Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без – Универсиадада

Башкалабыз Казанда узачак Универсиада барышында "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле 8 июль көнне 19 сәгатьтә, 15 июль көнне 21 сәгатьтә "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә үзенең сольный концертларын бирә. 12 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узучы республикакүләм Питрауда, 13 июль көнне Түбән Кама районы Келәтле авылы Питрауында катнашачаклар. Татарстанның халык...

Башкалабыз Казанда узачак Универсиада барышында "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле 8 июль көнне 19 сәгатьтә, 15 июль көнне 21 сәгатьтә "Ак Барс" Яшьләр үзәгендә үзенең сольный концертларын бирә. 12 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узучы республикакүләм Питрауда, 13 июль көнне Түбән Кама районы Келәтле авылы Питрауында катнашачаклар.

Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Лидия Әхмәтова җитәкләгән "Сәлам" ансамбле Универсиада авылында 6-17 июль көннәрендә кичке 18-20 сәгать аралыгында һәр көнне милли бизәкләргә төренгән керәшен өендә чыгыш ясаячак. Сәламлеләр керәшен җыр-биюләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен үзләре генә башкармыйча, теләгән һәркемгә өйрәтеп, уйнатып-җырлатып та торачак.

13 июль көнне Казанның Кремль янындагы мәйданында Әлмәт районы Кәләй авылының "Кәләем" керәшен халык фольклор ансамбле Зур концерт-тамашада чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013 Казань