Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Ни өчен гаиләдә кыз туса, аңа атап гөслә бүләк иткәннәр?

Арча районы Сәрдәбаш авылы халкы сөйләве буенча, элекке заманда кыз балалар сабый чактан ук гөсләдә уйнарга өйрәнә башлаганнар.

Гөсләче кызларның күп булуын шуннан да күреп була, мәсәлән, 1940 елны мәктәпнең гөсләчеләр ансамблендә 35 кыз катнаша. Бу ансамблнең җитәкчесе кубызчы (скрипкачы) Пабич агай була (Петров Павел, 1919 елгы, фронтта һәлак була). 

Сәрдәбашта гөсләчеләрнең күпсанлы булуы гөслә ясаучы осталар эшчәнлеге белән дә бәйле. Бу осталарны халыкта Сарапый агай һәм Быладый агай дип беләләр. XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында яшәгән һәм сатуга чыгарыр өчен гөсләләр, кубызлар ясаган балта остасы Әкү карт турында да риваятьләр сөйлиләр. Ул үзе оста уенчы һәм җырчы да булган. Авылда әле хәзер дә Әкү карт чыгарган Әкү карт көйләрен хәтерлиләр.

Халыкта гөсләдә уйнау һәрвакытта да хупланган. Авылның гөсләче хатыннары сөйләвенчә, яшүсмер кыз чагында гөсләдә уйнарга өйрәнгәндә, аның уенына сөенеп, аны мактап торганнар һәм әйтә торган булганнар: «Даут патша, гөслә уйнап, Ходай дәүләтенә, Ходай бәрәкәтенә лаек булган, аның языклары кичерелгән, шуңа күрә гөсләдә уйнау – Аллага яраулы эш», – дип. Халык музыкантлары билгеләп үткәнчә, борынгы гөсләдә сарык эчәгесеннән ясалган кыллар кулланылган. Хәзерге тимер кыллар яңгырашы белән чагыштырганда, эчәк кыллы гөсләләр тавышы күркәмлек һәм күңел җылысы күбрәк булган диләр.

Гөсләдә уйнау һәм аны тергезү эше 2002 елдан бирле күзгә күренә башлады. Гөслә бигрәк тә «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле иҗатында үсешен дәвам итте, бу коралны концертларда актив куллана башлады.

Гөслә ясау тәҗрибәсе Казан мәдәният университетының декоратив-гамәли сәнгать кафедрасында 2003 – 2007 уку елларында да алып барылды. Монда гөслә, думбра, сызгычлы кубызлар ясарга өйрәтү курслары үткәрелде, лекцияләр укылды. Студентлар, диплом проектлары буларак, гөслә коралын үз куллары белән эшләделәр. Ясалган коралларны университетның фольклор ансамбльләре хәзер дә куллана.

Элеккеге традициядә ясалган гөсләләр унбер, яисә унике кыллы булган һәм кылларның мондый саны барлык халык көйләрен башкарырга җитешле булган. Гөслә көйләнеше (настройкасы) халык арасында берничә төрле була. Шулардан иң еш кулланылганнары пентатоник теземнәргә туры килә.

Этнограф, музыка белгече Геннадий Макаров язмаларыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев