Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр”да думбыра чиртәләр

Мамадыш районының Соколка авылы янында, Кама елгасы ярының гаҗәеп матур җирендә урнашкан палаткалы лагерьда "Айбагыр" сменасы үзенең бишенче сезонын ачты. Төсле флаглар белән әйләндереп алынган түгәрәк аланда зәңгәр палаткалар тезелеп киткән. Алан волейбол уйнаучы балалар чыр-чуыннан гөр килеп тора. Читтәрәк ак тент белән әйләндереп алынган аш өе, анда озын өстәл...

Мамадыш районының Соколка авылы янында, Кама елгасы ярының гаҗәеп матур җирендә урнашкан палаткалы лагерьда "Айбагыр" сменасы үзенең бишенче сезонын ачты.

Төсле флаглар белән әйләндереп алынган түгәрәк аланда зәңгәр палаткалар тезелеп киткән. Алан волейбол уйнаучы балалар чыр-чуыннан гөр килеп тора. Читтәрәк ак тент белән әйләндереп алынган аш өе, анда озын өстәл сузылган. Ашханә янәшәсендә казаннар асылган. Аш, ботка пешүче казаннар янында повар ярдәмчеләре Сергей белән Артем мәш килә. Янәшәдәге кухняда пешекче Минзилә апалары күз иярмәс тизлектә кәбестә, кишер турый. Кухня "стенасына" скрепка белән меню эленгән. Обедка яшелчә салаты, итле щи, кипкән җимешләрдән компот. Әле ике сәгать вакыт бар. Аңа кадәр "Айбагыр" сменасын ачу тантанасы булачак.

Балалар тантанага әзер. Сәхнә шарлар белән бизәлгән, кызлар-малайлар республика керәшен оешмасының эмблемасы төшерелгән төрле төстәге футболкаларын кигәннәр. Һәр отрядның үз төсе. "Җакшылар" - сары, "Җумартлар" - кызгылт сары, "Җыйнаклар" - яшел, "Җитезләр" - кызыл. Куе чия төсендәге футболкалардан тагын бер "отряд" бар. Монысы - "Бәрәкәт" группасы. Алиса Спиридонова җитәкләгән бу группага түтиләр, дәдәйләр, ягъни вожатыйлар һәм оештыручылар керә. "Бәрәкәт"нең тагын бер аермасы бар - муеннарында лагерь эмблемасы төшерелгән галстуклар. Бөтенесе бергә тезелеп баскач, салават күперен хәтерләтәләр.

Лагерь ачылу тантанасына Казаннан кунаклар, Мамадыштан телевидение килгән. Линейка тантаналы музыка астында, отрядлар парады белән башланды. "Айбагырлылар" 50 генә булсалар да, балаларның җыелу географиясе шактый киң. Иң зур делегацияләр Казаннан, Чаллыдан, Балык Бистәсе районыннан. Ә менә Сарман, Кайбыч, Теләчедән бары берәр генә бала килгән. Аларга үз районнары маркасын үзләренә генә тотарга туры киләчәк! Ләкин аларның исләре китми, кая килгәннәрен аңлап, теләп, дуслары белән аралашуны сагынып килгәннәр. Биредә җыелган балаларның яртысыннан күбесенә "Айбагыр" инде таныш. Вожатый ярдәмчеләре Алина Самигуллина белән Таня Ефремова, ди-джей Виктор Агапов шушы лагерьда тәрбияләнеп, "карьера ясаган" түти, дәдәйләр. Светлана Фадеева лагерьның "ветераны". Тәрбияләнүче, вожатый ярдәмчесе ролендә 4 ел стаж җыеп, быел вожатый булып билгеләнгән. Вика Максимова, Катя Максимова, Игорь Шрыковлар да "Айдагыр"да шактый тәҗрибә туплаган егет-кызлар. Өч ел рәттән вожатый булып эшләгән Алена Кудряшова быел үзе вожатыйлар группасын җитәкли.

"Айбагыр"ның флагын күтәрү хокукы быел әле яңа гына узган "Питрау" фестивалендә "Керәшен чибәре" конкурсында катнашкан Балык Бистәсе кызы Милена Новикова белән Удмуртия Республикасыннан килгән кунак егете Борислав Рязановка тапшырылды. Сменаны ачык дип белдергәннән соң, "айбагырлылар" "присяга" бирделәр:

"Без, айбагырлылар, үз халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калырга омтылабыз һәм ант итәбез:

  • туган телебезне, культурабызны, традиция һәм йолаларыбызны яшәтергә!
  • Туган табигатебезнең кадерен белергә, лагерьдагы бер агач ботагын да сындырмаска!
  • Лагерьның таләпләрен үтәргә, вожатыйлар сүзен тыңларга!
  • Аш-ботка, котлетларны ашап бетерергә!
  • Керәшен яшьләре һәм балалары тормышында актив катнашырга!
  • Өйгә яңа көч һәм белем туплап кайтырга!

Лагерьның иң беренче елларыннан ук, "айбагырлылар" фольклорчы галим Геннадий Макаровны көтеп алалар. Соңгы биш ел эчендә шактый талантлар ачылды, лагерьда тәрбия алган кызлар-малайлар катнашында фольклор коллективлар оешып эшли башлады. Шуның бер ачык мисалы итеп узган ел "Айбагыр"да тәрбия алган Таня Ефремованы атарга була. Таня "Туым җондозы" конкурсында "Халыкчан вокал" номинациясендә җиңүче булды. "Керәшен чибәре" конкурсында катнашып, абсолют җиңүче титулын яулады. Конкурсның таләпләре буенча, "Керәшен чибәре" республика дәрәҗәсендә узган чараларда катнашырга тиеш. Ә безнең Таня катнашып кына калмый, үзе вожатый ярдәмчесе булып эшли. Шулай ук конкурста икенче урынны алган чибәребез Юлия Дувалова да "Айбагыр"да быел беренче ел вожатый ярдәмчесе буларак тәҗрибә туплый.

Геннадий Макаровка килгәндә, ул быел лагерьга үз куллары белән ясаган 9 думбыра алып килгән. "Эх" дигәнче, "Айбагыр" думбырачылар ансамбле төзелде дә! Лагерь ябылу тантанасына алар махсус программа әзерләячәк!

Мин, Людмила Белоусова, "Айбагыр"да булдым, "Чтапан-Гришка" көенә мастер-класста керәшенчә биедем, щи ашадым, компот эчтем. Сез дә килеп китегез!

Казан-Соколка-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев