Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге Петр һәм Павел чиркәвенә 100 ел

1913 елда Чистай районы Бахта авылында прихожаннар акчасына агачтан чиркәү җиткерелә. Аның проектын Казан епархиясе архитекторы Ф. Н. Малиновский ясый.

Совет властеның дингә каршы алып барылган идеологиясе безнең чиркәүне дә аямый. Изге апостоллар Петр белән Павел иконасандагы балта эзләре шул турыда сөйли.

Заманның архитектура үрнәге булырдай бу чиркәү авылыбыз горурлыгы булып әллә каян күренеп тора. Безнең көннәргә исә чиркәү бик туздырылган хәлдә сакланган. Соңгы елларда изге йортыбыз яңартылып, авыл өстенә иман нуры таралды.

Быел Питрау көннәрендә чиркәүнең 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.

Тик әлегә чиркәүне тиешенчә яңарту, төзекләндерү кирәк. "Ил төкерсә, күл була" - дигәннәр, әйдәгез туганнар, якташлар бергәләшеп алыныйк бу изге эшкә. Игелек җирдә ятмый, иман йорты барча күңелләрне чистартырга ярдәм итәр.

Бәйрәмне матур итеп үткәрү, чиркәүне төзекләндерү өчен матди ярдәм кирәк. Авылыбыз тормышына битараф булмаган карендәшләр, авылдашлар, туганнар, үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен телефон: 8 965 607 12 04

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү Петр һәм Павел архитектура