Сагындым туган авылымны
Урта Баграж авылында туып үсеп, Тукай районының Борды авылы мәктәбендә озак еллар тарих фәне укыткан Петр Кузьминның (мәхрүм) туган авылына багышлап язылган нәсерен тормыш иптәше Тамара апа редакциябезгә алып килде. Бу нәсердә авторның туган авылына карата сагыну, ярату, горурлык хисләре сугарылган
Мин Зәй якларында – Баграж авылында туып үсүем белән горурланам. Андагыдай гүзәллек, андагыдай матур табигать дөньяның бер почмагында да юктыр. Зәй яклары, дигәч тә, күңелемдәге барлык хисләр йөрәк-бәгыремне телгәли. Күз алдыма Урал тауларының дәвамы дип йөртелгән мәһабәт таулар – Кашкатау, Кызыл яр килеп баса. Аларның текәлеген, биеклеген күрмәгән кеше тауның нәрсә икәнен белмидер кебек тоела.
Бездәгедәй елгалар, чишмәләр, зур балыклы буалар тагын кайда бар?! Июль ае җитсә, җиләк, бөрлегән, мәтрүшкә исләренә чумган урманнар... Күпме илләр айкасам да, андый бай урманнар күрмәдем. Мәтрүшкә кушып ясаган хуш исле себеркеләр! Бездәгедәй шәм кебек төз үскән каеннар, алып батырларны хәтерләткән имәннәр, болытларга тоташам дип көнләшеп үскән наратлар бер җирдә дә юк. Иген басуларын хәтерләткән яшь усаклар, инде төзелешкә китәм дип торган 40-50 яшьлек юкәләрне дөнья әйләнеп йөрсәм дә, күрмәдем.
Җырлый-җырлый аккан Баграж елгасына авыл түрендә Чуал елгасы килеп кушыла. Чишмәләребезнең иң данлыклысы – Минәй чишмәсе. Аны мәрмәр плитәләр белән мәшһүр язучыбыз Аяз Гыйләҗев бизәткән. Ул плитәләргә болай дип язылган: “Озак еллар үз куенына сыендырган Баграж халкына рәхмәт йөзеннән” (рәсемдә). Чишмәдән соң басма аша елганы кичәсең дә туп-туры Аяз Гыйләҗевнең музей йортына барып керәсең. Әйе, укытучым Мирсәет абый малайлары Азат, Аяз, Алмаз, Альберт турында безнең төбәктә белмәгән кеше юктыр. Азат – укытучы, Аяз – халык язучысы, Алмаз – табиб, Альберт – авиация конструкторы. Горурланам Минәй чишмәсе суын эчеп үскән күренекле авылдашларым белән.
Күренекле язучы Гурий Тавлинны бүләк иткән туган җирем. Дистәләгән инженерлар, табиб-лар, язучы, шагыйрьләр үстергән туган авылым Багражымны сагынам!
Талантлы, җырлы халкым минем! Һәм Филипп бабайның сузып кына салмак тавыш белән җырлаган җырын сузам: “Баграж суларына киртә салдым, узган-барганнары үтсен дип”. Үзе уйнап, үзе җырлый иде данлыклы аучы Кири Филибе.
Бездәгедәй гармунчылар, скрипка, домбра, гөслә, курайда уйнаучылар тагын кайсы төбәктә бар икән?! Трофим малайлары Микулай, Бабил, Афанас, Федотлар, аларның балалары һәм оныклары бар да талант ияләре бит!
Балачакта ашаган һәм исән калдырган кузгалак, кәҗә сакалы, кычыткан, хәтта алабута үскән урыннарың күз алдымда. Алар миңа болай дип пышылдыйлар: “Без сине үлемнән коткардык, син безне онытма”.
Багражым турында ямьсез уйлар уйлыйсым да килми. Оныттым инде, оныттым, Багражым, сугыштан соңгы авыр елларны, бары искә генә төшерәм. Шушы җыр барысы турында да сөйләр.
“Алабута күмәче
Нигә чәчәк атмыйсың?
Туксан тугызны ашасам да,
Йөрәгемә ятмыйсың”, - дип җырлыйлар иде малайлар сугыштан соңгы елларда.
Үпкәләмә, алтын бишегем, шундый татлы хыяллардан соң алабута күмәчен искә төшердем. Ул бит безне үлемнән алып калучы. Шул заманны искә төшерәм дә бүгенгә кадәр шөкер итеп яшим. Әйе, ипекәй - өстәлдә, тормыш тоткасы бәрәңге – базда, ит – абзарда. Бездән дә бәхетле кем бар дип, көн дә авылдашларымны искә алам. Алар да бит нәкъ минем кебек сугыш елларыннан соң алабута, чөгендер, бәрәңге күмәче ашап үстеләр бит. Шулай булгач, алар да шат, бәхетледер.
Петр Кузьмин.1999 ел.
Мәгълүмат "Зәй офыклары" газетасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Кузьмич безнен авылга килде укытырга хэтерлим эзерэк аягы аксый иде настоящий укытучы иде молодец анын кебек кешедэн эз
0
0