Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кач манган көнне Чәбия керәшеннәре токмачлы аш пешергән, казан пиругы салган

Түбән Кама шәһәре янындагы Красный Ключ поселогында гомер кичергән һәм инде мәңгелеккә күчкән Анна Храмова истәлекләреннән.

19 гыйнварга туры килә торган Качману (Крещение) – барлык керәшеннәр кебек үк, безнең Чәбия авылы халкы өчен дә бәйрәм иде. Чәбиянең үзендә чиркәү булмагач, элек-электән халык Сүбәләк чиркәвенә келәү итәргә йөргән. Ә без үскән совет заманында ул чиркәү ябылды, склад та булып торды берара. Хәтерлим әле, ул заманда кешеләр авыл коесы янына барып, һәркайсы өч чиләк су коялар иде өсләренә. Түбән Кама шәһәре төзелеше йоткан туган авылыбыз Чәбияле еллар, андагы бәйрәмнәр күңелдә генә саклана инде...

Әмма күпме гомер узса да, үз халкыбызның йолалары, гадәтләре онытылмады. Ходайның күктә күренгән көне (икенче төрле әйткәндә, Богоявление) булган 18 гыйнварда иртәнге якта быел да үзебезнең Красный Ключтагы чиркәүгә бардым. Чиркәүдә келәү беткәннән соң, Михаил атакай суны аруландырды. Сергий атакай белән алар барыбызның да өстенә шул изгелекле су сиптеләр.

Иисус Христос Иорданда чумылган 19 гыйнварда иртәнге 8гә тагын чиркәүгә келәүгә бардык. Биш литрлы су алып бардым үзем белән, чират көтәсе булмасын дип. Шул суны аруландырды. Халык Тәреләр белән Кама елгасына төшеп китте. Күп кеше Камада бәкедә чумыла. Башта үзләренә Кач билгесе кылалар да, өч мәртәбә (Ата, Ул, Изге тын) чумылалар. Аннан соң Изге чишмәгә баралар. Шул Крестный ход бетмичә, безнең Красный Ключ поселогы күгендә чаң тавышы туктамый, яңгырап тора.

Аруландырылган су алып кайттым, аны ел буе тотабыз. Көн саен иртә белән шул суны бер кашык капсаң да, тынычлык табасың, җиңеләеп киткәндәй буласың. Ходайның булышуыдыр инде... Өйгә, бер җирне калдырмыйча, изгелекле су сибеп чыгабыз – “Атаның, Улның, Изге тынның исеменә амин”, дип. Бу йорт-җирне Яман Тыннардан саклау йөзенән эшләнә. Без бәләкәй чакта, Яман Тыннар кермәсен дип, акбур белән ишек өсләренә, сарайларга – бөтен җиргә сыза идек,.

Гомумән, гадәти су да өч көн – 19, 20 һәм 21 гыйнварда аруланган көе тора, дип өйрәтәләр иде безне әниләр. Шунлыктан, ул көннәрдә идән-сәке, кер юарга ярамый, ул суны пычрату була. Бер-береңә кунакка йөрешәсең, хәл белешәсең.

Кач манган көнне, авыз ачкан (Раштуа) көндәге кебек үк, тәмле ризык пешерелә. Бөтен кеше токмачлы аш, казан пиругы салалар иде. Казан пиругы дигәне үпкә-бавырдан була, пилмән кебек үк, бик вак итеп ясала һәм шул токмачлы ашка салып пешерелә. Пилмәнне инде зур итеп, иттән пешерәләр безнең керәшендә. Бу бәйрәмдә безнең Чәбия ягында пичтә бәрәңге пиругы да пешерәләр иде. Шул чакларны искә төшереп, әле бу юлы да, Качмануга турылап, казан пиругы да ясадым.

Балаларым да күреп, өйрәнеп торалар. Йолаларны да беләләр. 19 гыйнварга каршы төндә, нәкъ 12дә (шул вакытта су арулана башлый инде) кече кызым Ольга, ире белән Изге Чишмәгә төшеп, ел саен чумылалар. Безнең йола-гадәтләрне дәвам итәрлек балаларыбыз, оныкларыбыз булуы – үзе бер бәхет.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев