Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж тагын гөрләде

10 май көнне Сарсаз-Баграж үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән зур концерт кичәсе булып узды

Әлеге бәйрәм кичәсе авыл мәдәният йорты каршында саф һавада уздырылып, чынлап та моң кайтартты авылга. Авыл өстендә, авыл урамнарында гармун тавышлары, җыр яңгырады узган яшьлекне искә төшереп.

Мондый кичәләрнең инде күптәннән урамда уздырылганы юк иде.
- Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсен урамда, саф һавада уздыру очраклы түгел, алдан уйланылды. Әти-әниләре концерт карап ял иткәндә, аларга ияреп килгән балаларга чирәмлектә уйнарга да бик яхшы. Әле җитмәсә урыны да нинди матур, шомырт чәчәк аткан чак, исе генә ни тора.  Бүген әле көндезен авыл зиратында өмә дә уздырылды, шуңа да карамастан, бәйрәм оештыручыларның көчләре кичәгә дә җитте, – диде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Бәйрәм кичәсе өч сәгаткә якын дәвам итте. Кичәгә килүчеләрне шунда ук тәмле чишмә суыннан самоварда кайнатылган чәй, кайнар коймак та көтә иде. Әгәр авыллар арасында самоварда чәй кайнатып, коймак пешерү ярышлары уздырылса, Сарсаз-Баграж кызлары һичшиксез беренчелекне алырлар иде. Алар өч сәгать буе плитә янында басып торып, авылдашларны, килгән кунакларны тәмле чәй, кайнар коймак белән сыйладылар. Рәхмәт сезгә кызлар, бар да бик тәмле булды. Рәхәтләнеп чәй эчеп, кайнар коймак ашап, концерт карадык, ял иттек.

Михаил Тукранов, "Зәй офыклары"

Фото: Михаил Тукранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев