Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Тәре алъяпкычы бизәкләре" конкурсының жюри членнары белән таныштырабыз

“Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсына нәтиҗәләр Олы көн – Пасха бәйрәменнән соң ясалачак.

Карендәшләребездән килгән тәре алларына конкурсның жюри коммисиясе үз бәясен бирәчәк. Жюри членнары инде эшне башлады.

Жюри членнары белән таныштырып китәбез.

Валентина Максимова – жюри председателе. Керәшен костюмнары, бизәнү әйберләре, туку культурасына буенча белгеч, ветеран журналист. Валентина Петровна керәшен курчаклары ясый, милли күлмәкләр, бистәрләр тегә һәм чигә.

Геннадий Макаров – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты. Керәшеннәр күпләп яшәгән Татарстан авылларында, Россиянең Чиләбе, Самара өлкәләрендә, Удмуртия, Башкортстан республикаларында күп тапкыр экспедициядә булып мәгълүмат туплаган халкыбызның этник культурасы буенча белгеч.

Юлия Губина – “ТАТМЕДИА” АҖе “Туганайлар” газетасы редакциясе җитәкчесе, баш редакторы.

Екатерина Пашаева (Максимова) – стильләштерелгән кряшен костюмы буенча магистр диссертациясе яклады, декоратив-гамәли сәнгать остасы;

Фирая Моратова – Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, “Туганайлар” журналисты;

Виталий Агапов – Татарстанның халык артисты;

Роза Галкина – Мамадыш район Мәдәният йорты методисты.

 

Тәре аллары 12 апрель – Бәрмәнчек бәйрәменә кадәр 89172509795 номерына (Ватсап аша) кабул ителә.

Тәре алъяпкычы бизәкләре

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев