Ретро-фото: Кызыл Йолдыз авылы керәшеннәре
Фотода – Иван Волков белән хатыны Натүч (Наталья Егоровна) – картлык көннәрендә.
1928-1968 елларда хәзерге Чистай районында Чуваш Ялтаныннан аерылып чыккан чиста керәшен авылы – Кызыл Йолдыз булган. Ул авылдагы 22 йортта 120дән артык кеше яшәгән. Алар үзләренең “Авангард” колхозында эшләгәннәр. Ул авыл искиткеч матур табигате белән кешеләрне үзенә тарткан. Авыл халкы үзара тату яшәгән. Барысы да бертигез булып, эшне дә бергә эшләп, бер-берсен кайгыртып, бер туганнардай гомер иткәннәр. Ул чакларның хатирәсе булган фотолар да шул хакта сөйли.
Колхозчылар җыелышып төшкән фотода (сулдан уңга): алда җиргә ятып төшкәннәре – Василий Садовников, Николай Волков; икенче рәттә утырып торалар – Петр Егоров, Федор Охотников, Василий Никифоров, Роман Николаев; артта басып торалар – колхоз председателе Иван Волков, Алексей Афанасьев, Павел Волков, Борис Волков, Прасковья Николаева.
Икенче фото сугыштан соңгы елларда Хәрби-Диңгез флотында дүрт ел хезмәт итеп кайткан Пауыч (Павел Волков) хөрмәтенә әртил кешеләре җыелган мәҗлестә төшерелгән. Алгы планда – Пауычның әтисе Иван Волков.
Николай ВОЛКОВ,
“Чистай хәбәрләре” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев