Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Ташкирмән керәшеннәре (дәвамы)

Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Михаил Васильевич Белугинның Лаеш кантонының Саралы волостена караган Ташкирмән авылы кешеләре турындагы язмасы (23 сентябрь, 1921 ел).

Керәшен кушаматлары.

Мәсәлән, ираб, изай, ялля... Музыка уен коралларыннан хәзер гармун, скрипка кулланыла. Биергә берсе икенчесеннән карап өйрәнә.

Керәшеннәр җыенга бик теләп баралар, әмма бәйрәмчә киенмиләр. Хатын-кызлар җыенда катнашмый. Җыенны авыл председателе алып бара. Указаларны рус телендә игълан итәләр. Керәшеннәр законнарны беләләр. Кешене рәнҗетүче һәм рәнҗетелгән кеше җыен судына мөрәҗәгать итә, ә кайчагында үзара килешенәләр. Бурларны һәм ат каракларын тотып, төрмәгә җибәрәләр. Судта гаеплеләр үз гаепләрен таныйлар, әмма андыйлар аз. Кайбер гаеплеләрнең шаһитлары булып, аларны (судта) яклыйлар. Ә калганнары — гаеплиләр.

Чирлеләрне үзләре әзерләгән яки аптекадан сатып алынган дару белән дәвалыйлар. Ландыш, әрем, трилиска һәм башка үләннәр дәвалау үзлегенә ия дип табылган. Чирли бшалагач, керәшеннәр дәваханәгә бара. Бер ел эчендә авылда чирләүчеләр күпкә артты, санын исәпләве дә кыен. Ун ел эчендә үлүчеләр саны да бик күп. 

Безнең авылдагы иң карт керәшен карты — Иван Краснов, аңа йөз яшьләп бардыр, ул хәзерге вакытта да эшли, әмма соңгы айларда эшләми башлады, чөнки эшләсә, чирли. 

Үлгәннәрне җирләү.

Үлгән кешене йорттан алып чыкканда, аны отпевать иткәндә священник, дьякон катнаша. Үлгән кекше гәүдәсен туганнары бүлмәдә юалар. Ир кеше булса — ирләрнең эчке киемен, ә хатын-кыз булса, хатын-кызныкын кигезәләр. Шуннан соң саванга төреп, табутка салалар. Үлгән кешене йорттан христиан йоласы буенча алып чыгалар. Аларны искә алу көннәре: үлгәненең беренче көне, икенче, өченче, тугызынчы, егерменче, кырыгынчы көннәре, ярты елы һәм елы. 

Әгәр дә тузан баганасы бөтерелә-бөтерелә өскә күтәрелсә, керәшеннәр анда шайтан котыра, диләр. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Керәшеннәр кырлар, сазлык, кое, әвен һәм мунча ияләренең кайберләрен — усал, ә кайберләрен яхшы, дип әйтәләр. Карт кешеләр урманда аерым бер вакытта урман иясе хасил була, халыкны куркыта һәм урманнан кырга чыкканчы туктамый куа, дип сөйлиләр. Су анасын — суда яши, ә элгәреге вакытларда ул судан чыгып авылга да килә иде, дип сөйлиләр. Ул, аеруча, халык урамда бәйрәм иткәндә килгән һәм кешеләр белән сөйләшә торган булган. Әмма халык аның кем икәнен шунда ук белгән, чөнки аның күләгәсе җиргә төшмәгән. Йорт иясе. Әле тагын өйләрдә йорт иясе яши, ул пич артында утыра һәм хуҗаларның нәрсә сөйләгәннәрен тыңлый, дип тә әйтәләр. 
Элгәредән килгәнчә, керәшеннәр христианлыкны Иван Грозный вакытында кабул итә башлаганнар, диләр... Элгәредән килгәнчә, һәр христиан, Христоска ышануын белдереп, муенына кач тагып йөрергә тиеш. Керәшеннәр храмнарга, мәктәпләргә ярдәм итүдә, тәре йөрешендә катнашуда зур тырышлык күрсәтәләр. Чиркәүгә ирләргә караганда, хатын-кызлар күбрәк йөри. Керәшеннәр күп көннәр дәвам иткән дүрт уразаны да һәм бер көнлек уразаларны да тоталар. Әмма хәзерге вакытта аны бик сирәк кеше генә тота. Гаиләдә кем дә булса чирләсә, адарыну гадәте бар. Аны әйткәндә, өйдәгеләр чирле кеше терелсә, билгеле бер тәре каршында молебен укырга адарынуларын әйтәләр. Керәшеннәр барлык христианнар бәйрәмнәрен дә үткәрәләр. Яңа елның да үз йоласы бар: ызбага кызлар һәм хатыннар җыела. Кызлар — үзләренең кайчан һәм кемгә кияүгә чыгачакларын; ә хатыннар сугыштагы һәм хәбәре булмаган ирләренең исәнме-юкмы икәнен юрыйлар. Тройсын көненә малайлар, бер телемләп, ипи җыялар. Теләге булганнар ярышларда, атта узышуда катнаша, алдан килгән атка ипи бирәләр. Рождествода керәшеннәр, Христостны олылап, бакыр һәм көмеш акча биргәннәр, ә хәзер — кәгазь акча. 

Кайбер керәшеннәр акрын сөйләшә, ә кайберләре — бик тиз. Яшьләрнең барысы да диярлек бераз русча белә, ә олылар — бераз гына, ә картлар бөтенләй белми диярлек. Хәзерге вакытта керәшеннәрнең үз язуы бар. Алар хатны — язу, хәрефне — билге, ә ноктаны төртке, диләр. Хисап эшендә үз исәпләүләрен дә кулланалар. Мәсәлән, обхват — колач, шаг — адым, четверть — бер сөям. Куб һәм квадратларда исәпләүне дә беләләр. Сәгатьләре дә бар, аларны бик сак тоталар. Керәшеннәр ел исәбен Рождество Христовадан башлап исәплиләр. 
Безнең волостьта хәзерге вакытта 12 мәктәп бар. Укый-яза белүче ирләр, хатын-кызларга караганда күбрәк. Үз туган телләрендә укытканда, керәшеннәр яхшы үзләштерә. Керәшеннәр шәһәр уку йортына Лаеш шәһәренә — икенче баскыч мәктәпкә баралар.

Башы.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 215нче-227нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев