Керәшеннәр каян килеп чыккан? (Төрки христианлык турында)
Тарихи мәгълүматларга караганда, төркиләрнең бер өлеше IV-V гасырларда ук христианлыкка күчкән булган
Бу түбәндәгеләрдән нәтиҗәләнә: беренчедән, Византия кайсәрләренең (императорлар) төрле һун-болгар кәбиләләренә - утургуларга, кутургуларга, Азов буе болгарларына һ.б. миссионер җибәргәнлеге һәм хәтта Библияне болгар теленә тәрҗемә иткәнлеге Рум (Византия) чыганакларында әйтелә; икенчедән, V-ХII гасырларда хәзерге Казагыстан һәм Кыргызыстан җирләрендә шактый күп санлы христиан каберлекләре һәм алардагы төрки телдә язылган башбаталар сакланган. Бу соңгыларын шунда яшәгән несториан мәзһәбе җәмәгасе (общинасы) язып калдырган. Несториан христианнар бүтәннәрдән гадирәк һәм мантыйклырак фәлсәфә белән аерылып торганнар.Мәсәлән, алар Алла - Мәрьям - Гайсә өчлеге бердәй “троица” дип тасаувыр итүне берничек аңлый алмаганнар. Кайбер гарәп чыганакларында IХ-Х гасырларда Идел буе болгарларының бер өлеше (бер кабиләсе) христиан булуы хәбәр ителә. Алар, мөгаен, несторианнар булганнар. Ул вакытта кайбер төрки кабиләләр, Болгар җирләрендә җәйләп, Көньяк Казагыстан (Җидесу) өлкәсендә кышлап, күчмәчелек белән көн иткәннәр.
Тел материаллары бу тарихи чыганакларның дөреслеген дәлилли. Төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә, христианлыкка караган кайбер төшенчәләр һәм сүзләрнең әүәлдән бирле яшәп килүе хак. ЧУКЫНУ сүзе үзе, Олы көн (Олысның олы көне), Пасха, кулугур, монах һәм тәре сүзләре шундыйлардан. Бу мәкаләдә сүз шулар турында барачак.
ЧУКЫНУ сүзе барлык Идел-Урал телләрдә (керәшеннәрдән тыш тагын чуашларда, мариларда һәм удмуртларда) бар. Чыгышы вә таралышы буенча ул гөмумтөрки сүз. ЧОКУНМАК фигыле борынгы төрки ядкәрләрендә дә бар. Аның чыганаклары барлык кыпчак төркиләрендә һәм Урта Азия халыкларында да очрый.
ЧУКЫНУНЫҢ төп мәгънәсе, үзенең маңгаена, иңнәренә һәм күкрәгенә төртеп, хач символын сүрәтләүдер. Киңрәк мәгънәдә бу сүз христианлыкка күчүне белдерә.
Безнең карашка ЧУКЫНМАК, ЧОКУНМАК алтай төркиләрендәге ЧОГЫН-ЧОКЫН (“утка табыну, утка корбан китерү “) сүзе белән бер. Ә бу нигез исә Алтай-Саян төркиләрендәге ЧОК, ЧОГ, кыпчак халыкларындагы ЧОК, ЧӨК, татар һәм чуашлардагы ЧҮК- “җәйге (кайбер урыннарда көзге) корбан чалу” (баштарак “утка корбан чалу”) сүзе белән тамырдаш. ЧҮК сүзе һәм йоласы бигрәк тә керәшеннәрдә яхшы сакланган. Себер төркиләрендә ЧҮК бәйрәменең төп элементларының берсе учак ягып, шул учакка сөт сибү һәм төрле биюләр башкару булган.
Этимологлар чуаш һәм марилардагы ЧҮК сүзен татар теленнән, татар мәҗүсилегеннән алынган, диләр. Ахыр чиктә ул борынгы төрки ЧОГ (хәзер монголча ЦОГ) “ут, утлы күмер” сүзенә кайтып кала (шуннан ук ЧУАК – утка кызыну һәм чуал) “туры мөрҗәле мич” сүзләре дә ясалган.
Хуш, утның, утка табынуның чукынуга нинди мөнәсәбәте бар соң? Хикмәт шунда: борынгы төркиләр утка табынучы иран халкы сәгъдиләр белән бик нык аралашып яшәгәннәр (хәтта, төркиләр шул сәгъдиләрдән килеп чыккан дигән фикер дә бар). Утка табыну рәвеше дә чукынуга охшаш булган. Аннары христиан динендә дә утка табыну элементлары бик көчле: икона янына шәм кую, чиркәү шәмнәре (лампадалар), Иерусалимның Изге ут алып кайту йоласы һ.б.
Борынгы төрки христианлыктан тагы Пасханы бәйрәм итү дә калган. Пасха христиан дөнъясында, Олы көн мәгънәсендәге сүзләр белән аталган кебек, төркиләрдә дә (бигрәк тә кыпчакларда) Олы көн дип атала. Бу безнең Урта Идел регионындагы барлык телләрдә дә охшаш калимәләр белән белдерелә: чуашча МЫН КУН, марича КУГУ КЕГЕ (күгүгече), удмуртча – БАҖЫМ НУНАЛ “Пасха” - барысы да “Зур” (олы) дигән сүз. Мөселманлыкта кырдагы тикшеренүләр – эзләнүләребез нәтиҗәсендә шул мәгълүм булды: тау ягы мишәрләре эндәшми-сөйләшми торган кешеләрне КЛУГУР, КУЛУГУР дип атыйлар икән.(Хәер, хәзер бу сүз бик сирәк очрый инде). Мишәрләр Казан тирәсендәге татарларны эчкерле һәм дәшмәки дип беләләр, аларны да КЛУГУР, ЛУГУР, НУГУР дип атыйлар. Бәлки бу сүздә төрлечә сүзләрнең кушылышуы-буталышуы бардыр.Тик шунысы хак: КУЛУГУР сүзе аралашмаучан, кире кеше мәгънәсендә Алтай-Саян төркиләрендә еш очрый һәм Идел буе русларында да кулланыла. Асылда бу сүз грекча КУЛАГЕР, ГУЛОГЕР “христиан монахы” сүзенә кайтып кала. Мәгълүм ки, христианлыкны уйлап чыгаручылар булмаса да, көчәйтеп җибәрүчеләр – греклар. Несторианнарның дини терминологиясе дә грекча булган. Һәм әгәр КУЛЫЕР сүзе Үзәк Азиягә барып җиткән икән, бу хәл тик несториан христианнар арадашчылыгы нәтиҗәсендә генә була ала.
Инде, ТӘРЕ сүзенә килик. Татар телендә (һәм бу телдә генә) бу сүз хачны да, иконаны да белдерә. ТӘРЕ БАГАНАСЫ дип руслар юл чатларындагы кузырлап (өстән кыяклап) куйган икона беркетелгән баганаларны атыйлар. Ләкин асылда бу сүз Алланың синонимы булган ТӘҢРЕНЕҢ үз генәсе бит! Мишәр диалектының каратай сөйләшендәге Тәйри һәм карачай-балкар телендәге Тәйри- Алла, Тәңре: күк (күкрәү) Алласы гомумтөрки ТӘҢРЕ сүзеннән килеп чыкканлыгы күренеп тора.Тәңре Күк һәм яшен Алласы барча төркиләргә дә, монголларга, тунгус –маньчжурларга һәм бүтән Себер халыкларына яхшы таныш бердәнбер Алла. Мәгълүм ки, католик руханилары ХI гасырдан башлап көнбатыш төркиләр, бигрәк тә кыпчак-куманнар арасында миссионерлык эшен җәелдергәннәр. Һәм, күрәсең, христиан Алласы идеясын халыкка җиткерү өчен Алланы Тәңрегә тиңләгәннәр. Христиан миссионерлар, гарәпләрдән үзгә буларак, мәҗүсиләрнең телен-фольклорын тырышып өйрәннгәннәр һәм үз максатларына файдалана белгәннәр. Борынгы куман теле һәм авыз иҗаты турында ачык мәгълүмат бирә торган атаклы “Куман мәҗмугасы” (Кодекс куманикус) каталик миссионерларының хезмәте нәтиҗәсендә пәйда булган бит! Ул миссионерлык Алтын Урда чорында да дәвам иткән. Һәм, һичшиксез, күп кенә кыпчаклар христиан диненә күчкәннәр дип уйларга нигез бар.
Болгар һәм Казан дәүләтләре чорында Урта Иделдә төрле-төрле христианнар, мәсәлән, әрмәннәр яшәп килгән. Татар телендәге ХӘЧТЕРҮШ сүзе, чуашларда КАЧИКРУШ БАТЫР атамасы, әрмәнчә хачикруш “христиан”, “тәре такмыш” сүзенә кайтып калса кирәк (хач сүзе үзе дә бездә әрмән теле ядкәре).
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бүгенге керәшеннәр, һичшиксез, ХVI- ХVIII гасырларда көчләп чукындырылган татарлардан гына тормыйлар. Алар арасында бабалары инде мең елдан артык христиан булганнары да бар.
Хәзерге көндә дини хәрәкәтләр шактый колач алды. Ләкин, Алла сакласын, ислам хәрәкәте дә, керәшенчелек тә большевистик түзгесезлек, тәгассып характерын алмасын иде. Мин кечкенә чакта безнең яклардагы (Уфа тирәсендәге) урыслар да, татарлар да үзара сөйләшкәндә “динебез башка булса да, Аллабыз бер – бог один” ди торганнар иде. Ягъни бер үк Аллага гыйбадәт кылабыз, безне ул гына хөкем итсен, дигән сүз инде. Без дә шуны кабатлыйк.
Р. Әхмәтьянов, филология фәннәре кандидаты
“Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды, №2, 1993 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев