Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Семья"да – керәшен җырчылары

Җырчылар Оксана Дмитриева һәм Лариса Басыйрова Түбән Кама паркында керәшен көйләрен яңгыраттылар.

Бу җәйдә Түбән Кама шәһәренең иң матур ял урыннарыннан берсе булган “Семья” паркында “Культурная среда города” (“Шәһәрнең мәдәни мохите”) ун кич дәвамында сәнгать осталарын үзенә җыйды.

Июль кичләренең берсендә “Культурная среда города”га махсус чакырылган җырчы Татьяна Ефремова чыгыш ясаган иде.

Ә 21 августта “Семья” паркына тамашачы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева һәм, шулай ук, Казаннан танылган җырчы Лариса Басыйрованың җырлавын тыңларга җыелды.

“Культурная среда города”да чыгыш ясаучы танылган җырчыларның икесе дә – Түбән Кама ягыныкы. Паркның амфитеатрны хәтерләткән төп сәхнәсе янына җыелган тамашачыларның төрле милләт кешеләре булуын истә тотып, Оксана белән Лариса керәшен җырулары белән беррәттән, татар һәм рус җырларын да башкардылар. Ике сәгать ярымлап барган концертта халык һәр җырны яратып тыңлады, дәртле көйләргә биючеләр дә аз булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев