Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан-Богородица монастырендә Казан епархиясе тарихы музее ачылды

Казан-Богородица ирләр монастырендагы Крестовоздвижение храмында Казан епархиясе тарихы музее ачылды.

Бу олы вакыйга Казан Изге Ана иконасы табылуның - 443, ә Казан митрополиясе оештырылуның 10 еллыгына туры китерелде.

Музейны ачу тантанасында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, бу музей өчен экспонатларны барлап, аларны билгеле бер эзлеклелектә урнаштырган Оксана Иванова, епархия вәкилләре, рәсми кунаклар, шул исәптән, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова да катнашты.  

Тантанада ясаган чыгышында митрополит Кирилл бу музейның халыкны Казан төбәгендәге христиан дине тарихы белән таныштыру ягыннан әһәмияте зур икәнен әйтеп үтте. Элек Казан епархиясендә, хәтта чиркәү-археология кабинетына кадәр булганын, совет чорында аның юкка чыгарылганын, ә коллекциясенең таралып беткәнен телгә алды.

Казан епархиясе тарихы музеена, Оксана Иванова әйтүенчә, шәхси коллекцияләрдәге һәм приходлардагы экспонатлар тупланган. Ул экспонатлар арасында Казанның беренче архиепискобы Изге Гурийның таягын (посох) да күрергә була. Шулай ук, биредә Серафим һәм Серапион митрополитларның шәхси әйберләре дә урын алган. Борынгы китаплар, чиркәү кирәк-ярагы, борынгы качлар белән беррәттән, православие дине вәкилләре булган рус, удмурт һәм башкаларның милли киемнәре дә бар.

Керәшен ирләре һәм хатынарының киемнәре исә борынгылыгы һәм чын көмеш тәңкә-бизәкләре белән аерылып тора. Тарихи кыйммәтен истә тотып, борынгы керәшен кием үрнәген дә, башка халыкларныкы шикелле үк, махсус пыяла белән каплап куйсалар, сакланыш ягыннан шәп булыр иде...

Казан епархиясе музее - халык өчен ачык. Ул Большая Красная урамында (5нче йорт) урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Людмила Белоусова православная выставка Казанская епархия