Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак түтиләр” җыелды

Түбән Кама районының Олы Аты авылы керәшеннәре үз җыруларын, уен һәм йолаларын саклап яшиләр.

Олы Атыда уздырылган Питрау бәйрәменә җыелган халык элгәреләр үрнәгендәге милли кием кигән хатын-кызларның, керәшен җыруларын җырлый-җырлый, мәйдан әйләнгәннәрен күреп сокланды. Ул җырчылар –“Ак түтиләр” фольклор ансамбле кызлары иде.

Шушы елның әле февраль аенда гына оештырылган “Ак түтиләр” ансамбленә барлыгы 7 кеше йөри. Алар – ансамбльне оештыручы Надежда Замотаева, Лидия Архиреева, Светлана Буланова, Валентина Болтикова, Нина Емельянова, Анна Рыжова, Анастасия Шакирова. “Ак түтиләр”нең җитәкчесе Надежда Михайловна – авыл китапханәчесе, өч дистә елга якын күрше Югары Чаллы авылы мәктәбендә башлангыч класс балаларына белем һәм тәрбия биргән педагог. Нина Михайловна да шул ук мәктәптә башлангыч классларны укыткан. Анастасия Константиновна да лаеклы ялда. Лидия Ивановна белән Анна Григорьевна – Олы Аты авылы фельдшерлары. Валентина Егоровна шәхси сак фирмасында өлкән контролер булып эшли. Светлана Максимовна – хуҗабикә.

Фольклор ансамбль булып оешуларына әле бик аз ыган вакыт үтсә дә, Аты көенә клип төшерергә өлгергәннәр инде.

Ансамбльнең исеменә килгәндә, җитәкчесе Надежда Замотаева әйтүенчә, берничә ел элек Олы Атыда “Ак түтиләр клубы” оештырылган булган. Аны, авылдагы хатын-кызлар өчен гаилә алып бару, көндәлек тормыштагы эш-мәшәкатьләр буенча тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә торган аралашу клубы буларак, Лидия Юмаева оештырып җибәргән. Лидия Марсовна әле ул вакытта авыл китапханәчесе булып эшләгән. Ул чагында клубтагы очрашуларның берсендә сөттән катык, эремчек кебек ризык әзерләү үзенчәлекләре белән танышканнар. Аралашу клубындагы андый очрашулар авыл хатыннары өчен файдалы булып, дустанә шартларда узган.

Әгә шул аралашу клубы исемен авылның олы һәм урта яшьтәге хатын-кызларыннан оештырылган ансамбльгә дә бирергә булганнар. Надежда Михайловна ансамбльне ни өчен “Ак түтиләр” дип атаганнарын гади генә итеп аңлатты. Беренчедән, Олы Атыда инде хатын-кызларның “Ак түтиләр клубы” булган, ә бу, үзенә күрә, традициягә тугрылык. Икенчедән, Олы Аты хатын-кызларыннан ансамбльгә йөрүчеләр күңеленә дә бу исем хуш килгән. Өченчедән, тирә-якта андый исемдәге башка фольклор ансамбльнең булмавын да истә тотканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев