Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

«Шыйлык» йоласын кайчан уздырганнар?

Бүген инде онытылган, әби-бабаларыбыз хәтерендә генә сакланган, керәшеннәрдә киң таралган йола — шыйлык белән таныштырабыз. Һәр халык та үзенең үткән тарихы, югалган рухи байлыклары белән кызыксына, аларны барлый, күбесен кире кайтарырга тырыша.

Шыйлык — яз көнне чәчүгә чыгар алдыннан уздырыла торган йола булган. Узган гасырның башларында да әле уздырылган бу йола — бернинди дингә дә бәйләнмәгән. Бик борынгыдан — мәҗүсилектән үк килгән йола борынгы болгар мифологиясенә үк барып тоташа. Бахши Иман китабында бу йоланы уздыру тәртибе болай күрсәтелә. Кешеләргә кояшны кайтарган Нардуган алыпның үлгәненең 40 көнен билгеләп үтүне — шыйлык дип атаганнар. Имеш, 40 көн алыпны искә алу (пуминка) булган. 40нчы көнне, ирләр билгеләнгән урынга чыгып, ак бәрән корбан иткәннәр. Агызган канын махсус корбанның урынына салганнар. Соңыннан җиргә буразналар сөреп, шул буразналарга солы, тары, йомырка, балык салып чыкканнар.

Йоланың икенче өлешенә хатын-кызлар да кушылган. Ак тәкә итеннән корбан боткасы пешерелгән. Балык бөккәннәре, бал, коймак кебек ризыклар чыгарып тезгәннәр. Зур келәүдән соң, җыелган халык корбан боткасыннан, итеннән, калган йола ризыкларыннан авыз иткәннәр.
Йоланың бу этабыннан соң, бар халык мәйданга ат чабышы карарга барган. Ат чабышыннан соң, зиратка үлгәннәрне искә алырга барганнар, ә инде кич белән өйләрдә үлгәннәрне искә алу ашлары уздырылган. Мәҗүсиләрдә шыйлык уздыру йоласы менә шундый тәртиптә булган. Ә инде бүгенге керәшеннәрнең бабалары уздырган шыйлыкның тәртибе бераз үзгәргән булган. Галим-этнографлар язып калдырган язмалардан чыгып, түбәндәгеләрне белеп була.

Күп кенә керәшен авылларында шыйлык үткәрү өчен билгеләнгән махсус урыннар булган. XIX гасыр урталарында XX гасыр башларында шыйлык йоласы — бары тик чәчүгә бәйле булып, табигатьтән мәрхәмәт сорау, игеннәр мул булсынга өмет тотудан гыйбарәт. Шыйлык үткәрелә торган көнне иртә белән бәйрәмчә киенгән ир — гаилә башлыгы җилпучка чәчү орлыклары: тары, солы, арыш һәм башкаларын куеп, шулай ук яшел төскә буялган йомыркалар һәм сөт ашамлыклары алып кырга китә. Җыелган ирләр, алып килгән җилпучларын рәт-рәт итеп кояшка каршы тезгәннәр, башырып, келәү иткәннәр — Ходайдан изгелек, ярдәм сораганнар.

Алып килгән ризыкларны авыз иткәннәр һәм ирләр таралышкан. Ирләр урынына хатын-кызлар, картлар килгән. Хатын-кызлар үзләре белән ботка алып килгән. Өлкән яшьтәге картлар шул табактагы боткаларны тотып, кабат келәү иткәннәр, соңыннан гына сыйлану башланган. Хатын-кызлар сыйланып, туйганчы сөйләшеп, күңел ачып таралыша торган булганнар.

Күп якларда шушы ук көнне беренче буразна сызу булган. Беренче буразнага, шыйлыкка алып киленгән орлыкларны, бигрәк тә йомыркаларны сипкәннәр. Буласы игеннәр йомыркадай эре булып тулсыннар дип. Өлкәннәр артыннан бала-чага буразналардан йомырка җыйган, әмма бераз йомырканы җирдә дә калдырганнар. Беренче буразналар сөрелгәч, халык авылга мәйданга кайткан. Мәйданда төрле уеннар, күңел ачулар оештырылган. Күп якларда ат чабышлары уздырылган. Җиңүче атка он сипкәннәр. Уңыш символы булган.

Валентина МАКСИМОВА,
Мамадыш районы, Колышчы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев