Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга керәшеннәре айлыгы башлана

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә 2021 елны башланган “Җакын дуслар җыелышкач” проекты дәвам итә.

Сентябрь аенда Алабуга районы керәшеннәре үз якларының җыру-бию үзенчәлекләрен, бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтәчәкләр, олы шәхесләре белән таныштырачаклар.

Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы, район җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Николай Мельников хәбәр итүенчә, айлык барышында Җәкәү йортында Алабуга ягындагы керәшен авыллары тарихы, халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыру күздә тотыла.

Җәкәү йортындагы музейда сентябрь ае дәвамында Алабуга районының Олы Шүрнәк авылы музееннан китерелгән экспонатларны барып карарга мөмкин булачак.

Шулай ук, Алабуганың – “Ак каз” керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе – Нина Сәлимуллина), Олы Шүрнәктән “Сүрәкә” ансамбле (җитәкчесе – Роза Роева) чыгышлары да көтелә. Алар керәшен мәдәниятен яратучыларны Алабуга ягы керәшеннәренең җырулары, уен-йолалары белән дә таныштырачаклар. Алабуга җырчысы Диләрә Мироваева концертын оештыру ниятләре дә бар.

Алабуга ягының танылган керәшен рәссамнары Илья Максимов белән Виктор Селиверстов мастер-класслар да уздырачаклар.

Барлык чараларны “Туганайлар”ның һәм мәдәни үзәкнең социаль челтәрләреннән онлайн карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев