Кадрәк авылы тарихыннан
Минзәлә районының Кадрәк авылына 1732 елда нигез салына.
Кадрәк авылы Татарстанның Минзәлә шәhәреннән 26 км көньяктарак Минзәлә елгасы буенда, гүзәл табигать кочагында урнашкан. Авылга 1732 елда нигез салына. Минзәлә яр буена ике бертуган — Кадербәк һәм Җәмбәк атлы кешеләр килеп урнаша. Ярның бер ягына — Җәмбәк, икенче ягына — Кадербәк үзләренз торак төзиләр. Шушы кеше хөрмәтенә авылга Кадрәк исеме бирелгән дип сөйлиләр борынгылар.
XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, олаучылык, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.
1920 елга кадәр Кадрәк авылы УФА губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан —ТАССРнын Минзәлә кантонында, 1930 елның 10 августыннан — Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнан Ворошилов районы, 1957 елның 29 ноябреннан Яна Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районына составына кергән.
1930 елда авылда «КИМ» колхозы оештырыла. 1950 елда Молотов исемендәге колхоз составына керә, 1957 елда «Колхоз имени Кирова» дип үзгәртелә.1959-2006 елларда —Калинин исемендәге колхоз, 2006 елдан «Минзәлә таннары» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында була.
Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, «Минзәлә таңнары» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1912 елда Кадрәк авылында башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда —жидееллык, 1967 елда-урта мәктәп була, ә 2011 елда —тулы булмаган урта белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. 1967 елда яна мәктәп салына.
1975 елда Кадрәк авылында яңа мәдәният йорты төзелә, анда китапханә дә урнаша. 1968 елдан башлап балалар бакчасы эшләп килә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария пункты, 1 шәхси кибет, «Саулык» медицина дәвалау үзәге, полиция участогы бар.
Бүгенге көндә төп гомуми белем бирү мәктәбендә тулы 30 бала белем ала, балалар бакчасына 4 бала йөри.
Мәдәният йортында төрле клуб берләшмәләре эшли. Алар арасында «Туганайлар» керәшен фольҡлор ансамбле да уңышлы гына иҗат белән шөгыльләнә
Кадрәк авылында бүгенге көндә 110 хужалыкта 200 кеше яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев