Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч егете Иван Додосов – Россия Герое

Танк батальоны командиры майор Иван Додосовны Казан аэропортында халык тантаналы рәвештә каршы алды.

10 августта Россия оборона министры Сергей Шойгу Украинадагы махсус операциядәге батырлыклары өчен Россия Герое исеме һәм “Алтын йолдыз” медале тапшырган хәрбиләр арасында ике татарстанлы да бар. Алар – Питрәч районыннан Иван Додосов һәм Әлки районыннан Раил Габдрахманов. Бу олы вакыйга уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Геройларга котлау телеграммасы юллаган. Телеграммада “Хәрби бурычыгызга тугрылык, югары профессиональлек – олы ихтирамга лаек һәм чын патриотлыкның, какшамас ихтыяр көченең бүген аеруча кыйммәтле булган ныклы үрнәге”, дигән юллар бар. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, батыр Ватан сакчылары тәрбияләгәннәре өчен, Геройларның ата-аналарына да рәхмәт белдергән.

Геройларны, кич белән, Казан аэропортында – хәрби оркестр маршы астында, тантаналы төстә, Татарстан  вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, хәрби комиссариат вәкилләре, халык фронтының республика активистлары, “Молодежки ОНФ” командасында катнашучылар, шулай ук, әти-әниләре, якыннары, туганнары каршы алды.

Каршы алучылар арасында Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов та бар иде, ул Герой Додосовка якташлары ихтирамын белдереп, аны районга үз машинасында алып кайтты. Кичке сәгать уннар тирәсендә Герой һәм аны каршы алучылар утырган автомобильләр Питрәч урамыннан тоташ сигналлар биреп уздылар. Питрәч халкы бу кичне, йокламыйча, үзенең горурлыгы булган Геройны каршы алды.

Иванның Герой исемен алуын, мөгаен, якыннарын исәпләмәгәндә, Питрәчтә иң беренче булып мин ишеткәнмендер,– ди район керәшен оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина. – Әнисе Татьяна беренче булып миңа шалтыратып, күз яшьләре аша, үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Татьяна үзе Талкыш авылыннан, ире – Питрәчнеке. Улым Михаил белән Ваня – 1989 елгылар. Балалар бакчасына да бергә йөрделәр, мәктәптә дә бер класста укыдылар. Ваня – шук, кыю, үз сүзен әйтә белә торган малай иде. Алар гаиләсендә балаларга игътибар бик зур булды. Улым – юристлыкны, ә Ваня хәрби хезмәтне сайлады. Танк училищесында белем алды. Оренбург өлкәсендәге Тоцкида хезмәт итте. Ваня ялга кайтканда-киткәндә, гел улым барып алып, илтеп куеп йөрде моңа кадәр. Ваняның бертуганы Елена да университетны тәмамлагач, ФСБ да эшләде. Прапорщик званиесендә, ахры, ул. Аның ире хәрби училищеда Ваняны укыткан булган, ул да Ваня белән бер тирәдәрәк хезмәт итә...

Ике баласына да чын тәрбия биргән Татьяна белән аның ире Алексей – тырыш, эшчән кешеләр. Алар эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Геройның әнисенә шалтыраткач, телефон аша да Татьянаның шатлык яшьләрен күргәндәй, йөрәгебез белән тойгандай булдык.  

Әтием Николай Орлов та дә хәрби кеше иде. Олы дәдәе, запастагы өлкән лейтенант Анатолий да  Әфган сугышын кичкән кеше. Иремнең дә, үземнең дә бабайларыбыз сугышта катнашканнар. Хәрби хезмәтне сайлау ике яклап та нәселдән килә, – дип сөйли башлады Татьяна. – Улыбыз Иванның гаиләсе белән бер өйдә яшибез. Хатыны Надя – Түбән Кама кызы, Питрәчтәге “Колокольчик” бакчасында хореограф булып эшли. Кызлары икенче класска бара. Герой исеме алуы барыбыз өчен дә горурлык, ә иң зур бәхет – улымны исән-сау күрү. 

Иван Додосов – әти-әнисе һәм якыннарының гына түгел, ә бөтен керәшен халкының, республиканың горурлыгы. Ул 2010 елда хәрби училищены тәмамлаган. Шуннан бирле хәрби хезмәттә булган Иван Алексеевичның батырлыгы моңа кадәр дә хөкүмәт тарафыннан лаеклы бәяләнгән. Ул, хәрби хәрәкәтләр вакытында Россия мәнфәгатьләрен һәм Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен, 2015 елда Суворов медале белән бүләкләнгән. Шулай ук, Чечня республикасының иң югары бүләге булган Ахмад Кадыров исемендәге орден кавалеры да. Майор Додосовка тиздән подполковник званиесе биреләчәген ишеткән булсак та, Иван Алексеевичның үзе белән сөйләшә башлагач, ул хакта сорарга онытканбыз.

Россия Герое исеме бирелү, беренчедән, тагын да зуррак җаваплылык өстәде. Чөнки ул Россиядә иң югары бүләк санала. Икенчедән, исән-сау кайтып, якыннарымны күрдем. Алга таба Мәскәү шәһәрендә, М.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укырга җыенам, – диде Герой Иван Алексеевич хәрбиләрчә кыскалык белән – Минем өчен иң мөһиме – тормышта да, хәрби хезмәттә дә гади һәм кешелекле булу! Кул астыңдагы личный составка да, үз-үзеңә ышангандай, ышану! Аларның хәрби хәзерлекле булулары! Шул чагында, алар белән утка да, суга да керергә була. Нәрсә генә булса да, кеше булып кала белергә кирәк! Бу кул астыңдагылар сиңа, үз командирларына ышансыннар өчен дә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев