Туганайлар

Илтән Бутадагы бер көнем

(этнографик юлъязма)

Әлмәт төбәгендә яшәүче этник төркемнәрнең сәнгатен, тарихын өйрәнү эше бер сүлпәнләнеп, бер җанланып туктаусыз дәвам итә. Соңгы егерме биш ел эчендә мондый эш Әлмәт энциклопедиясен төзүчеләр тарафыннан шактый актив алып барылды. Миңа да бу эштә катнашырга туры килде. Әлмәт районы Илтән-Бута авылына баруым шул максатка бәйле иде: мондагы халык музыкасы һәм, гомумән, җирле тарих, сәнгать белән бәйле материаллар тупларга тиеш идем. Газета укучылары белән шул сәяхәт турындагы истәлекләрем белән уртаклашам. 

Егерме ике елдан соң

1998 елның 18 август иртәсендә мине Илтән-Бута авылы янындагы юл кырында машинадан төшереп калдырдылар һәм сәнгать өйрәнү экспедициянең башка әгъзалары Түбән Абдул һәм Иске Баграж авылларына таба юнәлделәр.

 Илтән-Бутада мин егерме ел элек – 1977 елның 24-25 январенда булган һәм танылган бәетче Радиван бабайның җырлаганын язып алырмын дип өметләнгән идем. Ул вакытта бәетче бабай дәваханәдә ятканга күрә, аны  күреп булмады. Шулай да туталы-сеңелле Мәтүр түти (Матрена Лукьянова, 1906 елгы) белән Кристи түти (Кристина Сергеева, 1911 елгы) һәм Анна Антонова (1906 елгы), Елизавета Егорова кебек җырчылар Илтән-Бутаның иң матур көйләрен җырлап биргәннәр иде. Бу юлы авыл ничек каршы алыр инде, мине нинди очрашулар көтә икән, диеп уйлап бара торгач, килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. 

Бик иртә сыман тоелгач, кешеләрне борчымыйм дип, элекке вакытта авылларга йөргәндәге гадәт буенча, мин башта зиратка юл тоттым. Чөнки монда, күрә белгән кешегә, авыл тарихы, аның элек яшәгән кешеләре турында күп кенә мәгълүмат ачыла. Аннары мондый зиярәт кылу – авылның бу дөньядан киткән олы кешеләрен хөрмәт итү, мондагы әрвахларның ризалыгын алу башлангычы да булып тора бит.

Авылның зираты тау итәгендә урнашкан, анда язып алган фамилияләрнең күбесе игътибарымны җәлеп итте. Ул фамилияләр авылда телдән генә йөргән ыру кушаматларыннан алынганнардыр, әмма аларның барлыкка килү тарихларын, вакыт кысанкы булганга, төпченеп ачыклап булмады. Бу фамилияләр исә түбәндәгечә: Апачаев, Агапов – Үгәпләр, Бутяев (Сәвәләй тумалары), Бухаров, Бураков, Балантаев, Бачурин (байчура ыруы – Кәләй тумалары), Янайкин, Писарев, Шишкин, Рогожников (Сәвәләй тумалары), Автомеев, Минязев, Черкасов.

Зиратта, искерәк заманда куйган кайбер качларда, элекке гадәт буенча, ыру тамгалары да бар. Әмма, үкенечкә, күп кенә ырулар үзләренең тамгаларын белми һәм хәзер аны качка куюны кирәксенми, югыйсә нинди матур һәм күркәм йола бит. Илтән-Бута ыруларының зиратта сакланган кайбер тамга үрнәкләре исә түбәндәгечә булды:

 

 

Элеккене белгәннәр бик аз булу сәбәпле, алда китерелгән фамилияләрдән кайсысының тамгасы нинди икәнен белеп булмады.

Бай тарихлы авыл

Авылда мине китапханә мөдире Татьяна Лукьянова, аның кызы, авыл клубы директоры Валентина Горбунова каршы алдылар. Ачыкланганча, авыл китапханәчесе тарафыннан мәгълүматка бик бай тарих тупланылган. Анда күпчелек урынны колхоз оешу, сугышта катнашкан кешеләр, социализм төзүгә, ягъни яңа дәвергә караган тарих алган. Бер заман алар бик кадерле булыр әле, бу байлыкны һич югалтырга ярамый. Авылның борынгы тарихы, традицион культурасы турында язмалар күпкә әзрәк, әмма аларны Татьяна Алексеевна күңелдән яхшы белә һәм үзе дә бик ярата икән. Мәсәлән, авылның борынгы тарихы турында ул болай сөйли:

 – Авыл башта Бута исемле елга һәм шул исемдәге рус авылы янында урнашкан булган. Иске авыл урыны хәзер дә билгеле. Иске зираты да шунда булган, аның урыны да билгеле. Бирегә халык Чистай ягындагы Илтән дигән авылдан күчеп утырган. Күченүчеләр арасында, керәшеннәр белән бергә, чувашлар да булган, диләр. Чистай ягында хәзер дә Керәшен Ялтаны, Чуваш Ялтаны дигән авыллар бар. Халыкның Бута суыннан яңа урынга күченүенә күрше рус авылы халкы белән җир өчен тарткалашу сәбәп булган. Тарткалашу һәм бәрелешләрдән соң, керәшеннәр Кичү суы буена, чишмәләре бик күп булган урынга утырганнар. Бу җирләрне кара урман каплаган булган. Авыл халкы, бик зур тырышлык күрсәтеп, урман төпләп, әкренләп иген чәчәр өчен кыр-бусулар әзерли. Илтәнлеләр тырыш игенче булу белән бергә, бик гаярь дә була. Бу уңайдан, авылның үткәненә кагылышлы романтик төсмерле тарихи риваять тә бар.

 Элеккеләр сөйләвенә караганда, илтәнлеләр Әби патша салдырган Себер трактында юлбасарлык белән дә шөгыльләнгәннәр. Бу юлбасарларның башлыгы Җанай исемле карчык булган, диләр. Алар Себер трактында Мәскәү ягыннан килә торган бай юлаучыларны контрольдә тотканнар. Әгәр дә аларга тиешле салым түләмәсәләр, бай сәүдәгәрләрне талаганнар. Салым малы исә аларга көн күрергә ярдәм иткән. Артларыннан куа төшкәндә, алар Кичү суының уңай җиреннән үтеп, таулы урман арасына кереп котылганнар. Кичү суы ул вакытта тулы сулы, ә агымы атларны алып китәрлек көчле булган. Шуңа күрә куа килүче кешеләр аны һич үтә алмаганнар. Җанай исемле атаман карчыкның сигез улы булган. Тора-бара бу үнәрне аларга ташларга туры килгән, чөнки сакланырлык әмәл елдан-ел кимегән. Кичү суы саеккан, калын кара урманнар киселеп төпләнелгән.

Бүгенге көндә авылда Янайкиннар ыруы яшәешен дәвам итә. Алар арасында иген игүчеләр, инженерлар, рәссамнар бар. Җанай/Йәнәй исемле гаярь атаман-карчыкның исеме турында бер-ике сүз әйтергә кирәктер. Бу исем, бәлки, кушамат булгандыр, әмма аның нигезен ыру атамасы тәшкил иткәнгә охшый. Чөнки йәнәй, [җ]-лаштырган вариантта җанай – ул бу якта яшәгән татар, башкорт, мордва, керәшен халыкларының формалашуында катнашкан борынгы бер этник ыру исеме булып санала. Бүгенге көндә бу якта Янайкин, Янаев, Янеев фамилияле гаиләләр киң таралган. Күренә ки, ул ыруның бер өлеше Илтән-Бута авылында да бар.

Илтәнлеләрнең борынгырак тарихын белергә тырышсак, авыл исеменең Түбән Иделдә нугайлар яшәгән төбәкләр белән бәйле булуы мөмкин, чөнки анда да Илтән исемле күл бар. Аны, русчалатып, «озеро Эльтон» диләр. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки нугайлар Зәй, Шушма, Чиремшән буйларында Казан ханлыгы заманнарыннан алып күпләп яшәгәннәр. Аларның бер өлеше Урта Идел халыклары формалашуында актив катнаша.

Илтән-Буталылар үзләренең борынгы милли сәнгатьләрен кадерләп саклаулары белән дә горурлана алалар. Авыл матур табигать кочагында, биек тау итәгендә урнашкан. Тау буенда авылның даган атыну корылмалары ерактан ук күренеп тора. Олы көн бәйрәме җиткәч, яз җитеп карлар эрегәч тә, борынгы гадәт буенча, кызлар даган атынырга барганнар. Монда матур, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән тамакса, дәвәт, хаситәләрен, чәчкапларын чыңгыр-чыңгыр китереп, кулдан суккан тукымадан тегелгән матур күлмәкләрен кигән кызлар, кыр-кырлары укалап тегелгән постау чикмәннәрен кигән яшь егетләр дә җыенып килгән. Даган атыну һәм даган асты уеннары үзенә бер күркәм борынгы йола булып исәпләнә. Аларның махсус җырлары һәм көйләре дә булган. Мәсәлән, даган атынулар күпме көчле һәм озак булса, җитеннәр дә шулай ук озын һәм ныкча була дип исәпләгәннәр. Мондый уеннар Олы көннән соң тагы да ямьләнгән, чөнки бу вакыттан алып җәйге түгәрәк уеннар башланган. Бу уеннар Питрау җиткәнче дәвам иткән. Авылның җәй уртасына туры килгән, иң күркәм йолаларыннан берсе – Җапрак бәйрәме. Торыйсын көненә багышланган бу йола Илтән-Бутада беркайчан да өзелмәгән. Әле 1977 елда да олы яшьтәге хатыннар җыелып, каен бәйләп, аны авылга алып кайтып, яшьләрне оештырып, борынгы көйләр көйләп, гармуннар уйнап, биеп, үзләренең кадерле йолаларын дәвам итәләр иде. Бүгенге авыр заманаларда да авыл клубы хезмәткәрләре (клуб директоры Валентина Горбунова, китапханәче Татьяна Лукьянова) бу эшне өзмәс өчен барлык көчләрен куялар.

Җырыучылар ягы

Илтән-Бута авылы җырчыларга, төрле музыка коралларында уйнаучыларга да бай булган. Авыл халкы хәтерендә булганнары турында искә төшереп үтик:

Кәкәй Метрей (Дмитрий Лукьянов, 1915-1968 ел) – гомер буе көтү көткән кеше. Ансыз туйлар узмаган, искитмәле җырлаган, җырларын үзе чыгарган. Иртән көтү җыюны җыру җырлап башлаган.

Җәрми Бәчелей (Василий Ермолаев, 1929-1995) ватылган гармуннар төзәткән, думбралар ясаган, үзе гармун, думбра һәм гитарада уйный белгән. Шунысы игътибарга лаек, гармунны бу авылда күп очракта әргән диләр. Әргән дигән төшенчә исә Европадан гармунга кадәр бер йөз илле ел алданрак безнең якларга кергән алынма булса кирәк һәм ул, башлыча, кечкенә кулда булган фисгармония тәшкил иткән.

Өч эчәк кыллы борынгы думбраның  схематик рәсеме.

Бәләнт Унушка (Анисим Балантаев, 1898-1949) – бик һөнәрле кеше булган, үзе матур итеп сырлап кабалар ясаган, тәгәрмәчләр бөккән, заказ буенча, тирә-як авылларга думбралар ясап саткан, үзе дә оста думбрачы булган. Аның уллары Бәчелей (1925), Иван (1926), Симун (1929), шулай ук, оста думбрачы булалар.

Унушка дәдәйнең сәнгате шуның белән кыйммәтле дә – ул яңа заман думбрасын, рус балалайкасына охшатып, өч тимер кыллы итеп ясаган. Борынгы керәшен думбрасы исә сарык эчәгесеннән эшләнелгән ике кыллы гына булган. Яңа төрле думбралар сугыш алдыннан гына күренә башлаган. Тимер кылларны исә кәрәз рамнарын ясау өчен колхозларга махсус җибәрелгән тимер чыбыклардан алып ясаганнар. 

Җанай Татый (Татьяна Янайкина, 1933 елда туган) – авылда һәм тирә-якта үзен оста думбрачы буларак таныткан. Төрле такмак һәм җыр көйләреннән тыш, думбрада махсус башкарыла торган «Краковяк», «Во саду ли...» кебек бию көйләрен, маршлар уйнаган, мәсәлән, «Казанны җау алган көй»не. Авылда думбрада уйнаган хатын-кызлардан үзенең осталыгы белән Бәләнт Аннасы да (Анна Балантаева, 1921 елда туган) таныла.

Авыл аксакаллары элекке вакытта гөслә уйнаучылар да булган дип сөйлиләр. Мәтүр түти Лукьянова (1906 елда туган) сөйләвенә караганда, аларның авылындагы гөсләләр ярым ай кебек кысалы, эчәктән эшләнгән унике кыллы булган. Әлеге уен коралы Арча, Балтач, Зәй, Алабуга, Кукмара районнарында киң таралган керәшен гөсләләреннән һич тә аерылмаган.

Әлмәт ягы керәшен авылларындагы  гөсләнең гомуми күренеше.

Илтән-Бута авылы халкы диннәрен дә бик нык саклый. Бу – үзе аерым бер тарих сәхифәсе. Монда хәзерге көндә дә иман җыруларын олылар гына түгел,  яшьләр дә белә. Авыл чиркәвенең тарихы да бик гыйбрәтле. Революциядән соң дин иреге игълан ителгәч, авыл халкы бергә җыелышып, күмәкләшеп, 1919 елда агач чиркәү салганнар. Чиркәүдә пуп булып, башта – Бәчелей әтей, аннары Гәүрлә әтей була. Чаң кагучы исә Демьян Лукьянов, ә тәре күтәреп йөрүче Петр Смирнов була. Тик авыл халкына үз чиркәүләрендә келәү итеп, үзләренең Алла өйләре булуга озак сөенергә насыйп булмаган. 1932 елны, югары хакимият карары буенча, чиркәүне сүттергәннәр. Чиркәү төзүдә катнашкан, төзү эшен оештырып йөргән барлык кешеләрне дә сөргенгә җибәргәннәр. Элекке заманнарның Аллага ышанулары өчен газап күргән изге әүлияләре кебек үк, Илтән-Бутаның да күп кенә кешеләре, иманнарына туры булып калганнары өчен, бу дөньядан күчкәнче сөргендә газап чиккәннәр.

Сандугач бабай янында

Һәрбер авылның, башкаларга охшамаган, үзенә бер аерым карашлы һәм төрле хоббиларга ия кешесе була. Илтән-Бутада да, башкалар игътибар да итмәгән, әмма бик үзенчәлекле тарих чоңгылларын күзәтеп килгән бер кеше бар. Ул – Михаил Учып улы Соловьев (туган елы 1927). Аны кайбер кеше Сандугач бабай дип тә белә. Михаил дәдәй күп еллар бухгалтер, газеталарда журналист булып та эшләгән, заманында шигырьләр дә язган. Аның янына без авыл клубы мөдире Валентина Горбунова белән барган идек. Сандугач бабайның минем кызыксынуларыма бигрәк тә хуш килгән бер ягы булды. Ул Илтән-Бутада, күрше Сәвәләй һәм хәзер инде юкка чыккан Калиновка авылларында яшәгән халык җырчылары, төрле музыка коралларында уйнаучылар турында мавыктыргыч итеп сөйли. Иске думбра көйләреннән саналган «Казанны җау алган көйне» ул үзе телдән көйләп күрсәтте, аны авылның оста думбрачыларыннан булган Бәләнд Татыйы (Татьяна Балантаева) уйнаганын сөйләде.

Кубызчылар турында сорашкач, ул тирә-якка дан-шөһрәте киң таралган Пичнек Иван, ягъни Сәвәләй авылының остасы Кубызчы Иван дәдәй (Иван Чиркасов), аның искиткеч матур итеп уйнавы турында онытылып-онытылып сөйләде. Кубызчы Иван дәдәй Илтән-Бутадагы үз туганнарына еш килгән. “Аның һәрбер килүе авыл халкы өчен бәйрәм була иде”, – ди ул.

Михаил дәдәй элекке замандагы дәрбешләр, ягъни хәерче-музыкантлар турында да сөйләде. Анысы да керәшеннәрнең музыка сәнгате тарихын өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле һәм сирәк мәгълүмат тәшкил итә.

 Сандугач бабай сугыш елларында Калиновка исемле керәшен авылында  булган бер хәл турында да сөйләде.

Сугыштан бер солдат ике кулсыз кайта, аны бер сукыр кызга димлиләр. Кызның атасы исән булмый, анасы да, тормыш авырлыкларын күтәрә алмыйча, дөнья куйган була. Әмма ни гаҗәп, Алмай исемле бу кыз, кызганыпмы-ошатыпмы, әлеге кешегә кияүгә чыгарга риза була. Туй мәҗлесе барган өйгә ике дәрбеш (хәер сораучы) килеп керә. Ямалып беткән, озын чабулы иске чикмән кигәннәр, башларында – таушалып беткән киез калпаклар, кулларына озын таяклар тотканнар. Аларның берсе скрипка уйный башлый. Ул шундый моңлы һәм кайгылы итеп уйный, өйдә булган кешеләр көйгә бирелеп, дөньяларын оныталар. !әм бу  кулсыз солдатның, килен булып төшкән сукыр кыз Алмайның ачы язмышын, күрәсе кыенлыклырын күңелләре аша кичерәләр, төшенкелеккә бирелеп, тирән уйга чумалар. Өйдә булганнар тыела алмый, сулкылдап җылый башлый, бер еламаган кеше калмый. Бераз тынлыктан соң, дәрбеш икенче көй уйный. Аның көе инде башкача агыла. Ул барлык кешегә яшәү көче, бер-берсенә булышу дәрте иңдерә, җегәр кертә. Кешеләрнең йөзләре яктыра. Бераз туктап торганнан соң, бер сүз дә дәшмичә, дәрбеш өченче көйне уйный башлый. Барлык кеше сихерләнгәннән айнып баргандай була. Тыңлаучылар тынычланалар, җитдиләнәләр, аларның күзләрендә теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарлык өмет чаткысы барлыкка килә. Дәрбешләр бу яңа гаиләне бәхиллиләр һәм үз юлларын дәвам итәләр. Бу хикәяне тыңлагач, мин дә әле озак кына әсәрләнеп йөрдем.

Михаил дәдәйнең өеннән чыккач, тау буеннан челтерәп аккан чишмә, көянтәләп су ташучы кызлар, яшь киленнәр күренде. Гадәти авыл тормышы дәвам итә иде. Чишмәләр турында сүз чыккач, авылда һәм аның тирәсендә унике чишмә барлыгы ачыкланды. Чынлап та, бу авыл оҗмах кочагында утыра икән дияргә сәбәпләр күп икән. Сораштыра торгач, ул чишмәләрнең исемнәре ачыкланды: Әнтип чишмәсе, Тозлы чишмә, Ташлы чишмә, Тау чишмәсе (аның суы – иң тәмлесе, иң йомшагы), Күкертле чишмә (авыл халкы аның измәсе белән сыланып, дәвалана), Урман чишмәсе (аның суында тоз тәме сизелә, димәк, ул минераль тозларга бай), Чытырлык чишмәсе һәм башка чишмәләр. 

Ниһаять, Илтән-Бута авылыннан китәр вакыт җитте. Татьяна Алексеевна мине ындыр капкасына кадәр озатып куйды. Әлбәттә, авыл тарихы, аның кешеләре, сәнгате белән танышу өчен бер көн ул бик аз мизгел генә. Әмма шул бер генә көндә дә мин бик озын гомер кичергәндәй булдым. Чынлап та, тарихыбызны, көнкүрешебезне, сәнгатебезне һәм кешеләребезне күбрәк белсәк, безнең тормышыбыз да тулырак булыр сыман. Тик моның өчен эчә торган чишмәләребез дә, тарихыбызның тирәнлекләреннән аккан хәтер чишмәләребез дә кипмәсен иде. Кадерләп, саклап торсак кына алар үз агышларын туктатмаслар, туган җиребездәге яшәеш тамырларыбызны ныгытырлар.

Геннадий МАКАРОВ.

(18 август, 1998 ел).

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: