Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен биюләре онытылмас

Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылында яшәүче түти үзләреннән соң да керәшен көйләре, бию һәм җырулары саклануын тели.

81 яшьлек Галина Кузьмина үзенең балаларына, оныкларына керәшен биюен өйрәтә. Үзләре яшь чагында хатын-кызларның бик сирәгендә генә булган “кешелек күлмәге”н киеп, аның өстеннән алъяпкыч ябып, яшьләрчә җиңел бии Галина түти. Әйтерсең, үзенең хәрәкәтен балалары, оныклары күңеленә күчерергә тели... Улы Алексейның кызы Аринага да үзенең керәшен күлмәген кигезеп, бәйрәм алъяпкычы яптырып, үзе белән фотога да төшерткән ул. Бәләкәй чакта күңел барысын да үзенең ерак бер почмагына салып куя да, еллар үткәч, исеңә төшерә. Галя түтинең оныгы да, бәлки, киләчәктә әбисе шикелле үк матур итеп керәшенчә биер әле...

Сугышның беренче елында дөньяга килгән Галина үзенең әтисе Михаилны исән килеш бер мәртәбә дә күрми. Балалары һәм хатыны бәхетенә, Келәтле авылы егете Михаил Золотовның нәкъ сугыш башланган көнне үзен-үзе төшергән фотосы, шулай ук, “мал брачы”ның кенәгә-кенәгә язулары, документлары кала. Алары янына, кызы Галина ничәмә-ничә еллар буе әтисенең фронттан язган өчпочмаклы хатларын саклый.

Хатларны гына түгел, әбиләренннән һәм әниләреннән үзенә калган йорт кирәк-яраклары да – кадерле истәлек. Аның өендә – бизәкле бистәрләрне, өстәл һәм карават япмаларын, самоварга ябу өчен ыргак ярдмендә үрелгән челтәрне, чигүле мендәр тышларын, куыклы лампаларны күрергә була. Кызы Нина һәм улы Алексей, шәһәрдә яшәсәләр дә, әниләре янына кайтып, бар эшендә булышып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://t.me/tuganaylar2002/979