Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артист Аграфена гастрольгә баласын бәрәңге рюкзагына салып алып киткән

Совет чорында хатын-кызны, баласына бер яшь тулуга, эшкә чыгарганнар. Ире күчмә театрда, ә үзе академия театрында эшләгән Аграфена Васильевага да гастрольгә чыгарга кушалар

“Бер чемоданга балага манный, тегесен-монысын тутырдым. Икенче кулымдагысында – киемнәр. Ә улымны ничек күтәрермен дип баш ватам, – дип сөйли ул бу хәлдән үзенең ничек чыгу тарихын. – Уйладым-уйладым да, бәрәңге ташый торган рюкзакны юдым. Рюкзак авызына, баланың башы белән муен арасына туры килерлек итеп, иске юрган мамыгыннан махсус җайланма шикеллерәк әйбер тектем... Рюкзакның аскы ягына, аяклары чыгып торырлык итеп, ике тишек уйдым. Баланы утырттым да, рюкзакны кидем. Ике кулымда – ике чемодан. Казан урамыннан барам, кешеләр борылып-борылып карыйлар. Театрга килеп кергәч, андагылар үземнән рәхәтләнеп көлделәр”.

Бүген сабый баланы урамда рюзак белән йөртү – гадәти хәл. Әмма Аграфена Васильева һаман да башын вата... Ни өченме?  Ул уйлап тапкан бала ташу җайланмасын  кем күреп калып, рационализаторлык тәкъдиме буларак, җәмгыятькә җиткерде икән? Мөгаен, ул чагында ук Казанда укып йөргән берәр чит ил кешеседер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев