Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Иске Корбаш авылында узган балачак

Кече хәзерлек төркеме тыңлаучысы Александр Максимович Маловның «Балачак» язмасы (Чуваш автономлы өлкәсенең Цивиль өязендәге Иске Тәрбит волостена караган Иске Корбаш авылыннан. 1 октябрь, 1921 ел).

Мин 1906 елның 6 апрелендә туганмын. Әти-әнием — Казан губернасының Цивиль өязендәге Иске Корбаш авылы крестьяннары, православие динендәге керәшеннәр. Үз-үземне белә башлаганда безнең гаиләдә җиде кеше иде: әти, әни, ике олы дәдәй, ике кыз туганым һәм мин. Әтинең төпчек улы идем, шунлыктан мине бик яраттылар. Кич белән йокларга дәдәй янында ята идем. Ә ул миңа кайларда йөргәнен, нәрсәләр күргәнен сөйли. Соңрак мине дә үзе белән алуын сорадым. Мин аның белән урманга бардым, җиләк җыйдым. Урманда кинәт кенә каршыма куян килеп чыкты да, мин аннан бик нык курыктым һәм авырдым. Өйгә кайткач, әни: «Сез берәр нәрсәдән куркымадыгызмы?» — дип сорады. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем. Шуннан соң, ул мине авырудан савыктыручы бер әби янына алып китте. Бу әби бер чәй калагы тоз алды һәм аны суга салып, миңа эчеп бетерергә кушты. Мин эчеп бетердем, шуннан соң миңа җиңел булып китте һәм терелдем. Терелгәч, әни белән чиркәүгә бардым. Чиркәүдә иманнар тыңладым.

Безнең авылда шундый бер гадәт булганын хәтерлим: җәй көне, әгәр яңгыр яумаса, җаңгыр боткасы пешерәләр. Моның өчен җыен җыялар һәм һәр йорттан ярма, сөт, күкәй җыеп чыгалар да, кич тау янында ботка пешерәләр. Ботка пешкәч, картлар Ходайга инәлә. Ә аннан ботка тарата башлыйлар. Ботка ашагач, егетләр һәм кызлар барысына да — кем булуына карамастан, су сибәләр. Әгәр дә суга чыланмаган берәр хатын-кыз калса, яңгыр яумый, дип ышаналар. Алар белән бергә, мин дә юеш күлмәктән, юеш ыштаннан йөри идем. Дәдәй белән атта йөрергә дә яраттым. Үзем генә йөри алмыйм, чөнки атларыбыз дүртәү иде. Безнең болын елга янында булып, кармак белән балык та тоттык.

Мин әле өйдәгеләрнең барысы да кырга урак урырга йөргән чакларны да хәтерлим. Ә мин өйдә калам. Өйдә уйнарга беркем дә юк, бакчага чыгам. Ә анда безнең шалкан, айбагыр һәм суган үсә. Бу яшелчә мине инде туйдырган, кыяр ашыйсым килә. Безнең күршеләр бакчасында кыяр үсә. Мин бакчага кердем дә, бик күп итеп кыяр урладым. Кинәт кенә капкадан бер карт чыкты да, кычкыра башлады. Һәм мин йөгерергә тотындым. Салам артына качтым, әмма ул мине эзләп тапты һәм бик начар сүзләр белән ачулана башлады. Әмма безнең кардәш булгач, ул мине кыйнамады.

Безнең гаилә кырдан кайткач, ул бу хакта әти белән әнигә сөйләде. Алар миңа моннан соң башка беркайчан да урлашмаска куштылар. Шуннан соң беркайчан да урлашмадым.

Кыр эшләре беткәч, крестьяннар ашлык суга башлыйлар. Безнекеләр дә икмәкне җыеп, бар эшне бетергәч, сыра кайнаталар һәм кардәшләрне җыеп, бәйрәм итәләр иде. Миңа ул чакта күңелле була. Кунакларга мин дә сыра бирәм, ә алар миңа — бер тиенлек, ике тиенлек акча. Сырадан тыш, өстәлдә бер чирек шәрап тора. Шәрап салу өчен бер генә стакан булганлыктан, аны әти үзе салып бирә. Шәрап бары хәлле гаиләләрдә генә була. Өстәлдә күкәй, пируг, борай ярмасы оныннан пешрелгән калач, ботка, иттән әзерләнелгән ширтан да була. 
Ул аштан соң озак та үтми, көз җитә. Көз көне мәктәптә укулар башлана, минем дә укыйсым килә. Миңа авылдагы училищеда укырга рөхсәт иттеләр. Анда йөрергә ерак, ә кышкы суыкларда бик нык туңгач, андагы укуны ташладым да, якындагы мәктәпкә киттем. Бу мәктәп минем өчен уңайлы да иде, яхшы да укыдым. 

Уку барышында минем өчен иң истә калган көн — дәдәйнең хәрби хезмәттән кайтуы. Ул чирләп кайтты, бер сүз дә сөйләшә алмый иде. Кайтканның икенче көнендә үлде. Гаиләдәге бар кеше елады. Җыелган кардәшләр дә еладылар. Ә аннан соң аны күмәргә җыендылар. Дәдәйне алып чыгып киткәч, әни аңын җуеп егылды. Аны җирләп 40 көн үткәч, пуминкасы булды. Сарык суйдылар, коймак пешерделәр. Мин туганнарны чакырырга чыктым. Әти үлгән дәдәйне чакыра китте, безнең керәшеннәр ышануынча, кешенең җаны үлми, пуминкада өйгә кайта. Барлык туганнар да җыелып беткәч, сыра, калабашка (агач миски) белән бал чыгардылар. Өстәл янына утырыр алдыннан Аллага инәлделәр: «Ходай, аның бар җазыкларын кичер, оҗмахка керт». Иман укылгач, алар туйганчы ашадылар. Пуминкадан соң, калган ботка, күкәйләрне ашамыйлар, сөякләрне дә кимермиләр, ә барысын да зиратка, ашар дип уйлап, үлгән кеше каберенә илтәләр. 
Гел дәдәй турында уйлагач, миңа укуы авыр булды. Хәзер бит инде безнең эшләрлек беркем дә юк. Әти — карт (аңа 65 яшь), ә икенче дәдәй — хәрби хезмәттә. 

Тиздән Пасха (Олы көн) җитте. Пасхада миңа да, гаиләдәгеләргә дә күңелсез булды. Кешеләр сыра кайнатты, туганнарын җыйды, бәйрәм итте. Малайлар таганда атынды, уйнадылар, чикләвек ашадылар. Ә без бернәрсә дә эшләмәдек һәм беркая да бармадык. 
Пасхадан соң җыр сөреп, сабан ашлыгы чәчүгә төштеләр, әти белән без дә калышмадык. Мин җирне сөрдем, әти чәчте. Миңа бик авырга туры килде, бик яшь, 12 яшемдә генә идем. Крестьян хезмәтенең авырлыгын шунда белдем.
Бер баскыч мәктәпне бетергәч, үзебездән 6 чакрым ераклыктагы икенче баскыч мәктәпкә кердем. Икенче баскыч мәктәп рус авылында иде. Беренче көнне мин торырга фатир эзләдем һәм әйбәт фатир таптым. Миңа ул фатирда бик яхшы иде, чөнки аларның гаиләсендә кеше аз — 4 кенә. Уку өчен дә миңа аерым өстәл көйләнгән. Ашау ягы тыйнак: иртән — ботка, көндез — итле аш, кич — кыздырылган бәрәңге. 
Балачагымны мин менә шулай уздырдым.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 314, 27нче-33нче битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев