Өмәләр гөрләп узды
Табигать - ул безнең Җир-Анабыз. Ул безне туендыра, саф һавасын сулата, күңелләребезне ял иттерә. Әмма без, кешеләр, һәр очракта да аның бу мәрхәмәтләренә тиешенчә рәхмәтле була беләбезме соң? Юк, әлбәттә. Аның сый-хөрмәтеннән файдаланып, үз кирәгебезне алып, агач-куакларга зыян салабыз, рәхәтләнеп ял иткәннән соң, артыбызда бер өем чүп-чар калдырабыз, сулыкларын пычратабыз.