Кашкатауда кунак төшерделәр
Зәйдә бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Питрау пирогы пешерергә әзерләнгән керәшен семьясына күрше-тирәдә яшәүче башка милләт кешеләре кайсы он, кайсы йомырка, кайсы җиләк-җимеш вареньесы белән ярдәмгә ашыкты. Питрау пирогы дуслык пирогы булып күпереп пеште. Аннан бәйрәмгә килгән һәркемгә авыз итү мөмкинлеге тудырылды.
Питрау бәйрәме Зәй төбәгеннән чыккан хөрмәтле карендәшләрне барлау...