Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Ташкирмән керәшеннәре (100 ел элек)

Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Михаил Васильевич Белугинның Лаеш кантонының Саралы волостена караган Ташкирмән авылы кешеләре турындагы язмасы (23 сентябрь, 1921 ел).

Безнең Ташкирмән авылы Мишә елгасының сулъяк ярында урнашкан. Аның янында озынлыгы биш яки алты чакрым (верст) булган зур яр бар. 

Ярның теге ягында Курган яки Городище, ә керәшенчә Калабашы дип йөртелә торган тау бар. Бу тау итәгендә тагын бер кечкенә калкулык бар, анысын картлар «татар зираты» дип әйтәләр. Һәр язда татарлар шунда дога кылырга йөриләр, үзләре белән тавык та алып киләләр, аны шунда чалып пешерәләр һәм җиргә күмәләр. Ә керәшән кызлары Олы көннән башлап Тройсынга кадәрге атнакөннәрдә (воскресенье) Калабашына уеннар уйнарга, җырлар җырларга йөриләр. Тройсында волостьтагы барлык татарлар да җыелып, уеннар уйныйлар, ә керәшен хатын-кызлары «Чи камыш», «Мәрьям» шикелле җыруларҗырлыйлар. Ул җырулар шундый матур, җыелганнарның барысы да зур игътибар белән тыңлыйлар. 

Картлар һәм карчыклар сөйләвенчә, элгәре кирәмәт (мәҗүсилек табынуы) оештыра торган булганнар. Ул кирәмәтләрнең керәшеннәргә хас аерым исемнәре булган: сыер келәү, сарык келәү, тавык келәү. Ә барысын бергә җыеп, кирәмәт дип йөрткәннәр. Бу йоланы үтәү өчен, һәр хуҗалыктан берәр терлек, күкәй, утын, он, ярма һәм башка кирәк-ярак җыйганнар. Алдан билгеләнгән һәм зур казан асылган урынга ризык пешерергә бары тик ирләр генә барган. Ризык пешеп чыккач, кашык һәм бәләкәй коштабак күтәреп хатын-кызлар да килгән. Башта барысы бергә иман укыганнар, шуннан соң гына ашарга утырганнар. Ашап туйгач, тагын иман укыганнар һәм таралышканнар.

Һөнәрчелек.

Мичкә ясау, чабата үрү, йон җегерләү, туку, юкә кабыгын суеру, тимерчелек, балта эше, тире иләү һәм башкалар... Акча эшләү. Гаиләдәге эшкә яраклы олы кеше акча эшләргә йөргән. Акча эшләргә артельләр белән дә, ялгыз да йөргәннәр. Баржаларга мичкәгә сугыла торган кыршау, тоз, печән йөк төягәннәр. Алар ике-өч көнгә, бер атнага һәм аннан да озаккарак киткәннәр. Эшләп алынган акчаны артельдә һәркемгә тигез итеп бүлгәннәр. Әгәр дә артельдә хатын-кыз да булса, аңа акчаны азрак биргәннәр. Безнең керәшеннәр, сату-алу иткәндә берсе икенчесен алдамас өчен, килешү төзегәннәр. Берсе икенчесенә түләргә тиешле акчаның бер өлешен алдан биреп куйган. Ә тулысынча алыш-биреш ясалгач, яхшы сыйлы мәгәрич куелган. Килешенгәндә кул бирешү дә таралган булган.
Рекрутны озату һәм аның кайтуы. Рекрутны озатканда, аның иптәшләре гарумнда уйныйлар, җыр әйтәләр, ә ата-анасы, якыннары, танышлары елаша. Ә ул (армия) хезмәтеннән кайтканда, әнисе шатлыгыннан елый башлый, ә ул елаудан туктагач, барысы да күңел ача, җырлый, бии башлыйлар.

Ярдәмләшү.

Әгәр дә берәрсенең аты булмаса, утын алып кайтуда ярдәм сорап, ул күршесенә керә яки башка авылдашлары янына бара. Утынны алып кайткач, мөмкинлеге булса, сыйлый, әгәр юк икән, ул чагында рәхмәтен әйтә...
Бала туу. Бала тугач, аны өч мунчада юындырырга тиешләр. Беренче муначадан соң, яхшы сый әзерлиләр, аны керәшеннәр бәби мае дип атый. Бу сыйга якыннарын, туганнарын һәм әбисен чакыралар. Бала табарга әзерләнгән хатын янына да әбине чакыралар. Яңа туган бала турында бәләкәй балаларга түбәндәгечә аңлаталар: әби аны елгада тотып алды һәм өйгә алып кайтты. Балага исем кушу — христиан йоласы. Баланы чумылдыргач, яхшы сый әзерлиләр, яңа туган балага — акча, ә әбигә акча һәм яулык бүләк итәләр. Балага, ике яшенә кадәр, күкрәк сөте имезәләр. Ике яшенә кадәр бишектә тоталар, ул шунда йоклый да. Балага алты атна булгач, аңа ашамлык бирә башлыйлар. Ә өч яшеннән ул төрле ризык ашый. Әгәр әнисе — рус, әтисе керәшен булса, бала русча сөйләшә һәм, киресенчә... Бала елаганда аны юаталар, уенчык бирәләр, мәсәлән, резин туплар, кыңгырау һәм башка уенчык. Керәшеннәр малайлар һәм кызларны җиде-сигез яшьтән эшкә өйрәтәләр. Малайлар әтиләренә җир тырмаларга булышалар, ә кызлар әниләренә идән юышалар.
Кыш көне керәшен ирләре — печән, урманнан утын ташый, ә хатыннар йон җегерлиләр. Яз көне ирләр иген җирен сөреп, орлык чәчәләр, ә хатыннар киндер тукый. Җәй көне игеннәр өлгергәч, аны урып-җыялар. Көз көне ирләр сабан ашлыгын җыялар, кырга арыш чәчәләр... Бездә малайлар урманга, болынга куна баралар һәм төрле уеннар уйныйлар, җырлыйлар... Керәшеннәр руслар белән туганлаша... Өйдә, күбесенчә, әти кеше яки әни кеше эш куша. Әгәр ире эчкече булса, хатыны дилбегәне үз кулында тота. Җыенга килеп, балалар үз әти-әниләреннән зарлана алмыйлар... Хуҗа хатын кызына бирнә әзерли... Хезмәткә китүче солдатны бәхиллиләр һәм бәләкәй тәре биреп җибәрәләр...

Гаиләдән бүленеп чыгу турында. Ул я ризык җитмәүдән, яки ачудан була. Иске йортта калучы өлешенә күбрәк нәрсә тия. Керәшеннәр русларга да, татарларга да тигез карыйлар...

Русча иркен сөйләшүче керәшен гаиләләре дә бар. Кайбер керәшеннәр таныш булмаган кешене үз өенә кунарга кертә, ә кайберләре — юк. Килгән кешене керәшеннәр ачык йөз белән каршы ала, уң кулын биреп күрешә. Керәшенчә: «Нихәл, җанашым», — дип эндәшә, «сау бул» дип, хушлаша. Исеме, атасының исеме белән эндәшәләр. Төрлесен сөйләшәләр. Хуҗа кеше руслар белән — русча, татарлар белән татарча сөйләшә. 

Дәвамы бар.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 215нче-227нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев