Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыда «Берёзка» урман җыештырды

Мөслим районының Яңа Усы төп мәктәбе укучылары урманны чүп-чардан җыештырдылар.

Шушы көннәрдә Усы мәктәбе укучылары үзидарәсе һәм, шулай ук, «Берёзка» мәктәп урманчылыгы членнары урманга өмәгә чыктылар. Урманны чүп-чардан чистартуда 5нчедән алып 9нчы класс укучылары актив катнашты. Укучылар өмәсен Минзәлә урман хуҗалыгының Усы участогы инспекторы Сергей Романов оештырды.

«Берёзка» мәктәп урманчылыгы Яңа Усы мәктәбендә 2016 елдан эшләп килә. «Берёзка»дагы кызлар һәм малайлар табигатькә сакчыл карарга, аны сакларга өйрәнәләр. Шул рәвешле, бу укучылар мохит иминлеген саклауга да үз кулларыннан килгән кадәр өлеш кертәләр. Илкүләм «Экология» проектының мөһимлеген аңлап, Яңа Усы авылы янындагы урманнарны саклау буенча да алып барыла торган эшкә яшь буынны тарту – мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев