Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Чишмә районы эшмәкәре Геннадий Котов “ТАССР оешуга – 100 ел” медале белән бүләкләнде

Аңа бу медальне Казан Кремлендәге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Яңа Чишмә районы эшмәкәре, Әдәмсә авылында яшәүче керәшен егете Геннадий Котовка бу бүләк Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга турыдан-туры ярдәм иткәне өчен бирелде.

Ул хәрби машиналар өчен кирәкле запас частьлар сатып алган һәм кече улы Игорь белән аларны хәрби операция зонасына илтә барганнар. Геннадий анда үзенең хәрби посттагы улы Евгений белән дә күрешкән. Хәзерге вакытта Ватан алдындагы бурычын үтәүче Евгений, хәрби хезмәттәгеләргә ярдәм итүче әтисе белән хаклы рәвештә горурлана.

Икенче юлы запчастьларны Геннадий үзенең авылдашы Ришат Ситдыйков белән бергәләп илткән.


Фото: ТР Президенты сайтыннан, Р. Кадыров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев