Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Геннадий Макаров: «Якташларым - Әлмәт керәшеннәре белән горурланып утырдым»

Җырчы Җәкәү йортында Әлмәт керәшеннәре айлыгы тәмамланды.

2 ноябрьдә Җырчы Җәкәү йортында Әлмәт районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсе узды. 

Әлмәтлеләр зур бер автобуслык делегация белән килеп төште. Ерак юлдан аруларын сиздерми, шат кәефләрен керәшен йортына тараттылар.

"Жакын дуслар жыелышкач" дип аталган концертны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова ачып җибәрде. Ул залдагыларны асыл карендәшебез Николай Дунаевны бер минут тынлык белән искә алуны сорады. Аннан соң, әлмәтлеләрнең яңгырлы, моңсу көнгә кояш өстәп килүләрен һәм шушы айлыкны уңышлы гына уздырган өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Шулай ук, әлеге айлыкны оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннан, залда утыручы карендәшләрне Әлмәт районы керәшен оешмасы житәкчесе Валентина Горбунова сәламләде. Әлмәт районы шушы арада туган көнен билгеләп үтә икән, шул уңайдан, күчтәнәчкә – кура җиләге пирогы алып килгән. Ә инде бер ай дәвамында "кулга-кул" тотынышып эшләгән Җәкәү йорты белгечләренә истәлекле бүләкләр дә бирде.

Концерт программасын "Илтәнем" ансамбленең "Покрау утырмалары" күренеше ачып җибәрде. Театраль тамаша белән рәт көйләре, биюләр дә булды. Залда утыручыларны да биетеп алдылар. 

Аннан сәхнәгә Кәләй авылының "Кәләем" һәм "Асыл бизәк" ансамбльләре чыкты. Алар үз авыл җырларын башкарды.

Валентина Исламова башкаруындагы легендар "Кәләй урамнары" җыры әле дә тамашачы күңеленең кылларын тибрәтә. 

Композитор, җырчы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреевны залдагылар аеруча җылы каршылады. Ул Клара Булатова сүзләренә язылган авторлык җырларын да, халык җырларын да, керәшен көйләрен дә башкарды. Аның моңлы тавышы кич буе яңгырады. 

Әлмәт һәм Әлмәт районы – республикабызның күпмилләтле төбәкләренең берсе. Шуңа күрә кичәдә керәшен карендәшләребезне генә түгел, ә төбәкнең башка талантлы үзешчән артистларының чыгышын да күреп булды. Яңа Кәшер авылының "Ахирәтләр" вокаль ансамбле татар кызларыннан гына торса да, рәхәтләнеп керәшен көйләрен башкара. Үзешчән композитор һәм башкаручы Зиннур Сәфиуллин һәм җырчы Рамил Илалетдинов та матур композицияләрен бүләк иттеләр.

Кичәне Роберт Андреев чыгышы тәмамлады. Зал белән аягүрә басып, "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкардылар

"Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова әлмәтлеләргә "Бәрмәнчек"нең якынаеп килүче зур концертына чакыру хатлары өләште.

Азактан Әлмәт районында үскән этнограф, музыковед Геннадий Макаров якташларына рәхмәтләрен әйтте.

Бүген без Әлмәт керәшеннәре айлыгын япмадык, ә, киресенчә, ачтык кына. Чөнки ни кадәр талантлы карендәшләребезне күрә алдык. Сезнең белән горурланып утырдым. Әлмәттә искиткеч иҗади көчләр бар икән. Татарстан гына түгел, бөтен дөнья тамашачысы игътибарына лаеклы сез, – дип тәмамлады ул шушы якты һәм күңелле кичәне.

Соңыннан күмәк фото, фикер алышу һәм инде тәмле күчтәнәчләр белән сыйлану булды. Әнә шулай Әлмәт керәшеннәре моңсу көзләргә кереп килгән Казаныбызга нур өстәде.

Кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ

Шулай ук, Әлмәт керәшен айлыгын йомгаклау кичәсе ничек узуын газетабызның киләсе санындгы репортаждан белә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев