Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Керәшеннәр яратып кулланган тукымалар

Сарпинка, манчистер, әдрәс һәм ...

Сарпинка – фабрикада җитештерелгән төрле төстәге киҗе-мамык җепләрдән өйдә сугылган шакмаклы тукыма.

Әдрәс – Урта Азиядән кайтартылган ярым ефәк чуар тукыма. Бизәкләре салават күпере кебек берсе өстенә берсе җәелгән. Ефәк әдрәстән Казан ягы керәшен хатын-кызлары җәйге җиләннәр, кызларга тасма баскан калпаклар теккәннәр.

Кламбит – әдрәскә охшатып өйдә киҗе-мамык җепләрдән суккан тукыма. Моның өчен җепләрне манар алдыннан буяу үтмәслек итеп җеп киләбенең берничә җиреннән кысып бәйләп куйганнар (сарык эчәгесе белән).

Манчистер – фабрика тукымасы - плүш (хәтфә).

Шевиот – киҗе-мамык бәрхет.

Әрмәк – тегелеше буенча шул ук җилән. Аны өйдә җитештерелгән туладан артын бермәләп теккәннәр. Безнең якларда кызлар җылы кием буларак кигәннәр. Нагайбаклар әрмәкне дөя йоныннан эзерләнгән туладан теккәннәр һәм тирә-юньдә шул эшнең осталары булып танылганнар.

Чыганак
Фото: Казан арты керәшеннәренең традицион костюмы, 1976 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев