Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бирдебәк, Үри, Иванай авылларында Бөек Җиңү хөрмәтенә һәйкәлләр төзелде

9 май көнне Балык Бистәсе районы Иванай, Үри, Бирдебәк авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар исемлеге теркәлгән һәйкәл ачу тантанасы булды. Һәйкәлләр яз айларында җирле инвестор, Дәүләт Советы депутаты Альберт Шамил улы Фахрутдинов ярдәмендә төзелде.

Бөек Ватан сугышы кагылмаган авыллар юк. Бирдебәк, Үри, Иванай авылларыннан да йөзләгән солдат яу кырына киткән. Кемдер әйләнеп кайткан, әмма шуларның күп өлеше сугыш кырында ятып калган. Бүгенге көндә Үри, Бирдебәк, Иванай авылларында инде ветераннар юк. Шулай да, авыл халкының күңелендә ветераннарның, сугышта һәлак булган авылдашларның истәлеге яши. Шуңа да бу һәйкәл ачылу тантанасы өч авыл өчен дә зур бәйрәм булды. 2018 елда Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев Альберт Фахрутдиновка бу авылларда һәйкәл булдыру теләге белән мөрәҗәгать иткән иде. Шул ук елның көзендә һәйкәлләрнең фундаменты салынды, плитәләре куелды. 2019 елның язында һәйкәл төзү эшләре тәмамланды. 

Бу көнне һәрбер авылда да халык, мәктәп укучылары катнашындагы тантаналы митинг оештырылды.  Һәрбер гаилә сугышта катнашкан туганнарын, әти-әниләрен,  әби-бабайларын искә алды. Һәйкәл янына веноклар, чәчәк бәйләмнәре салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев