Кабан Бастырык авылындагы кушаматлар
Анастасия Шәймәрданова Зәй районының Кабан Бастырык авылындагы кушаматлар турында язды.
Безнең авылда Батаев фамилияле кешеләр бик күп. Ә менә «Батайлар» дип, бөтен нәселләреннән аерып бер генә — Батаев Илья Николаевич гаиләсенә генә әйтәләр. Илья дәдәйгә Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый, 1943 елның февралендә «Хәбәрсез югалды» дигән язу килгән. Ә Николай бабай килене Варвара түти, оныклары Александр, Алексей һәм аларның гаиләләре белән яшәде.
Авылыбызда 1924 елда туган Некратова Зоя Степановна бар иде. Аны бөтен кеше яшьтән үк «Акбаш Зоя» дип йөрде. Әтисе Степан дәдәй Некаратов Бөек Ватан сугышына китеп кире әйләнеп кайтмаган. Гаиләдә әнисе Анна Павловнага дүрт бала кала. Зоя түти иң зурысы. Ул вакытта тылда ирләр эшли торган бөтен авыр эшләрне Зоя түти кебек яшүсмерләр башкарган. Иң авыр эшләрнең берсе булган яз көне Чаллы һәм Алабуга элеваторларыннан чәчү өчен чанага салып тартып семена алып кайту. Чаллы элеваторында Зоя түти Борды егете Александр белән таныша һәм шунда яшәп кала. Үзе белән документлары булмый, язылышырга дип уйлап документлары артыннан Кабан Бастырыкка кайтып китә. Малай туса — Василий, кыз туса — Анна исеме кушарга дип Александр дәдәй алдан әйтеп куя. Кайту белән уллары туа — килешү- сөйләшү буенча Зоя түти Василий дип исем куша. Документларын җайга салу өчен вакыт байтак кына үтә. Озак та тормый, ире Александрдан хат китә. «Мин өйләндем, килеп йөрмә!» Анна түти укып хәйран кала, кызы Зоя түтинең балага имезергә сөте бетмәсен дип, хат турында әйтми. Өч айдан Зоя түти документларны ала, ире Александр дәдәй янына барырга җыена. Шул вакытта әнисе — Анна түти хатны күрсәтә... Шул көнне үк Зоя түтинең баласын имезергә сөте бетә, икенче көнне иртән чәче ап-ак булып агара.
Алдынгы терлекчеләр рәтендә булган Некратов Петрны авылыбызда «Кайбыч Питә» дип йөрттеләр. Армия хезмәтен тутырып өйгә әйләнеп кайтканда үзе генә түгел, өйләнеп — хатыны белән кайта. Хатыны Зоя түти Кайбыч районыннан була. Зоя түти акыллы, тыйнак, тырыш булды, башта колхозда, аннан соң мәктәптә җыештыручы булып эшләде.
Башка авылларда бармы икән, безнең авылыбызда «Курчак Роза» бар. Курчак Роза дип аны чынлап та курчак кебек бик матур булганга әйтәннәр. Түбән очта Ыштан балагы урамының уң ягында, Гүри бабайлар күршесендә әнисе белән яшәде ул. Урта буйлы, нечкә билле, зәп-зәңгәр сөрмәле күзле, озын кара керфекле, энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешләре, буямаса да бөрлегән кебек кып-кызыл иреннәре, буяган кебек аксыл соргылт чәчле, түгәрәк сөйкеме йөзле, үзенә каратып торган ягымлы карашлы, нинди кием кисә дә килешә торган гәүдәле, җиңел хәрәкәтле — шушы кыяфәте, сыйфатларына карап кечкенәдән үк авылдашлар аны «Курчак Роза» дип йөрделәр.
Безнең авылыбызда дүрт бригада булган. Түбән оч — беренче бригада. Андый тиз һәм сыйфатлы уракчылар иртә таңнан чык төшә башлаганчыга кадәр эшләп кулларына флаг тотып кайтканнар. Шулар арасында безнең Марфа түтиебез Аксакова, Александра түти Емельянова «Прусти» Александрасы, чиркәүдә бик матур тавыш белән җырлаган ул. 1938 елда авылыбызда чиркәү ябылганнан соң да үлгән авылдашларыбызны чиркәү кенәгәләре буенча укып соңгы юлга озаткан изге күңелле кеше ул. Чиркәүдә бик күп еллар җырлагач, чиркәүдә ул сүз еш кулланылгач «Прости» дип йөрткәннәр.
Керәшеннәрдә, шул исәптән безнең авылыбызда да, туганда миңе булган кешеләрне, кем баласы булуына кармастан, кызларны Миңнеш, ә ир-атларны Минәй дип йөрткәннәр. Чиркәүдә чумылдырганда изгеләрне искә алу календаре кенәгәсе буенча исем бирәләр. Ә элеккеге халык ышанулары буенча Миңнеш, Минәй дип атап йөртсәләр — миң бетә дип уйлаганнар. Скворцов Петр Алексеевины Минәй дип йөргәннәр. Хатыны, Югары Баграж кызы Герасимова Анастасия Трофимовна белән аларның җиде балалары булган — Мария, Анастасия, Анна, Александра, Варвара, Евдокия, Григорий. Фамилияләре Скворцов булганлыктан аларны «сыерчыклар» дип йөртәләр. Ул вакытта Петр дәдәйне Минәй дип йөрткәч, аның үз исемен бик аз кеше белгәндер. Кызлары Александра, Евдокия, Варвара Алабуга педагогика институтын тәмамлап укытучы булып эшли башлаганда барысын да Петровна дип йөртә башлагач кына Минәй дәдәйнең исеме «табыла».
Батаев Евграфның хатыны Зоя Павловнага бөтен кеше дә Миңнеш түти дип эндәште. Зоя исемле икәне кабер ташына язылгач кына беленде.
Тихонова (Сидорова) Александра Исидоровнаны авылда Сидар Миңнеше дип кенә белделәр, Алексанра икәне бик яхшы колхозчы, сыер савучы булып эшләгәндә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары алганда авылдашларга мәгълүм була. Зәй урамы үзәгендә ашханә ишеге төбендә районыбызның алдынгы колхозчыларның исем фамилияләре белән фотосурәтләре Почет тактасында эленеп торды. Миңнеш түтинең фотосурәте эленеп торуын күреп, «Карагыз әле, гел безнең Миңнеш түтигә ошаган бит бу!», — дип туктап калалар, фамилиясе туры килә, ә исеме һәм отчествосы башка — Тихонова Александра Исидоровна. Фотосурәтеннән төсмерләп «Туктагыз әле, бу безнең авылыбызның Миңнеш тутабыз булырга тиеш, ул бит алдынгы сыер савучы, карагыз әле, Александра исемле икән бит ул, әтисенең исеме дә Исидор икән бит!», – дип танып гаҗәпләнгәннәр.
Башка авылларда бармы икән, безнең авылыбызда «Прокурор», «Министр», «Брежнев» кушаматлары да бар.
«Прокурор» дип Тихон дәдәй Сидоровның малае Александрга әйтәләр иде.
Тикан дәдәй «Кулак койрыгы», 1920 елда әби-бабайларының йорт җирләрен, мал-туарларын, атларын, барлык инвентарларын талап алып, үзләрен сөргенгә куалар. Аларның уллары Сидар һәм Гликерия Сидоровларның тугыз баласын — Гүри, Тихон, Матвей, Фекла, Марфа, Михаил, Александра, Егор, Софияны кимсетеп «Кулак койрыгы» дигән кушамат тагалар. Тикан дәдәй сугыштан ике аяксыз булып кайткан.
«Министр» дип Марфа түти (Сидорова) һәм Гәрәч (Герасим) дәдәй Павловларның кече уллары Александрга әйтәләр, ә дәдәсе Афанасийга «Балтачы» дип әйтәләр. Алар колхозга кермәгәннәр. 10 сутый җирләре бар иде. Ике уллары да Афанасий да, Александр да нәселдән килгән чир — төнлә күрә алмыйлар, үзләре алтын куллы — балта осталары иде. Афанас дәдәйне башка һөнәре булмагач, «Балтачы» дип йөрткәннәр, ә кече уллары Александр 4 классс белеме белән алтын куллы балта остасы булуына өстәп әле тагын бик матур тавыш белән җырлаган да, аны аш-суларга җырларга чакырганнар. Ул бик тапкыр, җор телле булган, аны әле тагын авылның Хуҗа Насретдины дип тә йөрткәннәр. Аның өстенә заманына күрә бик башлы да булган. Авылыбызда ул замандагы кешеләр арасында үзенең белемле, зиһенле, зирәк булуы белән аерылып торган. Ул үзлегеннән русча сөйләшергә, укырга һәм язарга да өйрәнгән. Кешеләр белән яхшы, ягымлы, грамотный итеп сөйләшә белгән. Белешмәләр, үтенеч хатларын заманына күрә аңлатырлык итеп яза белгән. Бик күп авылдашларыбызга ярдәм иткән.
Краснов Николай дәдәйне «Брежнев» дип әйтәләр иде. Николай дәдәйне авылыбызның гомүми җыелышында бригадир итеп сайлап куялар. Николай дәдәй җыелыш беткәндә йомгаклау сүзе итеп «Иптәшләр, сез мине үзегез сайладыгыз, бүгеннән мин сезнең Брежневыгыз булам, сорау, тәкъдим, үтенечләрегез булса, миңа мөрәҗәгать итәрсез», – дип әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Миңнеш түти (Батаева Зоя)минем ерак эбием(әниемнең әнисе), ә Акбаш Зоя түтинең әнисе Анна әби минем әби белән бер туганнар иде. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Авторга зур рәхмәт!
0
0