Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Казысында чачауник

Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылында 23 июнь көнне чачауник ачылды. Берничә ел элек авыл бәйрәме Тройсын көнне узган сабантуйга баргач, Керәшен Казысында керәшеннәр юк икән дип кайткан идек. Бар икән, бар икән! "Туганайлар"дагы язманың шушы исеме казылыларның йөрәгенә ук булып кадалган. 30 лап кына йорты калган, заманасында тирә-якка һөнәрчеләре,...

Тамырлары киң таралган Харитоновлар тыумасының берсе - Анатолий Иванович белән сүзебезне шушы "керәшен юк"тан башладык. Керәшен авылы икәнен авыл уртасындагы чачауник белгертеп торачак инде моннан ары, дип сөенечен уртаклашты ул. Бүген авылда икеләтә бәйрәм, елдагыча бәйрәм ителә торган престол бәйрәме Тройсын көнне өр-яңа чачауник аруландырылды. Соңыннан инде, гадәттәгечә, сабантуй. Авыл сабантуена дип кайтучыларның күбесенә "сюрприз" булган. Чөнки чачауник бик тиз арада, атна-ун көн эчендә җиткерелгән. Төзелешнең төп спонсоры, матди ягын кайгыртучысы авылның үз малае Николай Иванович Харитонов булса, эшне оештыручы аның бертуган энесе Анатолий икән. Эшне авыл кешеләре белән бергә эшләдек дип, булышучыларга бик рәхмәтле булуын җиткерде. Үз чиратында, авыл халкы шушы уңган-булган игелекле бертуганнарга зур рәхмәт әйтә. Әйтмәслекмени, халыктан да, читтән дә бер тиен теләнмичә, үз кесәләреннән авыл өчен бүләк ясаучылар күпме? Ходай үз игелекләрен үзләренә бише белән кайтарсын, дип тели аларга авыл халкы.
Авылда берничә ел элек зур итеп, шәп итеп чиркәү төзелә башлаган, әмма билгеле сәбәпләр аркасында, әлегә төзелеш консервациядә, чөнки чиркәү зур чыгымнар сорый. Шулай да Николай Иванович өметне сүндерми. Әлегә түбәсен калай белән ябып куйган. Төзелешне, бәлки, үсеп килүче буын дәвам итәр.
Чачауникны Керәшен Сәрдә-се чиркәвеннән килгән отец Димитрий аруландырды. Келәүдә яшьләрнең, кечкенәләрнең күп булуы да бик уңай күренеш, яшь күңелләргә игелек орлыклары кереп калсын. Аталарының саваплы эшләре үрнәк булсын. Елына 1-2 тапкыр гына булса да җыелышып келәү уздыру авыл өчен бик бәрәкәтле эш.
Керәшен Казысыннан сугышка чыгып китүчеләрнең 46сы кабат әйләнеп кайтмаган. Алар хөрмәтенә хәтер тактасы куелган. Яңа чачауникны да шушы һәйкәл янәшәсенә, бер койма эченә төзү дә бик яхшы килеп чыккан.
Керәшен Казысы зур юл трассасыннан 2-3 чакрым гына эчтә булса да, әлегә юл юк. Ә отчётларда "авылга асфальт 2004 елны ук җәелгән" икән!?!
Юлның нинди булуына карамастан, Тройсын көнне авыл кунаклар белән тула икән. Инде пуҗымнары да югалган, тамырлары шушы авылдан булганнар да күп кайталар икән.
90нчы еллар авылны бик сыеклаган, шуңа да карамастан, авылда калучыларның йорт-җирләре нык, төзек күренә. Бу инде тырышлар, уңган-булганнар икән, дигән нәтиҗәгә китерә.
Р.S. Кайберегез бәлки сорап куяр: ә син нишләп йөрдең әле анда, дип. Менә мин дә хәзер яшәргә Мамадыш районының Колышчы авылына кайттым. Безнең авылга да кечкенә генә бер чачауник кирәк. Акыл, киңәш эзләп, авылдан делегация килде, ә мин иярдем.
Николай һәм Анатолий Харитоновларга, отец Димитрийга биргән киңәшләре өчен бик рәхмәтлебез. Гомумән, казылылар бик гади, ачык күңеллеләр икән. Рәхмәт сезгә, эшләрегез һәрчак уң булсын, Ходай ярдәменнән ташламасын.
Ә инде Колышчыларга сүзем шул: без кемнән ким? Җые-лышып, киңәшләшеп, авыл чишмәсен гөл итеп куйдыгыз бит! Тагын шулай бергә-бергә киңәшләшеп, ярдәмләшеп, чачауник та җиткереп куйсак иде! Саваплы эш эзсез югалмас, дигәннәр. Үсеп килүче буын, безнең үрнәктә, бәлки, Колышчы чиркәвенең елап утыручы пәриштәсен дә сөендерер әле! Ходай ташламасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылы чачауник