Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Иске Карабаян авылында кызыклы атамалар

Тарихи материаллардан күренгәнчә, Теләче районының Иске Карабаян авылы Казан губернасының Лаеш өязенә караган.

Элек урман авылга терәлеп үк торган. Мәтбей (Матвей) дигән берәү, төнлә белән берүзем юлсыз-нисез җирдән урманның яртысына кадәр керә алам, дип, иптәшләре белән бәхәсләшкән. Ул урман эченә ике чакрым җир кергән. Аның кыюлыгын олылап, бу урынны «Мәтбей йөрәге» дип йөртә башлаганнар.

Авылның түбән очыннан сузылган болынны «Даулы болын» дип атыйлар. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, бу болынны даулап, тирә-күрше авыллар арасында гел бәхәс, тарткалаш чыгып торган.

Иске Карабаян белән Карабаян арасында бер чишмә бар. Бервакыт бер кеше бу чишмә яныннан «Изге кыз Мария» тәресен тапкан да өенә алып кайтып, тәре почмагына куйган. Иртән торып карасалар — тәре юкка чыккан. Эзли торгач, тапканнар — әлеге тәре элеккеге урынында — чишмә буенда ята, ди. Шуннан соң бу чишмәне «Изгеләр чишмәсе» дип атый башлаганнар. Хәзерге көннәрдә дә, озак яңгыр яумыйча торса, халык келәү итәргә шул чишмә янына җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев