Туганайлар

2021 елның мөһим вакыйгалары

Бу ел да үзенең шатлык-борчулары, көндәлек эш-мәшәкатьләре белән тиздән тарихта үз урынын алыр. Сынаулары шактый булса да, гади керәшен халкы тормышындагы олы вакыйгаларга да бай иде ул. Югалтулары да булды... Әйдәгез, бергәләп, әлеге вакыйгаларны тагын бер кат искә төшереп үтик

Юбилейлар гөрләде.

Җәмәгать эшлеклесе, республикакүләм танылган җитәкче, республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка 60 яшь тулды. Татарстанның халык язучысы, шагыйрә Клара Булатова 85 яшен билгеләп узды. Татарстанның халык артисты Лена Бичаринага 70 яшь булды. Керәшен хәрәкәте активисты, Удмуртиянең Грахов районында яшәүче Алексей Шабалинга – 60 яшь. Менделеевск районының Иске Гришкин авылындагы “Бигәш” ансамбленә – 80 ел, “Бигәшкәй”гә – 40 ел. Казандагы “Сәлам” фольклор ансамбленә 15 ел тулды.

Орденлы врач.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 2021 ел башында Пирогов ордены белән карендәшебез Диана Юзеева бүләкләнде. Татарстан гигиена
һәм эпидемиология үзәгенең врач-эпидемиологы Диана Петровна бу дәүләт бүләгенә, үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп, коронавируска каршы фидакарьләрчә көрәшкәне өчен лаек булды.

Җәкәү йортында – керәшен айлыклары.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк “Җакын дуслар җыелышкач” проектын башлап җибәрде. Бу проект республика районнарындагы керәшеннәрнең үзенчәлекле культура мирасын барлау, аларны берләштерү максатыннан тормышка ашырыла. Үзәктә ел дәвамында Питрәч, Чистай, Кукмара, Кайбыч, Мамадыш, Зәй керәшеннәре айлыклары оештырылды.

Гөргөри елы.

Яз аенда Казан шәһәрендә республиканың Григорий Родионов исемендәге беренче фәнни-тикшеренү конференциясе уздырылды. Анда туган телгә битараф
булмаган мәктәп укучылары, укытучылары, бакча тәрбиячеләре катнашты. Татарстанның халык шагыйре, поэзиядә Гәрәй Рәхим псевдонимы белән танылган
карендәшебезгә, 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстан хөкүмәте автомобиль бүләк итте. Бу көздә карендәшебез Гөргөрине мәңгегә җуйдык.

Йолалар фестивале.

Мамадышта, май аенда, “Җаңгырасын безнең җырулар” дип аталган йолалар фестивале узды. Райондагы 12 керәшен ансамбле үзләренең борынгы йолаларын,
түгәрәк уеннарын сәхнәләштерде. Алар, үзләренең чыгышлары белән, фольклорны һәм халык авыз иҗатын, фонограмма кулланмыйча, чынбарлыкта булганча тамашачыга җиткерү мөһимлеген расладылар.

Керәшен ансамбльләренең – яңа үсеш программасы.

Я.Емельянов исемендәге үзәктә республиканың керәшен ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум уздырылды. Тәҗрибә уртаклаштылар, бүгенге көндәге хәлиткеч мәсьәләләргә тукталдылар. Уртак проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзләделәр. Республикадагы фольклор ансамбльләренең 2025 елга кадәрге үсеш программасы төзелеп, эшче төркем оештырылды.

“Бәрмәнчек бакчасы” фестивале.

Свияжск тарихи-мәдәни утраучыгында керәшен православ культурасының республикакүләм өченче фестивале узды. Аны “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле оештырды. Халык сәнгатенең аерылгысыз бер өлеше булган иман җырулары һәм дини шигырьләр яңгырады.

Тарихи фотолар күргәзмәсе.

Керәшен мәдәни үзәгендә галимнәр Геннадий Макаров һәм Дамир Васильевның узган гасырның 70-80нче елларында керәшен авылларында төшерелгән фотоларыннан күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмә – тулы бер эпоханы чагылдыру ягыннан, керәшен мәдәниятенең, халык сәнгатенең үзенчәлекле һәйкәле.

КВН лигасындагы җиңү.

Татар КВН лигасының “Әйдә, шаяРТ” уенында 2020-2021 елның чемпионы исемен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең керәшен командасы яулады.
100 мең сумлык сертификатка ия булган “Керәшен җыелма командасы” үзе бу уенны керәшеннәрне таныту өчен шәп проект дип бәяләде.

“Безнең ил” плэнеры.

Рәссамнар керәшеннәр күпләп яши торган Зәй төбәгендә, ачык һавада ике атна дәвамында киндергә рәсем төшерделәр. Татарстан рәссамнар союзы, республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Зәй муниципаль районы тарафыннан оештырылган плэнерда иҗат ителгән рәсемнәр белән халык Кашка таудагы һәм, шулай ук, Җөридәге Питрау бәйрәмнәрендә таныша алды.

21нче Питрау җыены.

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы аланда 21нче тапкыр республикакүләм Питрау җыены узды. Халык ярышларда, уеннарда катнашты. Татарстанның
“Кряшен чибяре” титулын Лиана Антонова яулады, ә Мамадыш муниципаль районының “Кряшен чибяре” Алёна Евдокимова булды.

Ходай йортлары ачылды.

Зәй районының Сәвәләй авылында һәм Кайбыч ягындагы Олы Тәрбиттә иман йортлары ачылды. Сәвәләйдәге Изге Тын иңеү чиркәве үз авылдашлары, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов тырышлыгы белән төзелде. Тәрбиттәге Изге Троица чиркәвен төзүдә вакытсыз арадан киткән авылдашлары Василий Уткин башлап йөргән.

“Айбагыр”лы унынчы ел.

“Айбагыр” этнолагерендагы 10нчы сменада 70 бала ял итте. 10 ел дәвамында барлыгы 1000гә якын бала җәйнең иң матур чагын “Айбагыр”да уздырган.

“Җәшнә, кояш, җалтыра” талантларны барлый.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Татарстан күләмендә Яков Емельянов исемендәге республикакүләм “Җәшнә, кояш, җалтыра” керәшен культурасы конкурс-фестивале уздырылды. Аның максаты – талантларны ачыклап, аларны иҗат эшчәнлегенә тарту. Конкурсның Гала-концерты Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үткәрелде. Гран-прига Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз авылыннан “Чулпы” ансамбле лаек булды.

Фронтовик Маловка – 95 яшь.

Карендәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыныч тормышта гомерен журналистикага багышлаган Александр Маловның 95 яшьлек юбилее керәшен мәдәни үзәгендә зурлап уздырылды.

Игътибарны – халык биюләренә.

Җырчы Җәкәү йортында Татарстанның 20 районыннан җыелган керәшен фольклор ансамбльләренең җитәкчеләре һәм хореографлар катнашында халык биюләренә багышланган семинар үтте. Төп игътибар халык биюләре үзенчәлекләрен саклауга юнәлдерелде.

Тимофеевның тууына – 185 ел.

Педагог, агартучы Василий Тимофеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан, фәнни- гамәли конференция уздырылды. Галимнәр, җәмәгатьчелек катнашында
мәдәни үзәктә оештырылган бу конференциядә Тимофеевның туган телне саклап калу, керәшеннәрне белемле итү буенча башкарган хезмәтләренә тукталынды. Мәгариф системасына этник культура элементлары кертүнең актуальлеге турында да сүз булды. Галим Радик Исхаков үз чыгышында керәшеннәр өчен бастырылган китаплар арасыннан 100 исемдәгесенең каталогы хәзерләгәнен искәртеп үтте. Галим керәшеннәрнең элгәредән үк белемгә омтылуларын һәм бай мираска ия булуларын үз хезмәте белән раслады.

Югалтулар.

Ел башында Тукай районыннан ветеран укытучы, хәбәрдарлык елларында иман кенәгәләре һәм башка дини китапларны ризографларда ишәйтеп, керәшеннәргә
тараткан Нина Касакина 93 яшендә вафат булды. Түбән Кама эшче поселогын оештырган, аңа “Нижнекамский” дигән исемне сайлаган Максим Адылев туксанынчы яшендә дөнья куйды. Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районында нагайбәк халкы культурасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетергесез өлеш керткән Надежда Уряшева 63 яшендә арабыздан китте. Мамадыш районыннан үзенең гомерен туган төбәк, керәшеннәр тарихын өйрәнүгә багышлаган талантлы һәм ныклы рухлы карендәшебез, укытучы Юрий Карповны 48 яшендә мәңгегә җуйдык.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: