Туганайлар

"Әфганда язган хаты үзен җирләп, ике көн үткәч килеп җитте..."

Мамадыш районының Владимир авылы егете Иван Даниловка Әфган сугышыннан исән-сау кайтырга насыйп булмый

Әфганстаннан цинк табутта кайтарылган солдатлар арасында Мамадыш районының Владимир авылы егете, һәлак булганнан соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгән Иван Данилов та була. Гаиләдәге алты баланың уртанчысы Иванның чит илдә хәрби-интернациональ бурычны үтәгәндә һәлак булуы – якыннары өчен мәңге төзәлмәслек яра.

Иванның бертуганы, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Григорьева-Данилованың ВКонтактедагы үз “бит”ендә солдат дәдәе турында язганнары арасында түбәндәге юллар да бар:  “1984 елның февралендә Иван дәдәйнең Әфганстанда һәлак булуы барыбыз өчен дә зур кайгы булды, бигрәк тә әниебез өчен эзсез узмады... Яшьли ирдән калып, алты баласына әни дә, әти дә булган хатынга, “улым тиздән армия хезмәтен тутырып кайта” дип, баласының исән-сау кайтуын көткән анага ачылмаслык итеп беркетелгән тәрәзәсез цинк табут кайтарып бирүләрен күз алдына китерүе дә куркыныч. Дошманыңа да андый хәлне күрергә язмасын! Бар кайгысын эченә җыеп, үз эченә бикләнеп утырган вакытлары бик еш була иде әнинең... Иванның соңгы хаты безгә үзен җирләп, бер-ике көн үткәч килеп житте. Хәтерем ялгышмаса, хат дәдәйне җирләгән көнне үк килгән. Почтальон кыз аны әнигә бирергә курыккан (аның урынында күпләр шулай эшләр иде) “Кайтырга да күп калмады, әни. Приказга 37 көн генә калып бара” дип язылган иде ул хатта”. 

Владимир авылында гомер итүче энесе Демьян Данилов совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне булган 15 февральдә, елның-елында, Мамадышка митингка бара. Район хәрби комииссариаты каршында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә урнаштырылган  мемориаль янында уздырыла ул кайгы митингы. Анда хәрби комиссариат вәкилләре, муниципаль район җитәкчелеге, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр һәм һәлак булган “әфганчы”ларның якынннары, мәктәп укучылары катнаша... 

Владимир авылы егете Иван Данилов 1982 елның 29 мартында сроклы хәрби хезмәткә алына. Әфганстанга җибәрү өчен сайланган егетләр арасында Иван да була. Хәрби комиссариаттан кайткач, авылдагы иптәшләренә ул кызык итеп сөйләп утыра: “Безне Әфганстанга җибәрәләр. Военком әйтте: “Җегетләр сез я медаль белән кайтасыз, я гробта...”.

Хәрби өйрәнүләр узганнан соң, аларны Әфганстанга, Пули-Хумри шәһәренә җибәрәләр. Иван Данилов 395нче мотоукчы полкының аерым инженер-саперлык ротасында сапер була.

“Унбер ае тулганда, 1983 елның 17 февралендә дәдәй 45 көнгә отпускага кайтты, – дип сөйли энесе Демьян. –  Дошманнар белән каты бәрелештә бик күп совет солдатлары үлә. Безнең дәдәй яралангач, аны үлгән дип белеп, моргка кертеп аталар. Морг дигәннәре үле солдатларны җыеп бара торган палатка. Күләгәдәге эсселек 50 граудска җиткәнлектән, салкын булсын өчен, морг  җиргә казып ясалган. Моргта ак киемле ир-ат врач безнең дәдәйнең битен чәбәкләп айныта: “Этот солдат выживет”. Госпитальдә алар Питрәч районының Күн авылы егете Фирдүс Галиев белән бергә яталар. Яралары төзәлгәч, икесе дә ялга кайта. Фирдүс сөйләве буенча, Әфганстаннан отпсукага җибәрелгән беренче  совет солдатлары була алар. Кайтышлый ук, Татвоенкоматка кереп, яңадан Әфганстанга китәбез дип, рапорт язалар. Югыйсә, аларның Союзда калырга рөхсәт кәгазьләре дә була. Военком башта ишетергә дә теләми, кат-кат баргач кына ризалаша.  “Мин үземнекен эшләдем, китәм. Әнигә әйтмә”, – дип олы дәдәй Афанасийга гына сөйли.

Дәдәйне өйдәгеләр башта таныймылар. Киткәненә унбер ай гына булса да, ябыккан, бик нык үзгәргән була. Өйдә әни, армиядән генә кайткан Афанасий дәдәй, Лиза түти була.   Лена түти белән клубтан, балалар киносыннан кайтып килә идек, каршыга Лиза түти чыкты: “Тизрәк атлагыз, Иван дәдәй кайтты”. Дәдәй безне кочаклап, түшәмгә кадәр күтәрде. Бик сөенечле көн иде. Ул вакытта бездә көн дә бәйрәм булды, иптәшләре җыелды. 15 мартта Иван дәдәйнең унтугыз яшен зурлап уздырдылар. Аның өстендәге киемнәре гадәти солдат киеменнән бик нык аерыла иде, аларда солдатларның “парадный форма”сы да булмаган. Әфганстанга китәр алдыннан, Николай Иванов, Сергей Пасыев һәм башкалар үзләре солдаттан киеп каткан өр-яңа парадный формаларын күтәреп килеп, яраганын сайлап, дәдәйне киендерделәр. Дәдәйнең Әфганстаннан үзе киеп кайткан шинеле, бүреге, каешы, күн итеге, шинель кесәсендәге пәкесе, ручкалары өйдә калды (еллар үткәч, мин дәдәйнең күн итеген һәм башка киемнәрен Мамадыш музеена тапшырдым). 

Нәкъ бер елдан, 1984 елның 17 февралендә Иван дәдәйне цинк табутта кайтардылар. Хезмәттәше Фирдүс безгә хәзер дә килеп йөри, биш ел элек вафат  булган әниебез Федора да аның килгәнен гел көтә иде Дәдәйнең “Кызыл Йолдыз” орденын да, карточкаларын да саклыйбыз.  Ул безнең күңелләрдә яши, аны әйтеп аңлатып кына булмый.”. 

Рядовой Иван Данилов белем алган Владимир мәктәбе стенасында батыр авылдашлары истәлегенә мемориаль такта урнаштырылган. Ул мәктәп укучыларына, бирегә килүчеләргә Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән керәшен егете Иванның  батырлыгын һәрвакыт искә төшереп тора.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: