“Айбагыр”да думбыра чиртәләр
Мамадыш районының Соколка авылы янында, Кама елгасы ярының гаҗәеп матур җирендә урнашкан палаткалы лагерьда "Айбагыр" сменасы үзенең бишенче сезонын ачты.
Төсле флаглар белән әйләндереп алынган түгәрәк аланда зәңгәр палаткалар тезелеп киткән. Алан волейбол уйнаучы балалар чыр-чуыннан гөр килеп тора. Читтәрәк ак тент белән әйләндереп алынган аш өе, анда озын өстәл...