Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Ак каз" ансамбле "Чатыр тауда җыен" фестивалендә чыгыш ясады

16 июль “Ак каз” халык җыры ансамбле Азнакайда үткәрелгән “Чатыр тауда җыен” фестивалендә катнашты.

Быел төрки халыкларның “Чатыр-тау җыены” Халыкара мәдәният һәм иҗат фестивале 13 тапкыр узды. Фестиваль ел саен Республиканың иң биек ноктасы, Азнакай районының визит карточкасы булып торган Чатыр-тауда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән килгән катнашучыларны җыя. Быел да анда 5 меңнән артык кунак килгән.

Фестивальнең программасында интерактив мәйданнар эшли, декоратив сәнгать күргәзмәләре оештырыла, җыр-бию буенча мастер-класслар уза.

“Чатыр тауда җыен” фестиваленең музыкаль өлешендә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Оренбург өлкәләреннән, шулай ук Казахстаннан, Таҗикстаннан, Әзербайҗаннан, Төркиядән һәм Белоруссиядән коллективлар катнаша.

“Ак каз” Алабуга шәһәренең керәшен фольклор ансамбле дә фестиваль кунакларына бай репертуарын тәкъдим иткән.

Тамашачылар безнең җыруларыбызны бик җылы кабул итте. Гомумән, фестиваль күркәм узды, - дип хәбәр итә “Ак каз” коллективының җитәкчесе Нина Алексеевна Салимуллина.

Ансамбльгә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алабуга фольклор фестивале Елабуга Ак каз Чатыр-тау Азнакаево