Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Көмеш беләзекләр, сырга һәм йөзекләр: элгәре аларны ничек кигәннәр?

Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, Мамадыш районының Колышчы авылында яшәүче карендәшебез Валентина Максимова сөйләгәннәрдән.

Беләзекләр ясаганда зәркән (ювелир) эше осталары бөтөрле технология – коюдан алып бизәкләүгә кадәр кулланганнар. Бизәнү әйберләре ясау өчен төп материал буларак көмеш алынган. Аларны ясаганда металл эшкәртүнең иң борынгы ысулы булган кою технологик процессның нигезен тәшкил иткән.

Керәшен хатын-кызларында беләзекләрне ике кулга да кию тиеш булган, сыңар беләзек кимәгәннәр. Күпчелек очракта, аны татар осталарыннан сатып алганнар. Гарәпчә укый-яза белмәгәч, керәшеннәр кайбер беләзекләрдәге язуларны бизәккә санаганнар. Ә инде керәшеннәр үзләре заказ биреп ясаттырганда, татар зәркәнчылары гарәп сүзләре язмаганнар, бизәкләр генә төшергәннәр. Мондый беләзекләр музейларда бар, кешеләрдә дә сакланганнар. Андый беләзекләр бер татарларда, керәшеннәрдә генә түгел, шул ук мари, удмурт һәм чувашларда да бар. Алар көмештән тоташ пластина рәвешендә һәм кулга киеп кенә куя торган итеп ясалганнар. Шул ук татар зәркәнчеләреннән чувашлар да, марилар да, удмуртлар да сатып алганнар. Шулай булгач, ул зәркәнчеләр кемгә ниндине ясарга икәнен белгәннәр.

Ажурный, ягъни чыбыктан үреп ясалган нечкә беләзекләр керәшеннәрдә юк. Ташлар белән бизәлгәннәре дә юк бездә. Башлыча, пластиналап ясалганнары, чүкеп ясалган һәм тәңкәле беләзекләр кулланылган.

Керәшеннәр, күбесенчә, тәңкәле беләзекләр ясатканнар. Алда әйткәнемчә, беләзек парлы булырга тиеш булган, сыңар беләзек кимәгәннәр. Кияүгә чыккан чагында булачак килен егет ягына бүләк әзерләгән. Печкәчәмгә иң зур бүләк — парлы беләзек. Шунлыктан, үзе киүгә чыкканчы ук, кызларның берничә пар беләзеге булган. Алар аны, бигрәк тә тәңкәлеләрен, шылдыр-шылдыр килеп җен куып, шайтан куып тора дип, саклавыч буларак, көндәлек кигәннәр. Беләзекләр буыннан-буынга күчә барган. Бүгенге көндә очрый торганнары кыршалган, ашалганнар.

Йөзекләр дә, шулай ук, заказ белән эшләтелгән. Печатка булса да, безнең керәшен аны йөзек дип әйтә. Кәбен койдырганнан соң кию өчен, махсус кәбен йөзеге эшләткәннәр. Элек көмештән, алтыннан балдаклар бөтен халыкта да, байларда булган. Аның өстендә кешенең тамгасы уелган. Кеше кул куясы урында шул печаткасындагы тамгасын баскан. Борынгы заманнардан ук килгән һәм керәшеннәрдә кәбен йөзеге булып исәпләнә инде. Кәбен йөзекләренең ташлылары сирәгрәк очрый. Тар йөзекләрне, гадәттә, хатын-кызлар кигән.

Керәшенәрдә, башлыча, груша сыман зур сыргалар фирүзә ташлар белән бизәлгән була. Зур булгач, аларны колак тишегенә кигертеп булмый. Сырга бавына — тасмага бәйләп куеп, баш киеменә беркетелә. Сырга бавы тамакасадагы яки түшлектәге берәр тәңкәгә урап куела (ул латинча v хәрефе рәвешендә тора).

Кияүгә чыккач, хатыннар зур сырга кими. Статус буенча, хатыннар башларына — мәләнчек, аның өстеннән — чигәчә яки җилкәлек, я җаңак (өч төрле атамасы), аннан соң — сүрәкә, аның өстеннән җаулык, я түгәрәк җаулык яки ак җаулык япканнар. Шулай булгач, зур сырганы шул чигәчә каплый, ул аңа комачаулый гына, шунлыктан кияүгә чыккач зур сыргалар кимәгәннәр. Ул кызларныкы гына булып калган. Мондый сырганы кызларга, махсус ясатып, җиңгәләре, җизниләре бүләк итә торган булган.

Хатыннарның берничә тәңкә бергә тоташтырылган, кырына берничә мәрҗән дә асылган җиңел алкалары булган. Җырак әбинең сыңар алкасы саклана әле минем. Чигәчә кимәгәндә, алар шул алкаларны такканнар. Ә соңга таба инде колак алкаларын базардан сатып алып кигәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев