Туганайлар

Кашкатауда кунак төшерделәр

Зәйдә бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Питрау пирогы пешерергә әзерләнгән керәшен семьясына күрше-тирәдә яшәүче башка милләт кешеләре кайсы он, кайсы йомырка, кайсы җиләк-җимеш вареньесы белән ярдәмгә ашыкты. Питрау пирогы дуслык пирогы булып күпереп пеште. Аннан бәйрәмгә килгән һәркемгә авыз итү мөмкинлеге тудырылды. Питрау бәйрәме Зәй төбәгеннән чыккан хөрмәтле карендәшләрне барлау...

 

 

Зәйдә бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Питрау пирогы пешерергә әзерләнгән керәшен семьясына күрше-тирәдә яшәүче башка милләт кешеләре кайсы он, кайсы йомырка, кайсы җиләк-җимеш вареньесы белән ярдәмгә ашыкты. Питрау пирогы дуслык пирогы булып күпереп пеште. Аннан бәйрәмгә килгән һәркемгә авыз итү мөмкинлеге тудырылды.

Питрау бәйрәме Зәй төбәгеннән чыккан хөрмәтле карендәшләрне барлау белән дә үзенчәлекле. Араларыннан Никифор Тукмачев бүген Түбән Кама шәһәрендә яши. Тумышы белән Югары Баграж егете ел саен туган төбәгенә Питрауга дип алдан ук әзерләнеп кайта. 40 елдан артык врач булып хезмәт куйган якташыбыз шигырьләр иҗат итә. Ул бәйрәмдә балачагында отып калган элекке керәшен җыруын башкарып таң калдырды. Ә менә Вил Колчерин, 80 яшенә карамастан, Питрауга дип Сургуттан ук кайткан. Почетлы нефтьче, әлеге тармакка бик күп төрле уйлап табу эшләре белән зур өлеш керткән, ВДНХның көмеш һәм алтын медальләре иясе бүген дә яшь егетләрчә хис итә үзен. Питрау бәйрәме яшьлегемә алып кайтып тагын да яшәртә мине, шуңа да ашкынып кайтам бу бәйрәмгә, ди Вил Григорьевич. "Зәй офыклары" газетасының элекке редакторы, публицист Иван Глухов та бу бәйрәмне олылап шигырьләр язган кеше.

Питрау бәйрәме төрле уеннары белән дә үзенчәлекле. Аркылы пычкы белән утын кисү, мунчага утын яру, себерке бәйләү, "Питрау букеты" җыю, бер-береңне "уфалла" арбасына утыртып тарту, төрле спорт уеннарында катнашу - берсе дә калмады. Мәсәлән, утын кисү буенча Галина Литовщенко белән Татьяна Вәлиевага тиңнәр булмады, ә иң зур себеркене Мария Ханова бәйләде. Кыр чәчкәләреннән иң матур "Питрау букеты" җыючы Энҗе Әхмәтҗанова булды. Николай Захаров 100 мәртәбә гер күтәреп, көндәшләрен хәйран артта калдырды. 70 килограммнан югарыда беренче урынны, 75 мәртәбә гер күтәреп, Семен Уразайкин алды. Кул көчен сынауда ир-егетләр арасында Марсель Егоров, хатын-кызлардан Мария Петрякова беренчелекне бирмәделәр.

Ир-егетләр көрәшеп көч сынашканда, чибәр кызлар уңганлыкта-тапкырлыкта ярышты. Быел "Питрау чибәре" исеменә дәгъва кылучы кыю кызлар икәү генә иде. Алар - Сарсаз-Баграждан Алина Усманова һәм Кадердән Татьяна Тартмина. Керәшен бәйрәмнәрен, күренекле кешеләрен белү буенча Алина көндәшен уздырды. Жюри беравыздан Алина Усманованы "Питрау чибәре - 2014" дип игълан итте.

Питрау районның төрле фольклор ансамбльләре, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, аның иҗат төркеме чыгышлары белән караңгы төшкәнче дәвам итте. Бәйрәм олы Питрау учагын тергезеп, аның әйләнәсендә керәшен җыруларын җырлап төгәлләнде.

Энҗе ӘГЪЛӘМОВА

"Зәй офыклары"

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: