саны 2500гә якынлашты, күпчелеге  1930-1960 елларга туры килә. Арада, мәсәлән, 1870 ел дигән язулы агачтан эшләнгән шкатулка да бар. 1912-1913 елда патша хезмәтендә булган авылдашыбыз Петр Яковлевка коралдан оста атканы өчен бирелгән ике грамота саклана”, дип сөйләде ул. Сүз уңаеннан, музей урнашкан йорт үзе дә тарихи бина – аны салучының яшәгән вакытына караганда, ул 1860-1870 елларда төзелгән булырга тиеш...

Чиләбе өлкәсеннән видео элемтә аша форумда чыгыш ясаган Надежда Герасимова үзләренең Нагайбәк районы музейлары эшчәнлеге белән таныштырды. Сүз уңаеннан, ул райондагы һәр керәшен авылының үз музее бар икән.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Әлфия Ямаева ничек итеп Зәй районындагы Зичәбаш авылы тарихы турында китап язуын сөйләде. Андагы “Чукмар” кушаматлы бер нәселнең җиде буынга кадәрге шәҗәрәсен ачыклау авыл тарихын күзаллау мөмкинлеге биргән.

Түбән Кама шәһәре “Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе, журналистика ветераны Виктор Шадрин үзенең “Гасырлар  кичкән Колышчы”  китабын әзерләүгә бәйле проблемаларга тукталды. Китаптагы бүлекләр белән таныштырганнан соң, нәшрияттәбастыру өчен финанс мәсьәләсен хәл итү юлларын өйрәтте. Аның сөйләгәннәре китап язуда эзлеклелекне саклау өчен менә дигән ярдәмлек булып тора.

Татарстан керәшен оешмасының Зәй бүлеге правлениесе членыв Валентин Атласов  Федоровкада I бөтендөнья һәм, шулай ук, Бөек Ватан сугышларында катнашкан авылдашлары истәлегенә төзелгән һәйкәлләр комплексы белән таныштырды. Ул комплекста тыл фидакарьләренең исемнәре уелган үзенчәлекле һәйкәл дә бар. Халкы биш дистәләп кенә булган Федотовкада, хәтта кайбер шәһәрләр һәм район үзәкләре өчен дә үрнәк булырлык һәйкәлләр комплексы калкып чыгуы – бу эшне башлап йөрүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Протоиерей Павел Чурашовның Түбән Кама районындагы Олы Атыга һәм авылдагы чиркәү тарихына багышланган чыгышы теләсә кайсы керәшен авылының фаҗигале вакыйгалар тулы бер чорын күзаллау мөмкинлеге бирә. Архив документларына таянып, 1621 елгы җан исәбен алу вакытында Олы Атының авыл буларак теркәлгәнен, башта – часовня, 1880 елда иман йорты төзелгәнен, 1890 елда инде яңа салынган чиркәүнең аруландырылганын сөйләде. Совет заманындагы динне дәүләттән аеру сәясәте дулкынында, 1938 елны Аты чиркәвенең ничек ябылганына Татарстан дәүләт архивындагы “дело”га теркәлгән рәсми кәгазьләрне дәлил итеп китерде.

Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбе укытучылары Алевтина Даутова белән Елизавета Фокеева, видеоэлемтә аша ясаган чыгышларында, үз укучыларының төбәк тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүләрен, аерым алганда, Чәбия һәм Актүбә авылларының тарихлары белән кызыксынуларын җиткерделәр.

Казан дәүләт аграр университеты ассистенты, Казан духовный семинариясе бакалавры Павел Семенов Казан шәһәрендәге, Лаеш һәм Мамадыш өязләрендәге керәшен чиркәүләре тарихы белән таныштырды. Беренче керәшен чиркәве архиепископ Гурий тырышлыгы белән, Лаеш өязенең Дүртөйле-Субаш авылында төзелгән булса да, керәшеннәрне чын мәгъ нәсендә дини агарту иман кенәгәләре чиркәү-керәшен теленә тәрҗемә ителгәннән соң гына башланган.

Мамадыш районындагы Усали мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Константинова “керәшен авыллары тарихына саграк карарга кирәк”, дигән фикер белдерде. Ул Владимир (Кече Берсут) мисалында,  керәшен авылларының рухи тормышы турында сөйләде. Лидия Семеновна аны өч этапка – чиркәү булганчыга, чиркәү һәм мәктәпләр ачылганнан соңгы заманга, совет һәм бүгенге чорга бүлеп өйрәнгән. Владимир авылының 1893 елда ачылган чиркәү бинасында бүгенге көндә дә клуб эшләвеннән чыгып, керәшеннәрдә дини тәрбиянең, дингә тартылу дәрәҗәсенең тиеш ле югарылыкта булмавын искәртте.

Мамадыш шәһәреннән, туган якны өйрәнүче-эзтабар Рәйсә Муллаәхмәтованың чыгышы совет заманыннан соңгы чорда керәшен авылларының этномәдәни үсешенә багышланды. Үз районнарындагы 44 мең кешенең 76,3 процентын татарлар һәм керәшеннәр, калганын башка милләт кешеләре тәшкил итә. Халкы үзләренең йола-гадәтләрен саклап яшәүче 17 керәшен авылы һәм 5 керәшен чиркәве бар, тик барысында да үзләренчә келәү ителми. Ә дин – рухи үсешнең аерылгысыз бер өлеше, шунлыктан кеше чиркәү белән бәйле йолаларны аңларга тиеш. “Районыбыз керәшеннәренең этнотуризм муенсасын бизәрлек матур авыллары, бәйрәмнәре, йола-гадәтләре бар. Милләт яшәгәч, тел дә яши, тормыш дәвам итә”, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Эмиль Шәрәфиев керәшен фольклор колективларының совет һәм совет заманыннан соңгы чордагы үсеш этаплары, проблемалары хакында сөйләп үтте.

Казан шәһәреннән Борис Иванов Питрәч районындагы Тегермән тавы (Тау тирмән) авылының дини-рухи тарихы буенча чыгыш ясады.

Башкортстан республикасының Бакалы авылында яшәүче, төбәкне өйрәнүчеләр үзара “тарих галиме” дип олылаучы Валерий Зарубин Россиянең борынгы актлар дәүләт архивы документларына нигезләнеп, керәшен авылларының барлыкка килүе, күчеше турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул, архивлардагы документлар ярдәмендә, бары тик фактларга гына нигезләнеп, 260тан артык керәшен авылына кагылышлы тарихи мәгълүмат туплаган. “Ревизская сказка”лар, метрикә кенәгәләре нәсел җепләрен өйрәнү белән шөгыльләнүчеләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш”, – дип ассызыклады ул. Валерий Георгиевичның мастер-классы да һәркем өчен файдалы булгандыр.

Соңыннан видео аша форум эшенә  югары бәя биргән Радик Исхаков: “Зарубинның чыгышы бүгенге форумның бизәге булды. Ул материалларның фәннәр академиясе өчен аеруча әһәмиятле  булган искиткеч зур реестрын туплаган”,–   дип билгеләп үтте. 

Форумны йомгаклап, Людмила Бело- усова керәшен авыллары тарихын өйрәнүчеләрне “бессребреник”лар, ягъни идея өчен хезмәт итүчеләр дип атады, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде. Форум материалларын китап итеп бастырып чыгару ниятләре барлыгын җиткерде. Киләсе елны Президентыбызның туган телләр һәм бердәмлек елы дип билгеләгәнен әйтеп, туган телне сак ларга, башка халыклар белән дуслыкта яшәргә чакырды.

 

Фирая МОРАТОВА.

Фотоларда: татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев форумда чыгыш ясый (өстә сулдагы рәсем);    керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләрнең беренче форумында катнашучылардан берничәсе (сулдан уңга): Әлфия Ямаева,  Лидия Костантинова,  Валерий Зарубин һәм  Азат Хөсәенов (артта басып торганы).

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: