Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее директоры итеп билгеләнде

Хәзерге вакытта Шәриф Камал мемориаль фатиры кысаларында Татар китабы йорты бренды әзерләнә

Шагыйрә һәм журналист Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры итеп билгеләнде. Луиза Янсуар «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген яңа урында үзенең беренче эш көне булуын әйтте.

“Миңа апрель азагында бу урынны тәкъдим иттеләр. Гөлчәчәк Нәҗипова белән күрешеп сөйләштек. Мин үз карашларымның шушы күзаллауларга тәңгәл килүен тойдым һәм эшләргә ризалык бирдем. Бу мәйданда бик күп проектларны тормышка ашырып була дип исәплим. Хәзерге вакытта Татар китабы йорты брендын әзерлибез”, - диде ул.

Министрлыкның әлеге планнары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да әйткән иде.

«Алар анда Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп эшләячәкләр. Йолдыз Миңнуллинаның Кариев театрында да проект алып барганын беләм. Ул бу музейга да кирәк – ул бренд. Мин мондый карарга килүебезгә бик шатмын. Башта башка вариантлар да бар иде», - дигән иде Ирада Әюпова.

«Без Шәриф Камал музеена яшьләрне җыярга телибез. Бу «агач» музей булып калмасын иде», - диде ул музейга бәйле планнар белән уртаклашып.

  • Шәриф Камал мемориаль фатиры – республика дәрәҗәсендә архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәле. Казанның Островский урамында урнашкан. Музей-фатир буларак 1944 елда ачылган. 2007 елда «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру» карары кабул ителгән булган. Бинага реконструкция үткәрелде.

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев