Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өмәләр гөрләп узды

Табигать - ул безнең Җир-Анабыз. Ул безне туендыра, саф һавасын сулата, күңелләребезне ял иттерә. Әмма без, кешеләр, һәр очракта да аның бу мәрхәмәтләренә тиешенчә рәхмәтле була беләбезме соң? Юк, әлбәттә. Аның сый-хөрмәтеннән файдаланып, үз кирәгебезне алып, агач-куакларга зыян салабыз, рәхәтләнеп ял иткәннән соң, артыбызда бер өем чүп-чар калдырабыз, сулыкларын пычратабыз.

Шушы хаталарны төзәтү, экологиябез чисталыгына ирешү максатыннан, республикада апрельдән башлап май ахырына кадәр чистарту һәм төзекләндерү ике айлыгы игьлан ителде. Һәр елдагыча, чаллылылар да моңа теләп кушылды. 21 апрель көнне Чаллыда гомумшәһәр өмәсенә барлык предприятие һәм оешмалардан 84 мең кеше чыкты. Шәһәрне чистартуда 180 берәмлек себергеч, төягеч, бушаткыч техника катнашты, 3 мең куб чүп-чар төяп түгелде. Әмма бу көнне шәһәрнең өчтән бер өлешендә генә тәртип салынды. Шуңа күрә шәһәр мэры Васил Шәйхразиев икенче шимбәдә дә өмә ясарга тәкъдим итте.
Бу чарадан журналистлар да читтә калмады, билгеле. 28 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Кама яры буендагы көймә станциясе территориясендә шәһәр мэры Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә өмә уздырылды. Бер төркем журналистлар урман зонасын чистартса, икенче төркем яр буенда аунап яткан пыяла һәм пластик шешәләр, консерва калайлары, сок пакетлары, башка төр чүп-чар җыю белән шөгыльләнде. Табигать тә безгә теләктәшлек белдерде, көн чалт аяз торды. Инде киләчәктә безнең тырышлыклар бушка китмәс, бу урынга ял итәргә килүчеләр үз артларыннан чүп-чарларын җыеп китәрләр, табигатьне рәнҗетүгә юл куймаслар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник өмә чистарттык чисталык Шайхразиев