Туганайлар

Татарстан

18+
Этнографическая мозаика

Керәшеннәрнең үзенчәлекләре: нык хәтер, кызыксынучанлык

Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Мария (Петровна) Касыймованың язмасы (ТАССРның Лаеш кантонындагы Казы волостена кергән Керәшен Казысы керәшеннәренең социаль-психологик билгеләре һәм антропологик үзенчәлекләре турында) 12 ноябрь, 1921 ел).

Россиядә керәшеннәр аз яши. Кайбер халыклар, хәтта керәшеннәрнең нинди халык икәнен дә белмиләр. Керәшеннәрнең күпчелеге Казан губернасында яши. Керәшеннәрнең чәчендә кара төс өстенлек итә; күп очракта, күзләре — коңгырт кара; кайчакта сакаллары белән чәчләренең төсе ярашмый: караңгы төстәге чәч һәм җирән сакал. Үткен күзлеләрне кайберәүләр көчлегә саный. Күрә карау (ерактан начар күрү) аз очрый һәм, башлыча, халыкның укымышлы өлешендә. 

Керәшеннәрдә кызгылт сары (оранжевый), куе зәңгәр (темно-синий) кебек кайбер төсләрнең атамалары юк. Ишетүләре — уртача. Салмак көй иң яхшысы санала. Керәшеннәрнең йөреше дә салмак, сөйләшүләре дә акрын.

Керәшеннәрнең рухи дөньясы болайрак. Хәтерләре нык. Фикер йөртү сәләтләре йомшаграк. Конкрет сөйләргә яраталар. Кешегә эшчәнлек файдалы дип әйтми керәшен, ә болайрак ди: «Эшләгән кеше файда ала». Идел буендагы башка төп халыкларга караганда, керәшеннәрдә күзәтүчәнлек бик нык үсеш алган. Керәшеннәрнең һава торышына кагылышлы сынамышлары һәм чувашларның юраулары бик сирәк очракта гына ялгыш була. 

Керәшеннәр бик кызыксынучан. Әгәр берәрсе авылга кереп, юл күрсәтүләрен сораса, җавап биргәнче, керәшен үзен кызыксындырган сораулар белән аны башыннан ук күмә. Үзенең кызыксынуын канәгатьләндергәч кенә, юлны өйрәтеп җибәрә.

Этнографлар керәшеннәрнең психологик үзенчәлекләрен характерлап, аларны хәйләкәр, үзсүзле, астыртын дип атыйлар. Әгәр сез аның ышанычын яуласагыз, ул сезгә бар йөрәген ачып салыр. Керәшеннәр кәефендә моңсулык өстенлек китә. Властьтагылардан, башка кабиләдән булган яңа кешедән курку — керәшенгә хас билге. Рухи тормышларында тайпылышлар сирәк күзәтелә. Лунатизм сирәк очрый, ә клептомания һәм пиромания, гомумән, юк диярлек. 

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 315, 125нче-126нчы битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев