Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зөләйханың улы Юзуф ролендә “Бәрмәнчек” солистының улы катнашты

“Зулейха открывает глаза” сериалының бер күренешендә героиня ач баласына бармагыннан канын ашата

Шушы көннәрдә Россия 1 каналында “Зөләйха күзләрен ача” дип исемләнгән татар хатын-кызы тормышын күрсәтә торган сериал бара. Төп роль – Зөләйха образын Россия актрисасы Чулпан Хаматова башкара. Ә аның улы Юзуф ролендә төрле яшьләрдәге берничә бала төшерелгән.

Фильмның сюжеты буенча, 1930 елда, кулак итеп, Себер урманнарына куылган сөргенчеләр беренче кышта ачлыктан интегә. Бигрәк тә күкрәк баласы - Юзуфның  тилмерәп елавы шул елларның ачлык тавышы буларак яңгырый. Әлеге бала ролендә – керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор коллективы балетмейстеры Радик Шәйхетдиновның улы Радэль уйный. Сериалда Зөләйха бармагын кисеп, канын шушы балага ашата.

“Бу күренешкә баланы алдан әзерләделәр. Аллергия булмасын өчен, өйгә килеп, кызыл буяулы катнашманы балага алдан биреп карадылар. Фильмда төшү авыр булмады, барлык шартлар да тудырылган иде. Сериалны профессионаллар эшләде”, - дип сөйләде Радик Шәйхетдинов.  

 

Бу темага: “Зулейха открывает глаза” фильмында яңгыраган җыр Владимир авылы керәшеннәренеке

“Зулейха открывает глаза” фильмында катнашкан Николай: “Кыяфәткә карап алдылыр”

Бер җыр тарихы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев