Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Иске Мунча авылы кешеләре (моннан 100 ел элек)

Өлкән хәзерлек төркеме тыңлаучысы Аристоклий Сергеевич Остроумовның Минзәлә кантонындагы Юшады волостена кергән Иске Мунча авылы кешеләре турындагы язмасы (17 сентябрь, 1921 ел).

Мин яза торган авыл — Казан губернасының Минзәлә кантонындагы Юшады волостена кергән Иске Мунча. Авыл исеме, шунда яшәүче 70 яшьлек карчык Наталия Кирилловна Подгорная сөйләгәнчә, моннан 150 ел элек шушы урынга күчеп килгән купецтан башланган. Аның сул күзе кылый булганлыктан, ул карчык «Кылый Игнатий дип аны әйтәләр ийе», ди. Бу җиргә урнашкач та, йорт һәм каралты-кура төзегән, аннан башка әле мунча да. Ул анда 15 еллап яшәгәч, башка кешеләр дә аның янына килеп урнаша башлаган. Шулай итеп, ел саен йортлар арта барган һәм инде саны 10га җиткән. Әмма аларның берсенең дә мунчасы булмаган. Алар җыен җыйганнар һәм кылый Игнатийда мунча төзергә дип хәл иткәннәр, чөнки башкаларга караганда, Игнатий бай булган. Мунча салганнар һәм барысы да шунда юынырга йөргән. 

Тагын 10 ел узган, йортлар да ел саен арта барган. Аларның саны 35кә җиткән, әмма әле һаман да авылның исеме булмаган. Җыенга җыелып, ирләр үз-үзләренә сорау биргәннәр: «Үзебезнең авылны ничек атыйбыз соң?». Барысы да уйга калган, әмма авылга исем таба алмаганнар. Һәм, ахыр чиктә, беренче булып урнашкан кеше исеме белән атарга булганнар. Кылый Игнатий беренче булып килеп урнашканлыктан, авылны Кылый Игнатий Мунчасы дип атаганнар. Тагын берничә ел үткән. Кылый Игнатий үлгән, аның йорты да, карлаты-курасы да янып беткән, бары тик мунчасы гына утырып калган. Бу мунчаны әле озак вакытлар сүтмәгәннәр. Килгән бер кеше сорган: «Ни өчен бу иске мунчаны сүтмисез? Әллә сез аны жәллисезме?». Әмма аны сүткәнче әле тагын берничә ел үткән, мунча тәмам череп беткән, аны инде төртеп аударасы гына калган. Икенче бер авыл крестьяннары, иске мунчаны жәлләүче иске мунчалыларны акылга утыртырга теләп, җыелып килгәннәр дә, сүтә башлаганнар. Искемунчалылар, моны күреп, җыен җыйганнар һәм кайсыларыдыр — сәнәк, кемнәрдер — балта, кемдер таяк тотып, мунчаны җимерүче крестьяннарга каршы киткәннәр. Мунчаны җимерүче крестьяннар сугышып тормаганнар, «иске мунчагызны жәллисез икән, бик сезгә мунчагыз әйбәт той(ыл)ган икән», — дип китеп барганнар.

Шул вакыттан башлап, күрше авыллар (халкы — ред.) бу авылны Кылый Игнатий Мунчасы дип түгел, ә Иске Мунча дип йөртә башлаган. 

Иске Мунча авылы Минзәлә елгасының уң як ярында, тауда урнашкан. Якында урманнар юк. 150ләп йорт, яшәүчеләр, ягъни җаннар — 2238, авыл татар, рус һәм керәшеннәрдән тора. Татарлар аз, нибары 10 йорт, шулай ук, руслар да аз — 23 йорт, ә калганнарның барысы да керәшеннәр — 117 йорт. Иске Мунчада ирләр, хатыннарга караганда, азрак. Алар бары тик 938 генә, ә хатын-кызлар — 1090. Алар, күбесенчә, җир эшкәртү, умартачылык белән шөгыльләнәләр. 

Иске Мунча Минзәләдән 23 чакрым ераклыкта урнашкан, ә тимер юлдан — 250 чакрым, бәлки аннан да ерактарактыр. Шунлыктан аларның чуен юл һәм телеграф турында ишеткәннәре дә юк. Иске Мунча янында Ак Балык күле бар. Бу авылда яшәүче Игнатий карт Осипов: «Миңа әле 15 яшь тә тулмаган бер чакта, бу күлгә бара һәм 15 кадаклап (бер кадак — 409,5 грамм — ред.) балык тота идем. Ә балыклар шундый да ак, карап торуга ук гаҗәеп матур һәм шундый да зурлар; 8әр һәм 9ар кадаклылары да эләккәне булды», — дип сөйләде. Бу күлдә бары ак балыклар гына үрчи, шуңа да аны Ак Балык дип атаганнар. 

Керәшеннәрдә — каралты-куралар аз һәм иң кирәклеләре генә, мәсәлән, 1 амбар, 1 мунча һәм, терлек санына карап, 1 яки 2 сарай. Руслар яки татарларныкына караганда, башка чит халыкларның каралты-куралары җыйнак. Керәшеннәрдә ызбалар — 2 һәм һәрвакыт ызбага салкын өйялды аша керелә. Ызбаның алгы яктагысын кунаклар өчен саклыйлар, ул һәрчак җыештырылган һәм чиста була. Ә ызбаның үзләре өчен булганында ашарга да пешерәләр, башкасын да әзерлиләр. Йорт түбәләре, күбесенчә, салам белән ябыла.

Керәшеннәр — уртача буйлы, кыска кара сакаллы, коңгырт күзле, һәрчак көл төсендәге кафтан, чабата һәм кара киез эшләпә кигән булырлар. Керәшеннәр гади ризык ашый, әгәр дә бәйрәм көн булмаса, бәрәңге, токмач, кысыр аш пешерәләр. Ә инде бәйрәм икән, каз яки тавык суялар. Тавыкны йорт хуҗасы үзе суярга тиеш. Әгәр хуҗа үзе суймаса, тавыклары күрше-тирәгә таралып бетә, дип ышаналар. Пешкән итне дә хуҗа үзе бүлә: тавык башын улына бирә яки үзенә ала, ә хатын-кызга бирү тиеш түгел. Тавык башын хатын-кыз ашаса, «урманга барса, адашыр», дип исәпләнелгән. Ә тавыкның арткы ягы һәрвакыт хатын-кызга бирерлергә тиеш булган, бу хакта да «өйдә утырган кешегә арты да ярар» дип әйтелгән. 

Бәйрәмнәрдә барысы да сыра кайнатканнар һәм өйләренә кем керсә дә — татармы, русмы, аны сыра белән сыйлаганнар. Кунак сыраны эчкәч, «Ах!» дип әйтеп куйса, димәк, сыра яхшы; ә бернәрсә дә әйтмәсә, сыра бик үк әйбәт түгел. Шуңа күрә дә, сыра өлгереп җиткәнме-юкмы, аны эчкән кеше: Ах, әйбәт булган!» — дип әйтергә тиеш булган.

Керәшеннәр һәрчак татар белән алыш-биреш итә. Ә русларга чабата, терлек, тәгәрмәч сата. Керәшеннәр үз җирләрен сабан белән сөрә, сукалый. Сабан һәрчак ике төрәнле була аны пар атка тагалар. Бер җан башына 12 сажень (1 сажень — 2,134 метр) җир тия. Керәшеннәр, шулай ук, үз йортлары янында һәм бакчада агач утыртырга яраталар. Тиз үскәнлектән, һәрчак каен, тал, юкә агачлары утырталар.

Минзәлә елгасында эре балыклар булмаганлыктан, Иске Мунчада балыкны җәтмә белән тоталар. Аны тотканда беренче кайсы балык эләгүенә карыйлар. Әгәр дә корбан балыгы (лещ) яки кушбаш (голавль) эләксә, димәк, балык күп кабачак. Шунлыктан, керәшеннәр беренче булып җәтмәгә кергән балыкка карыйлар. Ә инде беренче булып, чуртан (щука) яки сыла (судак) җәтмәгә эләксә, балык булмаячак, дип уйлыйлар. 

Терлекне беренче мәртәбә көтүлеккә куганда, барысы да кулларына бәрмәнчек ала. Әгәр дә кем дә булса бәрмәнчексез генә көтүгә куса, көз көне аның сыеры яки сарыгы өйгә кайтмаячак, дип исәпләгәннәр. Картлар шулай дигән: «Кем бәрмәнчек алмыйча үзенең малын куа, шул кеше малыннан җазыр». Керәшен үзенең малын, мәсәлән, атын сатканда, бер көн алдан мәгәрич эчәләр. Хуҗа үзенең атын төшендә күрсә, димәк, аты аны сагыначак; ә төшендә күрмәсә, атына яңа хуҗада яхшы булачак, дип ышана. Һәм ул аны һич кызганмыйча сатып җибәрә.

Улларын сугышка озатканда, карт тавык яки казны (күбесенчә, казны) пешерәләр. Сугышка китүче улына әтисе каз ботын бирә. Улы ботны ашый һәм, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, сөяген тәрәзә аша тышка ташлый: «Казлар ничек өйгә тезелешеп кайтсалар, мин дә шулай үземнең иптәшләр белән тезелешеп кайтырмын». Ул киткәннән соң, әгәр дә өйдә хатыны калса, ирен озаткач, ул ярлыларга һәм авылдагы священникка тастымал өләшә. Священникка иң яхшысын бирә, чөнки ул бу хатынның ире исән-сау кайтсын дип чиркәүдәге келәүдән соң тели.

Бәләкәй балаларга аларның ничек туганын түбәндәгечә аңлаталар, янәсе, Бала бирүче карчык иртә таңнан елгага су алырга барган һәм аның бидрәсенә бала эләккән. Ул бидрәгә караган һәм анда бу баланы кемгә биррегә икәне турындагы язу булган. Һәм ул карчык баланы тиешле урынга куя да, үзен беркемгә дә сиздермичә китеп бара. Әгәр дә бала, мәсәлән, воскресенье көнне туса, аңа шул көннең беренче хәрефенә башланган исем кушалар: Виктор яки Василиса. Бала воскресенье яки четверг көнне туса, һәрчак бәхетле булыр дип ышанганнар, әгәр пятница туса — бәхетсез.

Әгәр баланың атасы — керәшен, ә әнисе урыс булса, балалары русча сөйләшкән, ә керәшенчә хәтта белмәүчеләре дә булган. Бала бишегендә туктаусыз еласа, «елак бәби гомерле булмый», дигәннәр. 8 яше тулган малайларны әтиләре җир тырмаларга өйрәткән, 8-9 яшьлек кызларны — оек бәйләү, самовар агарту кебек өй эшләренә. 

Уллары сугышка киткәндә, ата-анасы аны бәхилләгән. Әнисе үзенең муенындагы качын салып улына кидерә: «Бу качны җуйсаң, үзеңне дә җуярсың, өйгә кайтмассың, шуңа качны җуярга тырышма». 

Төпчек малайга атасының өе кала. Әгәр дә өйдә малайлар булмаса, ул чагында кызларына кала. Кызлары кияүгә чыга һәм ирен йортка кертә. Керәшеннәр татарларга киң туганнарча яхшы мөнәсәбәттә булганнар, ә русларга алай ук түгел, чөнки алар бик алдаучан була, биш сүз әйтсә, берсе генә дөрес була. 

Керәшен беркайчан да үзенең керәшенлегеннән оялмый, кем генә сораса да, һәрчак: «Мин — керәшен», — дип дөресен әйтә.

Керәшен үз өенә кунарга, руска караганда, татарны теләбрәк кертә. Ә таныш булмаган кешеләрне какемнәрдер өенә кертә, кемнәрдер — юк. Ярлылар кертә, ә байлар — юк. Алар үзләренең нәрсәсен дә булса урларлар, дип куркалар. Керәшеннәр кул биреп, «исәнме, саумы» дип күрешә. Әгәр дә янәшәңнән узып баралар икән, баш киемнәрен, эшләпәләрен салалар, әмма баш иеп исәнләшмиләр. Бер карт икенчесе белән исәнләшкәндә исемен әйтеп тормый, ә яшьләр картлар белән исәнләшкәндә, исемнәре белән эндәшәләр. Мәсәлән, «Исәнме, Ибуш, эшләр ничек?» «Бик ару әле, кума».

Бәйрәмнәрдә яшьләр үз туган авылларын данлап җырлыйлар:
Иске Мунча бик яхшы исем,
Андый исемле авыл юк,
Кайда барсаң, анда... 

Җыеннар воскресеньеда уздырыла, чөнки бу көнне бар кеше дә өйләрендә була. Керәшеннәр җыенга бик теләп һәм кешелеккә кия торган киемнәрдән киләләр. Җыен белән сайлап куелган кеше идарә итә. Хатын-кызлар тыңлап тора алсалар да, тавыш бирә алмыйлар. Җыендагы указлар керәшен телендә игълан ителә. Аны сайлап куелган һәм чыгышы белән керәшен яки татар булган кеше тәрҗемә итә. 

Әгәр дә авылда җинаятьчене яшерүче булса, аны авыл халкына каршы кешегә исәпләп, ул кешегә кырыс карыйлар, җыенга да чакырмыйлар. 

Терлеге авырып китсә, керәшеннәр аны мал докторына алып бармыйлар, «Алла сакламаса, доктор булдырмас», дип әйтәләр. 
Керәшеннәр, уртача, 75 яшькә кадәр яши, ә 75тән узганнарны күргәнем булмады. Әгәр дә керәшен картына 60 яшь булса, ул чабата үрүдән башкасын эшләми. 

Әгәр дә йорт хуҗасы үлә һәм өч көннән аны төштә күрәләр икән, димәк, ул өен сагына. Әгәр дә ул үлгән кеше яшь булса, «Яраткан кешесе тота», диләр. Шунлыктан аның дәдәе яки тутасы бу өч төндә йокламыйлар, ә көндезләрен генә йоклыйлар. Әгәр дә йолдыз атылганын күрсәләр, бу — туганнар арасынннан түгел, ә аның танышларыннан кемнең дә булса үлгәнен белдерә дип уйлыйлар. 

Урамда тузан багана булып өскә күтәрелсә, «Шайтан туе» дип әйтәләр. Кем дә булса шул тузан баганасы уртасында калса, аның аягы гомере буе авыртачак. 

Мунчага барганда муендагы качны салырга, аны кулга тотып, кулны алга сузарга һәм шул качлы кул белән ишекне ачарга тиешсең. Эчкә керүгә чукынырга кирәк. Әгәр шулай эшләмәсәң, карталар әйтмешли, «пәри тотар; кара мунчада пәри була, ул ак мунчада курка, аның теле кара, ак мунчага утырса, билге калдыра һәм кергән кеше крест билге куя: пәри үз исемен әйтергә мәҗбүр була һәм аны тотып үтерәләр».

Кешеләр дөнҗаның барлыкка килүен Иске Заветта язылганча аңлаталар. Әмма күк күкрәү турында, Илья пигамбәр лодка белән бара, ул барса күк күкри, солылар уңар дип әйтәләр. 

Кеше үлгәннән соң, аның җаны күккә күтәрелә һәм һәр өч көн саен өенә кайтып, өйдә калганнар дөрес яшиме икәнен тикшерә. Әгәр алар начар тормыш белән яшәсәләр, җан нинди дә булса бәла җибәрә. Әгәр дә гаиләдән берәрсе үлсә, бу аларның ничек тиеш шулай яшәмәгәнен күрсәтә. Шунлыктан, картлар һәрчак дөрес яшәргә кирәк дип әйтәләр. Әгәр дә гаиләдә кем дә булса үз үлеме белән үлмәсә, бу — начар билге.

Иске Мунча авылыннан Анна карчык Потапова шундый бер очрак турында сөйләде: «Без бер тапкыр дәдәй белән спорлашкан идек. Мин аның бик ачуын китердем. Эш шулай булды: безнең казлар аларның бораен ашаган. Ул аларны тотып япкан, мин аларны алып кайтырга бардым. Ул бик күп акча сорады. Мин аңа акча бирмәдем. Казларны алдым да өйгә алып кайттым. Шуннан ул миңа килде дә, мине кыйнады. Ачуым килеп әйттем: „сине җен тотсын иде“. Күпме-азмы торгандыр (ул безнең — балыкчы, аны язырга оныттым), шулай бер дә бер тапкыр балыкка китте. Лодкасы начар иде. Элек бу Минзәлә суы бик тирән иде. Уртага кергәч, лодкасы капланган. Ул су тулган лодка астыннан чыга алмаган, баткан. Аны җен тоткан икән... Безнең бабай ат эчерткәндә Су анасын күреп торган: чәче бик зәңгәр, чәчен тарап утыра иде, ди. Бабайга караган да, бик мәзәк көлеп җибәргән. Аннары (суга) чумып киткән. Шуннан соң безнең бабай судан бик курыкты. Бер дә су кермәде, ат эчертмәде».

Безнең авылда яңгыр яумаганда, крестьяннар җыенга җыелалар һәм корбан китерергә кирәк дип, хәл итәләр. Моның өчен һәр хуҗалыктан билгеле бер суммада акча җыялар. Акча җыелып беткәч, бай яки ярлы крестьяннан сарык я үгез сатып алалар. Сарыгын саткан кеше үз малын жәлләп бирергә тиеш түгел. Әгәр ул аны жәлләп бирсә, корбанның файдасы булмаячак. Корбан өчен алынган сарык кара төстә булырга тиеш. Аны зур казанда пешерәләр. Сарык ите пешкәндә барысы да иман укый. Сарык итен пешерүдә хатын-кыз катнашмый. Алар сарык ите пешеп чыккач кына киләләр. Ашны да, итне дә ашыйлар. Ул көнне барлык хәерчеләрне чакыралар, хәтта татарларны да. Ашаганнан соң, сөякләрне яндыралар. Ә сары тиересен священникка бирәләр. Итне ашаганда көлүче юкмы икәнен картлар күзәтә. Әгәр кемнең дә булса көлгәнен белеп алсалар, аңа бөтен җыен белән җәза бирәләр. 

Әгәр дә бу көнне яңгыр яумаса, алар яңгыр яуганга кадәр һәрбер көнне корбан китерәләр. Озак вакытлар яңгыр яумаса, «Алла безнең корбанны ишетмәде, әйдәгез, хәзер су белән сибешик», диләр. Моның өчен яшьләр җыелыша, кемдер бидрә ала, кемдер — су чүмече һәм урамда очраган һәр кешегә су сибәләр. Алар, бигрәк тә, священникны су белән коендырырга телиләр. «Егетләр, кызлар пупка тырышалар сибәргә, пупка сипсәң яңгыр була», диләр. Әгәр алар священникны су белән коендыра алмасалар, «ни өчен священникка су сипмәгәннәр» дип, бар гаеп яшьләр өстенә аударыла. 

Ачык һавада, көтүлектә корбан китерелә. Каян килгән булсалар да, кешеләр корбан китерүдә катнаша алырга мөмкиннәр. Корбан китерүгә пеләш башлы, чал сакаллы 60 яшьлек карт җитәкчелек итә. Чөнки «Илья пигамбәр ак чәчле булган, сакалы да ак булган», ди картлар. Корбан китергәндә барысы да иман әйтә, һәрчак — Илья пигамбәргә. Корбан елга бер мәртәбә китерелә, әмма кайчак — яңгыр ява башлаганга кадәр дә.

Керәшеннәр чиркәүгә аз ярдәм итә, ә мәктәпләргә гел дә юк. «Школ җиткергәч, барысы да казнадан булсын». Берсендә священник китап алу өчен мәктәптә 12 тиен акча җыйды, укучылар 35 идек, 10ысы түләде, ә калган 25е түлмәде һәм мәктәптән киттеләр, укудан да туктадылар. Шуннан соң, священник үз акчасын түләде һәм укуны ташлаганнарны янә укырга чакырды. Моннан керәшеннең акча бирүгә саран икәне күренә. 

Шулай ук, «Тәрене елында бер генә алсак та ярар, ату ай саен башласаң, акчаң да җитмәс пупка түләргә», диләр. Керәшен ирләре чиркәүгә аз йөри, күбрәк, хатыннар һәм кызлар бара. Шунлыктан татарлар без керәшеннәр турында:" Сез татар да түгел, урыс та түгел, мәчеткә дә бармыйсыз, чиркәүгә дә«, диләр. Керәшен елга бер мәртәбә — Пасха алдыннан гына пост тотып, җазыкларыннан арына, анда да әле хатыннар белән кызлар гына, ә ирләр — юк. 

Керәшен ашка җыярга ярата. «Без бүген аш салдык. Адей кайтты солдаттан, бар карендәш ирләрне чакырдык», диләр. 

Шулай ук, алар Пасха, Рождество Христово, Питрау көн, Тройсын кебек бәйрәмнәрдә дә ашка җыярга яраталар. Рождество Христово җиткәч, яшьләр беренче ике көндә өй борынча славут әйтеп йөриләр, ә өченче көнендә кем ничек булдыра ала, шулай үзгәртеп киенә. Алар өчен кызыгы — үзләре кергән йортта хуҗаның аларны танымавы. Ә алар түбәндәгечә киенәләр: кемдер тунының алдын артка әйләндереп кия, кемдер — карчык, кайсысыдыр — кәҗә булып... Болай йөрүне алар үзләре: «Иисус Христос тугач, пәриләр качарга тишек табалар, алар өй борын йөргәннәр, аларны бер кеше дә кертмәгән!«, диләр. Биредә дә яшьләрне пәридән курыкмаган кешеләр кертә, ә интеллигенция кертми. 

Майчабуда барысы да урамда атларда йөри. «Ничек без майлы майны ашадык, ел да шулай майлы булсын», диләр. Монысында да, шулай ук, юлда учак ягалар: «Ничек май кайнаткан күк, ел да алай кайнасын, нурлар төшеп эресен».

Кояшлы көндә керәшеннәр вакытны чабата белән үлчәп беләләр. Әгәр дә кешенең күләгәсе 6 чабата озынлыгында булса, димәк, төш турысы җиткән; әгәр дә 9 яки 18 чабата озынлыгында икән, инде кич җиткән була. 

Безнең волостьта — 13 мәктәп, барысы да казна исәбенә төзелгән. Бу мәктәпләрдәге укытучылар — керәшеннәр һәм чувашлар. Әгәр дә анда керәшен телендә укытсалар, эш бик яхшы бара. Керәшеннәр ике класслы һәм югары башлангыч булган авыл хуҗалыгы училищесына бик теләп баралар. 

Безнең волостьта өч кенә кеше укый: үзем, дәдәй һәм Юшады авылыннан Александр Петухов. Ә калган малайлар бары тик үзебездәге мәктәпне генә бетерделәр...

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 105нче-136нчы битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев