Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Тарихта гына калган авыл

Көшкәтбаш авылының бетүенә сәбәпче булып торган факторлар бүгенге көннән караганда инде ачык. Беренче чиратта, авыл район эчендә булган олы юллардан читтә кала, бу исә үз авылыңнан башка җиргә барып эшләү һәм гомумән көн күрүне авырлаштыра.

Авыл халкы әлеге мәсьәләне хәл итү җаен инде күптән тапкан була: мөмкинлеге булган гаиләләр Пчеловод авылына күченеп китүне кулай күрә. Пчеловод үзе күршедәге Саба районының Шәмәрдән поселогына нибары 6 чакрым ераклыкта гына урнашкан булганга, авыл халкы колхозда хезмәт көненә генә эшләмичә, тимер юл станциясенә барып эшли һәм анда эшләгәненә кулына «тере» акча ала. Сугыштан соңгы еллар өчен авылда акча мәсьәләсе бик зур проблема була бит әле ул, чөнки хезмәт көненә колхоз акча белән түгел, ә ашлык һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән исәп-хисап ясый. 

Көшкәтбаш авылының чишмәсе авылдан 1 чакрым читтә булу, аннан тыш булган коеның да тирәнлеге 36 метр тирәнлектә җитү халыкка зур авырлыклар китерә. «Кышын чана тартып, җәен «ухалла» арбасы белән суны бочкалап ташый идек», — дип искә ала ул турыда Григорий Захаров. 

«1950 елларда һәм аннан соңрак Көшкәтбаштан Пчеловодка күченә башлшый халык. Ул 2000 елларга кадәр дәвам итә. Шулай итеп, Көшкәтбаш авылы халкы тулысы белән диярлек үзенең тарихи һәм нәсел дәвамчысы булган Пчеловод авылына күченеп бетә һәм бүгенге көндә дә Пчеловод авылының төп халкын тәшкил итә, ә мондагы гаиләләрнең авыллар аермасы бары тик аларның күченү вакытына кайтып кала. 

Авылга руслар күченеп килү 
1876-1877 елларда Көшкәтбаш авылына Лаеш өязендә урнашкан рус авылларыннан дистәдән артык гаилә күченеп килә. Күпчелеге аларның шундагы Чуча авылыннан була.

Чуча авылы хәзерге вакытта Питрәч районына керә, Казан — Теләче автомобиль юлы өстендә урнашкан. 2010 елда анда рус милләтеннән нибары 18 кеше яшәве күрсәтелә. 1861 елга кадәр анда яшәүчеләр помещиклар кул астында булалар. Авыл элек Яңа Чеча һәм Богородское исемнәре белән билгеле. 

Крестьяннарны 1861 елда крепостной бәйлелектән азат итү башлангач, азат ителгән русларны керәшен авылларына күчереп утырту сәясәте дә кулланыла. Бу дәүләт тарафыннан рус булмаган халыкларны православие диненә ныграк кертү, рус культурасы белән тыгызрак бәйләү теләге белән эшләнә. Әйтергә кирәк, күчереп утыру бер Көшкәтбаш авылында гына түгел, башка керәшен авылларында да күзәтелә. Күршедәге Чура авылында 1870 елга инде 458 керәшен халкы арасында 31 рус кешесе дә исәпкә алына.

Күченеп килгән руслар Көшкәт инешенең сул ягында текә тау өстендә, шунда булган керәшен гаиләләре янына урнашалар. Көшкәтбаш авылының тарихи урыны инешнең уң ягында, сөзәк таулык буенда була һәм авылның төп халкы башлыча алга таба да шунда яшәвен дәвам итә. 

XIX гасыр ахырында халыкның кәсепләре 
Көшкәтбаш авылы халкының гасырлар буена төп кәсебе булып игенчелек тора. Авыл халкы төрле иген культуралары игә, малтуар асрап, игенчелек белән шөгыльләнә. XIX гасыр ахырына биредәге төбәккә тегүчелек һәм бүрек тегү кебек яңадан кирәк булган һөнәрләр дә күпләп үтеп керә. Шәмәрдән починогы (Түбән Шәмәрдән), Шәмәрдән (Югары Шәмәрдән), Тарлау һәм Каенсар авылларында урнашкан тире иләү заводлары эшкәрткән тиредән бүрекләр һәм башка кышкы өс киемнәре тегү өчен күпләп эшче куллар таләп итә. Игенчелек белән шөгыльләнү беткәч, кышкы сезонда акча эшләп алу өчен, тирә-як авыллардан бу кәсеп белән шөгыльләнүчеләр дә күбәя. Тире тегәргә өйрәнгән халык әкренләп башка кирәк-ярак тегәргә дә алына һәм, остарып җиткәч, озын акча артыннан чит төбәкләргә дә юл тота. 

Якын-тирә авылларда дистәләгән, йөзләгән кеше тегү остасына әверелә. Тегү эшләре гадәттә көз һәм кыш айларында алып барыла. Җирләр каты- руга, инде бу вакытта авыл хуҗалыгы эшләрен тәмамлаган тегүчеләр, парлап (күп вакытта бу олы ир-ат белән яшүсмер була) тирә-яктагы авыллар буенча йөриләр һәм кайда эш бар, шунда тукталалар. Күпчелек исә Вятка, Пермь һәм Уфа губернияләренә юл тота. Тегүчеләр эшләрен бетереп берничә атнадан да кайтырга, көздән язга кадәр дә эшләргә мөмкин. 

Тегүче эшен хуҗа йортында, аның материалыннан һәм шунда ашап-эчеп башкара. Тун тегәргә кирәк булганда, бер сарык тиресенә 4-5 тиен, көзге-язгы юка пәлтәләргә 20 тиен, кышкы бишмәткә 30 тиен алына. Еллык хезмәт хакы уртача 20-50 сумга җитә. 

Бүрек тегү исә башлыча үз йортында һәм үзендә булган сарык тиресеннән башкарыла. Бу эш белән ирләр дә, хатын-кызлар да шөгыльләнә. Әзер бүрекләр якын тирәдәге базарларда, бигрәк тә Янил һәм Кукмара базарларында сатыла.

Белем алу, мәгърифәт һәм җәмгыять торышы
1800 еллар ахырына кадәр керәшен авылларының һәрберсендә дә балаларга башлангыч белем алу өчен мәктәпләр булмый. Укырга теләге булган балалар безнең төбәктә белемне Чура авылы чиркәвендә ачылган мәктәптә, рус телендә ала. Анда 1845 елда Дәүләт Мөлкәт Министрлыгы тарафыннан башлангыч мәктәп (начальное училище) ачыла, 1868 елда ул земство карама- гына күчерелә.

1862 елдан башлап рус дини мәгърифәтчесе Николай Иванович Ильминский тарафыннан керәшеннәр өчен беренче мәртәбә Священное Писаниеның кайбер бүлекләре татар теленә тәрҗемә ителә. 1874 елда рус алфавиты нигезендә «Керәшен татарлары өчен әлифба» басылып чыга. Әлеге әлифба 1917 елга кадәр барлыгы 11 мәртәбә нәшер ителә һәм керәшен татарларына белем юлына аяк басу өчен төп китап булып хезмәт итә. 

Н. И. Ильминский тырышлыгы белән 1864 елда ачылган «Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе»н тәмамлап чыккан укучылар да алга таба керәшен авылларына мәгърифәт нуры алып килүчеләрдән булалар. 

Холодный Ключ артеле һәм авылы
1917 елда булган Октябрь революциясе халыкның тормыш рәвешен тулысынча үзгәртә. Аннан соң башланып киткән гражданнар сугышы яшәүне тагын да авырайта. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан ир-егетләр һәм дары исен татырга өлгермәгән яшьләр инде яңа сугышка алына. Ил буенча эшчеләргә азык-төлек җитмәгәнлектән, читтән килгән продотрядлар крестьяннардан ашлык, мал-туарны талап алып, зур промышленность урнашкан шәһәрләргә озаталар. 

Аерым крестьян хуҗалыкларына яшәргә һәм эшләргә авыр булганлыктан, инде шул елларда ук беренче күмәкләшеп эшләү буенча артельләр, коммуналар оеша. 

1919 елның 23 маенда Көшкәтбаш авылыннан 9 йорт хуҗасы, барлыгы 40 кеше, башлыча руслар, гомуми җыелышта «Холодный Ключ» исемле участокларда авыл хуҗалыгы артеле оештыру турында карар кабул итә. Җыелышта Казан губерна инструкторы Данилов һәм землемер Христофоров та катнаша, артельнең уставы да кабул ителә. Артельгә рәис итеп Д. Николаев, секретарь итеп Л. Антонов, совет әгъзасы итеп Максимова сайлана.

Әмма соңрак документларда артельнең оешып бетү вакыты дип 1920 елның 18 феврале күрсәтелә. 

1919 елның декабрендә артельдән, башка крестьяннардан кебек үк, продотрядлар тарафыннан сыер, тана, сарыклар дәүләт файдасына тартып алына. Артельнеке дигән сүзләр генә үтми аларга... 

1920 елның декабрендә артельгә Леонтий Дубровинның кияве, Иштуган починогы авылыннан булган Михаил Пичугов та кабул ителә. 1921 елның 1 январена артельдә инде 58 кеше исәпләнә, тик җир моңа кадәр булган нибары 40 кеше исәбенә генә бирелә. 58 кешенең хезмәткә яраклысы 32 кеше була. Җирләргә севооборот эшләнә, 1921-1922 елларга арыш, солы, борчак, арпа, борай чәчергә планлаштырыла. Дүрт басулы чәчү җире булдырыла. Бераздан артельгә керүчеләр хәзер Пчеловод авылының Дәркә елгасы дип аталган җиренә күченеп, Холодный Ключ исемле авыл нигезлиләр. Авыл исеме шунда беренчеләрдән булып күченеп чыккан Дарья Патрикеева исеменнән алынган булса кирәк. Әлеге авылда 1932 елда да әле 5 колхозчы хуҗалык исәпләнә. 1930 еллар уртасында андагы хуҗалыклар Пчеловод авылына күчереп утыртыла.

Фото: Алина Кондратьева

Кукмара районының Село-Чура авылыннан 10 класс укучысы Мария Токранованың «Ыру агачы» республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә әзерләгән тикшеренү эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев