13 май 2019 яңалыклары
-
Бирдебәк, Үри, Иванай авылларында Бөек Җиңү хөрмәтенә һәйкәлләр төзелде
9 май көнне Балык Бистәсе районы Иванай, Үри, Бирдебәк авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар исемлеге теркәлгән һәйкәл ачу тантанасы булды. Һәйкәлләр яз айларында җирле инвестор, Дәүләт Советы депутаты Альберт Шамил улы Фахрутдинов ярдәмендә төзелде.
-
КФУ профессоры: Казанда аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак
Атна ахырында Татарстан башкаласында һава температурасы +14 градус тәшкил итәчәк
-
Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее директоры итеп билгеләнде
Хәзерге вакытта Шәриф Камал мемориаль фатиры кысаларында Татар китабы йорты бренды әзерләнә
-
Сарсаз-Баграж тагын гөрләде
10 май көнне Сарсаз-Баграж үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән “Моңнар кайтсын авылга” дип исемләнгән зур концерт кичәсе булып узды
-
Олы Тәрбиттә Җиңү тантанасы үтте
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митингка халык күп җыелган иде. Авыл урамнары буенча узган "Үлемсез полк" составында "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүче балалар, башлангыч мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары иде. Һәрберсенең кулында портретлар, шарлар, флажоклар иде
-
Татарстанда ВИЧ-инфекцияне кисәтүгә багышланган кайнар элемтә ачыла
14-19 майда Россиядә Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган акция узачак.