Туганайлар

Бәрмәнчек

Карендәшебез язучы Александр Филипповның әсәрен тәкъдим итәбез

Бәрмәнчек Олы көнгә бер атна калган якшәмбене бездә бәрмәнчек (“верба” сүзеннән) бәйрәме,ә  ике якшәмбе арасын бәрмәнчек атнасы диләр иде. Апрель - табигать уянгач, 3ичә, Темкә инешләре буенда, әрәмәлекләрдә генә үсә торган талтирәкләр, бөре кабартып “көмеш чәчәк” ата торгам вакыт. Бигрәк тә кызыл тал көмештәй песиләрен күп чыгара. Менә шуны бәрмәнчек диләр инде бездә. Без, малайлар, шул песиле нәзек ботакларны сындырып алып кайтып, үзебездән артканын күршеләргә өләшә идек. Ул шактый вакыт тәрәзә төпләрендә, кашагаларда өй бизәге булып торыр иде. Аны изгеләр сүрәте каршына сулы банкага да утыртып куярлар иде.

Бәрмәнчеккә бәйле йолалар бик күптәннән килә. Аның турындагы риваятьләр дини әдәбият-чыганакларда сакланып калган. Борынгы яһүдләрдә үк ул Чатыр кору бәйрәме (төрле әдәбияттә куща, палатка дигән исем белән дә билгеле) буларак билгеләп үтелгән. Бу көнне барлык гаиләләр, өйләреннән чыгып, тал ботакларыннан чатыр корып җиде көн - бер атна дәвамында шунда яшәргә тиеш булалар. Бу исә яһүдләрнең хәзерге тору урыннарына күченеп яши башлауларына кадәр кырык ел буе Мисыр чулләрендә сәяхәт итеп йөрү - иза чигү вакытларын искә алу өчен кануни кертелгән йола була. Аларда бу күңел ачу көне кырда һәм бакчаларда уңыш җыеп алынгач, халык эштән бушагач үткәрелгән. Мондый бәйрәм җиргә Гайсә Коткаручы килгәнчегә кадәр ук зурлап үткәрелә торган булган. Чөнки Яхъя тәгъбир иткән “Изге Инҗил”нең җиденче бүлеге тулысы белән аның Чатыр кору бәйрәмендә катнашып, халыкка Алланың бөеклеге турында сөйләвенә багышланган. Соңыннан халыкның иза чигү елларын искә алу ниятеннән үткәрелә торган бу бәйрәм чиркәү кануннары тарафыннан изге бәйрәмнар рәтенә кертелә һәм бездә ул Олы көнгә бер атна вакыт калганда билгеләп үтелә.

Төрле ырымнар бәрмәнчек белән бәйле. Аның песиләре имдәва көченә ия исәпләнә. Аны ипи эченә салып пешергәннән соң малларга ашаталар. Әгәр дә кеше 9 песи-бөре ашаса, бизгәк белән авырмаган. Балага узмаган хатыннарга изгеләтелгән бәрмәнчек бөресе ашарга киңәш иткәннәр. Малларны яз көне беренче тапкыр көтүгә озынрак итеп сындырып алынган песиле тал чыбыгы белән куганнар. Аны юлда ташлап калдырырга ярамаган, ә өйгә алып кайтырга һәм абзар кыегына кадап куярга киңәш ителгән. Шулай эшләгәндә маллар исән-сау тора, барысы да өйгә кайта.

Изгеләндерелгән песиле тал ботагын бозлы яңгыр килгәндә ишегалдына ташласаң - боз явудан, җилгә каршы ыргытсаң - давылдан, янгыннан, кырга утыртсаң, уңышны саклый уйлаганнар. Мондый мәҗүсилек ырымнары соңгы елларда кулланыштан чыгып бара.

Александр Филиппов

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: